Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб булып эшләүче хатын, фатир өчен, элекке ирен үтерергә заказ биргән

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә табиб булып эшләүче хатын-кыз, фатир өчен, элекке ирен үтерергә заказ биргән. Бу хакта «Московский комсомолец» сайты яза.

Билгеле булганча, 50 яшьлек Наталья (барлык исемнәр дә үзгәртелгән) Украинада туып-үскән, һөнәре буенча терапевт-табиб, Россиягә күптәннән күченеп килгән. 2010 елда коллегасы – 62 яшьлек педиатрга кияүгә чыга. Гаилә Пушкино шәһәрендә 60 квадрат метр мәйданлы, 3 бүлмәле фатирда яшәгән. Ул вакытта ир белән хатынның мөнәсәбәтләре яхшы була, еш кына бергә ял иткәннәр. Әмма 2022 ел башында араларыннан «кара мәче уза» – бәхәсләр, ызгышлар башлана һәм шул ук елның июнендә аерылышалар. Әмма аерылышсалар да, Наталья белән Сергей бер фатирда яшәүләрен дәвам итә. Гел ызгышып тору Натальяны туйдырган, ә бергә яшәү сөрген кебек булган, күрәсең, һәм ул элекке ирен үтерергә уйлый.

Шул ук вакытта фатир буенча суд бәхәсләре дә башлана. Наталья озак уйлана һәм 2023 елның июлендә куркыныч планын чынга ашырырга була – элекке ирен үтерергә заказ бирә. Июль башында суд фатир буенча аның файдасына карар чыгаргач та, Наталья кире уйламый. Терапевт элекке танышыннан җинаять башкаручыларны табып бирүен үтенә. Натальяны тыңлагач, танышы «уйлап карармын» дип вәгъдә бирә, тик полициягә бара. Ир-атның сөйләве полиция хезмәткәрләрен кызыксындыра. Оператив эксперимент әзерләнә, табибның танышы кабат Наталья янына бара һәм үтерергә әзер кеше табылуны әйтә. Наталья 400 мең түләргә вәгъдә итә, ә иренең үлеменә дәлил буларак аның шәхси әйберләрен, телефонын һәм мәетнең фотосын алып килергә куша. 21 июльдә Наталья «үтерүчеләргә» фатир ачкычын тапшыра һәм Сергейның кайчан өйдә булачагын әйтә. Иртәнге 10нар тирәсендә, Наталья Ашукино поликлиникасында эш урынында булганда һәм авыруларны кабул иткәндә, аның кабинетына теге танышы керә һәм заказны башкаруларын хәбәр итә, мәетнең фотосын, Сергейның паспортын, телефонын һәм акча янчыгын бирә. Наталья танышына акча тапшырганда, кабинетка оперативник килеп керә.

«Мин бәләкәй бала белән күршедәге ЛОР кабинетына керергә утыра идем. Көтмәгәндә кабинетка терапевт янына битлек кигән кеше һәм гражданский киемнән тагын бер кеше керде. Кабинет ишеге ябылды һәм анда кергән кешеләр озак торды. Соңрак аннан оперативник чыкты һәм телефоннан кемгәдер: «Монда барысы да бик җитди, монда 105нче – үтерү», – диде», – дип сөйләгән Ашукинода яшәүче 26 яшьлек хатын-кыз.

Кыз кулга алынган терапевтны дорфа һәм үз эшен белмәүче табиб буларак тасвирлаган. Берсендә кыз авырып килгәч, Наталья аны кабул итүдән баш тарткан, «ашыгыч ярдәм» чакыртырга киңәш иткән.

Мәскәү өлкәсе буеча Тикшерү комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Анна Тертичная хәбәр иткәнчә, бу факт буенча «заказлы үтерү оештыру» буенча җинаять эше ачылган. Хәзер хатын-кызны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100