
Эчәклектәге шешләр күзәнәкләр яңару процессындагы тоткарлыклар белән бәйле – алар контрольсез бүленә башлый. Бу хакта «Российская газета» яза.
Куркыныч булмаган шешләр гадәттә полиплардан гыйбарәт була, алар акрын үсә. Әмма, вакыт узу белән, алар зур проблема китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта үзенең Telegram-каналында медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог, гепатолог Сергей Вялов язган.
Аның сүзләренчә, әгәр гиперпластик полиплар гадәттә зарарсыз булса, аденоматозлар сагайтырга тиеш, чөнки 5 елдан соң ук алар яман шешкә әйләнергә мөмкин.
Кайбер очракларда бу процесс 10-15 елга сузылырга мөмкин. Ләкин тукланудагы хаталар аны тизләтә. Яман шешләр барлыкка килмәсен өчен, кыздырылган кызыл иттән, фастфудтан, газировкадан, рациондагы зарарлы углеводлардан баш тартырга кирәк.
Балык, җитен мае, куркума ялкынсынуны киметергә, ә клетчатка һәм пробиотиклар (брокколи, җиләк, тозланган кәбестә) микрофлораны яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Табиб билгеләп үткәнчә, ялкынсынулар, полиплар, яман шешкә китерә торган дивертикулалар «пычрак эчәклектә» үсә. Ә бу шул исәптән клетчатка җитмәү белән бәйле.
Сергей Вялов искә төшергәнчә, куркыныч полиплар колоноскопия вакытында ачыклана һәм кисеп алына. Шуңа күрә бу диагностика методын игътибарсыз калдырмаска кирәк. Заманчарак вариантлар да бар, мәсәлән, КТ-колонография һәм капсула эндоскопиясе, диелә хәбәрдә.