news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб: «Деменция алдыннан кеше йоклаганда кычкырырга һәм хәрәкәтләнергә мөмкин»

news_top

Невролог-сомнолог, медицина фәннәре кандидаты Ирина Завалко деменция һәм Паркинсон авыруы алдыннан еш күзәтелә торган йокы халәтен атады, дип яза «Радио 1».

Табиб сүзләренчә, Паркинсон авыруы яки деменция үсеше алдыннан төшләр күрү фазасында кешенең үз-үзен тотышы бозылу ихтималы зур.

Кеше йоклаганда кычкырса яки сөйләшсә, бу, гадәттә, норма булып санала. Әмма ул моның белән бергә актив хәрәкәтләр дә ясаса, игътибарлы булырга кирәк, дип билгеләп үткән белгеч.

Йоклаганда кулларны һәм аякларны селтәү, кеше йөгергән яки үзен кемнәндер яклаган кебек хәрәкәтләр ясау, шулай ук көндәлек гамәлләрне, мәсәлән, тәмәке тартуны кабатлау шундый билгеләргә керә.

Завалко сүзләренчә, мондый тайпылыш булган кешеләрнең күбесендә вакыт узу белән нейродегенератив авыру үсеш ала. Кайбер очракларда моның өчен берничә ел узарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар