news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб буыннарны саклау өчен киңәшләр бирде

Табиб буыннарны саклау өчен киңәшләр бирде

news_top
Табиб буыннарны саклау өчен киңәшләр бирде
Россия табибы һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников "Россия 1" телеканалында бара торган "О самом главном" тапшыруында буыннарның сәламәтлеген саклау өчен биш киңәш бирде

Табиб буыннар сәламәтлеген яшьтән үк кайгыртырга киңәш итә. Дөрес булмаган яшәү рәвеше, симерү һәм инфекцияләр авыру куркынычы тудыра. Шулай ук буыннар сәламәтлегенә псориаз һәм гепатит кебек чирләр дә тәэсир итә икән. 

Табиб йөгерү урынына актив җәяү йөрергә куша. Александр Мясников нагрузканы бөтен гәүдәгә дөрес таратырга, буыннарны язарга, көн саен разминка һәм гимнастика ясарга киңәш итә. 

Буыннарны сәламәт килеш саклауның иң яхшы ысулы - артык авырлыктан котылу. Бу иң төп куркыныч факторы. Дөрес тукланырга һәм тәмәке тартмаска кирәк.

Мясников әйтүенчә, буыннарга тоз утырмый. Әмма шешенүләр булмасын өчен тозны азрак кулланырга кирәк. 

Әгәр авырту сизәсез икән, табибка баруны кичектерермәскә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар