Табиб Донбасс балалары турында: «10-12 яшьтә укый да, яза да белмәгән балалар бар»
Казанның 18нче хастаханәсендәге ЛОР бүлеге мөдире, табиб-отоларинголог Руслан Мөхәммәдиев күптән түгел Донбасстан кайтты, анда Татарстаннан барган медиклар Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендәге балаларга профилактик тикшерүләр үткәрде. «Татар-информ»га ул фронт зонасында балалар белән эшләү үзенчәлекләре турында сөйләде.
«Ни өчен кирәк бу сиңа, куркыныч бит, диделәр»
– Безнең эш Президент программасы буенча барды. Балалар сәламәтлеге милли медицина тикшеренү үзәге һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы катнашында Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендәге балаларны тирәнтен профилактик тикшерү үткәрү өчен бригадалар оештырылды.
1 ноябрьдән Россиянең яңа территорияләрендә бөтен Россиядән диярлек 20дән артык медицина бригадасы эшли. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы безнең республика бригадасы составында отоларинголог буларак миңа эшләргә тәкъдим итте. Аннары мине төркемнең җаваплысы итеп билгеләделәр. Безнең бригадада 22 кеше бар иде – барысы да диярлек табиблар. Иң яшенә – 25 яшь, ә иң өлкәненә – 67 яшь. Менә шундый төрле яшьтәге бригада килеп чыкты.
Мин аңлы рәвештә бардым, әмма «барыргамы, юкмы» дигән карарны кабул итү авыр булды... Анда хәрби хәрәкәтләр баруын аңладым. Психологик халәтнең дә авыр булуын белдем. Якыннарымның киңәшләрен тыңладым. Күбесе: «Ни өчен кирәк бу сиңа, куркыныч бит», – диделәр. Бераз уйланганнан соң, мин моның минем өчен чыннан да кирәк булуын аңладым.
Махсус хәрби операциядә җиңү күп компонентлардан тора дип уйлыйм. Һәркемнең керткән өлешеннән. Россия армиясе, үз иреге белән китүчеләр, мобилизацияләнгәннәр махсус хәрби операция зонасында куелган бурычларны үти, волонтерлык оешмалары һәм табиблар фронт сызыгы артында, тылда.
Махсус хәрби операция зонасына тонналаган гуманитар һәм хәрби билгеләнештәге йөкләр җибәрелә. Балалар алгы сызыктагы хәрбиләргә хатлар яза. Һәм мин, табиб буларак, уртак җиңүгә үземнең профессиональ өлеш кертү мөмкинлегемне тоярга теләдем. Башта без Милли медицина сәламәтлек тикшеренү үзәге белән 1 айга килешү төзедек, аннан соң ул озайтылды.
«Шартлаулар вакытында эшләү психологик яктан авыр»
Эшне оештырудагы аерманы шунда ук аңладык. Казанда без теплица шартларында эшлибез, ә анда – кыр шартларында. Без ике ай ярым Луганскның бер тулай торагында яшәдек. Аннан көн саен тикшерү пунктларына чыгып йөрдек. Шимбәләр дә эш көннәре иде.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы җибәргән профилактик тикшерүләрнең төгәл планы бар иде. Программа 31 майда ябылырга тиеш иде, әмма без Татарстан шефлыкка алган Рубежный территориясендә дә эшләдек.
Башта бригадада бер-берең белән килешү дә җиңел булмады. Һәркемнең үз характеры. Үз гадәтләре. 1 ай дәвамында бер-беребезгә ияләштек. Аннары бер-беребезне ярты сүздән аңлый башладык. Һәм, нәтиҗәдә, шундый яхшы медицина командасы барлыкка килде. Һәм бу командадагыларның барысы да – сугыш барган территорияләрдә булган балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр.
Мартта без Луганскидагы балаларны карадык. Аннары – Луганск өлкәсендәгеләрне. Аннары инде – хәрби сызыктагы торак пунктларда да.
Нәкъ менә Татарстан бригадасының бу ике ай ярым эчендә фронт яны полосасындагы авыр һәм киеренке шартларда эшләү буенча иң зур тәҗрибәсе барлыкка килде. Безне мөмкин кадәр сакладылар. Теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында күрсәтмәләр бар иде. Тикшерүләргә, кагыйдә буларак, сакчылар белән чыга идек. Күп санлы блокпостлар аша үтәргә туры килде. Ризыкны үзебез әзерләдек. Шунысы куанычлы: ТР җитәкчелеге дә безне онытмады – Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры Евгений Варакин да килде.
Буш вакытларда хәтта тренажер залына да йөрергә өлгердек. Шәһәрдә театр да эшли. Коллегаларым барды, мин өлгерә алмадым.
«Балаларның күбесе тыныч тормышның нәрсә икәнен белми»
Хәрби бәрелешләр барган территорияләрдәге балаларны күрү – куркыныч һәм кызганыч. Ләкин нәкъ менә шушы командировкада мин үземне чын мәгънәсендә кирәкле белгеч итеп хис иттем. Казанда миннән башка да табиблар бригадасы барлыгын аңлыйсың. Ә анда, әгәр син булмасаң, синнән башка беркем дә моны эшләмәячәк. Анда хәтта педиатрлар булмаган районнар да бар. Балалар 3 яшендә беренче тапкыр табибны күрә. Бу – социаль афәт.
Без караган балаларның ата-аналары, курыкмыйча килгәнебез өчен, күз яшьләре белән рәхмәт әйттеләр. Гади кешеләрнең менә шул эмоцияләре бик кыйммәт. Бу – эшең өчен чын күңелдән әйтелгән рәхмәт. Әйе, авыр. Әйе, билгеле, куркынычлар бар. Син тикшерүдә утырасың, тирә-ягыңда шартлаулар – куркыныч. Ләкин балалар һәм аларның әти-әниләренең күзләрендә рәхмәт билгеләрен күргәч, син монда бик кирәк икәнлегеңне аңлыйсың. Аларга ярдәм итәр өчен, син үзеңне дә, авырлыкларны да, юлларны да, утларны да күп тапкырлар җиңә алачаксың. Син бу тормышта дөрес һөнәр сайлаганыңны аңлый башлыйсың.
Казанга кайткач, тынлыкта калу сәер тоелды. Урамга чыкканда, хәрби техниканы күрмисең. Анда 3 ай эшләгәндә, һәрнәрсәгә әзер булырга һәм һәрвакыт уяу булырга күнеккәнсең, бу хәл тонуста тота. Авырлыкларга һәм куркуларга карамастан, андагы балалар, минемчә, барысы да игелекле һәм ачык күңелле. Мин бернинди дә ачу хисен күрмәдем. Аларның күбесе бу сугышта исән калу өчен инде яраклашкан.
Мин 9-10 яшьлек бер малайны хәтерлим. Әлеге гаилә, андагы күпчелек гаиләләр кебек, бик тыйнак яши. Һәм исән калыр һәм гаиләсен туендырыр өчен, ул куяннар үрчетә. Ит һәм тиреләрен сата. Мин аны тыныч тормыштагы яшьтәшләре белән чагыштыра алмыйм. Монда без үзебезнең балаларны урамга чыгарырга да куркабыз. Анда 10-12 яшьтә укый да, яза да белмәгән балалар бар – бигрәк тә зур торак пунктлардан еракта яшәүчеләр. Әмма алар мотоциклларны, машиналарны ремонтлау белән шөгыльләнәләр һәм шул акчага яшиләр.
Кабул итүгә бер малай килде, «соңгы тапкыр кайчан яхшы итеп ашадың» дип сорыйм, «өч көн элек» ди. Аңа бераз акча бирдем, ул шул акчага чипсы сатып алмаган, ә макарон, карабодай алган. Аңа 9 яшь кенә булса да. Әбиемне ашатырга барам, ди. Өч көн инде тора алмый, ди. Ә әнисе, әтисе, дәү әнисе, бабасы үлгән. Ул менә шулай тиз үскән.
Күп балалы гаиләләр бик күп. Мин очраткан иң зуры – 9 балалы гаилә. Кызганыч, тулы булмаган гаиләләр дә күп. Төрле сәбәпләр аркасында кемнеңдер туганнары ут астында һәлак булган. Ләкин иң куркынычы, минемчә, гаиләнең идеяләр аркасында җимерелүе. Ире, гаиләсен калдырып, Украина кораллы көчләре ягында сугышырга китә. Кайбер очракларда хатын-кыз – ана, балаларын ире һәм әнисенә калдырып, Көнбатыш Украинага китә. Менә бу миңа бик нык тәэсир итте.
Бу кешеләрнең анда ничек яшәве дә гаҗәпләндерде. Электр юк, җылыту юк. Бу вакыт эчендә аларның дөньяга карашы да үзгәргән. Алар озак вакытлы планнар кормый. Бүгенге көн турында гына сөйли.
«Анда безне көтәләр»
Диспансеризацияне җиренә җиткереп үткәрү өчен, Балалар сәламәтлеге медицина тикшеренү үзәге җирле Мәгариф министрлыгы белән бергә эшләргә булды. Аларда мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп укучыларының иң тулы һәм ышанычлы исемлекләре бар. Балаларны тикшерүгә Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре алып килде. Үзәкләрне мәктәп базаларында оештырдылар. Һәр эш көненең азагында без хисап ясадык. Стационарларда дәвалану яки операция кирәк булган кешеләрнең адреслары һәм мәгълүматлары белән исемлекләрне бирдек. Һәм мин чын күңелдән ышанам: безнең хисаплар эшкә алынды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, җирле балалардагы авырулар исемлегендә беренче урында күрү проблемалары тора. Икенчесе – эндокрин системасы авырулары, өченчесе – психикалары бозылу, аннары – ЛОР-патологияләр. Фронт зоналарына якын яшәүче балаларда икенче урында, әлбәттә, психик тайпылышлар тора.
Сугыш зоналарында эшләүнең үз үзенчәлекләре бар. Анда элемтә юк – кәрәзле элемтә дә, интернет та, бернәрсә дә. Шуңа күрә иң зур кыенлык – балаларга хәбәр итү һәм аларны йөртүне оештыру. Рубежноега махсус рәвештә якшәмбе көнне бардык. Анда без командировканың соңгы 3 көнендә эшләдек. Авырлык белән генә интернат-мәктәпне таптык, анда кабул итү булырга тиеш иде, һәм, икенче көн буш калмасын өчен, халыкка ничек хәбәр итәргә икәнен хәл итә башладык.
Ә элемтәсез ничек хәбәр итәргә? Мәктәпләрдә дәресләр тәмамланган иде инде. Без шәһәр буйлап профилактик тикшерүләр турында белдерүләр ябыштырып йөрдек. Бу – бердәнбер чишелеш иде. Аннары без 3 көн эчендә 263 баланы карадык. Бу саннан 12 балага операция кирәк. Без, әлбәттә, барысын да тикшермәдек, әмма, минемчә, чыннан да ихтияҗы булганнарны кабул итә алдык.
Әгәр дә анда тагын бер тапкыр барырга мөмкинлек булса, мин уйлап та тормыйча барачакмын. Анда безгә өметләнәләр. Анда безне көтәләр…
Дмитрий Киселев