news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб борчылу һәм стрессны көчәйтүче ризыкларны атады

news_top

Табиб-диетолог, фитотерапия һәм нутритив ярдәм белгече Татьяна Залетова туклану рационының кешенең эмоциональ халәтенә йогынтысы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, туклану белән кәеф арасындагы бәйләнеш «эчәклек — баш мие» күчәре эшчәнлеге белән аңлатыла. Бу турыда «Радио 1» яза.

Триллионлаган бактериядән торган эчәклек микробиомы серотонин һәм дофамин кебек нейромедиаторлар эшләп чыгаруга турыдан-туры йогынты ясый. Алар кәефне көйләүдә мөһим роль уйный. Белгеч билгеләп үткәнчә, хроник стресс микрофлора балансын бозырга мөмкин, ә бу, үз чиратында, борчылуны көчәйтә ала.

Куркыныч төркеменә энергиянең кискен күтәрелүенә, аннары тиз төшүенә китерә торган продуктлар керә. Әйтик, кофеин нерв системасын стимуллаштыра һәм кортизол бүленеп чыгуга этәрә. Әмма кофе белән артык мавыгу даими киеренкелеккә һәм организм ресурсларының кимүгә китерергә мөмкин.

Диетолог шикәр һәм рафинадланган углеводларны артык куллануга аерым игътибар юнәлтте. Мондый ризык кандагы глюкоза дәрәҗәсенең кискен үзгәрүенә китерә, бигрәк тә артык авырлыгы булган, инсулинга резистентлык яки диабеты булган кешеләрдә. Кандагы шикәрнең күтәрелгәннән соң кинәт төшүе курку хисе, борчылу һәм тирләү көчәю белән бергә барырга мөмкин. Моннан тыш, глюкоза дәрәҗәсенең даими үзгәреп торуы кан тамырларына зыян китерә һәм атеросклероз үсешен тизләтә.

Залетова ультраэшкәртелгән продуктлар һәм фастфуд белән дә мавыкмаска кисәтте. Чипсы, бургер, фри бәрәңгесе, колбаса һәм тиз әзерләнә торган ярмалар организмда хроник ялкынсынуны сакларга һәм эчәклек микробиотасын бозарга мөмкин. Бу эчәклек белән баш мие арасындагы бәйләнешкә тискәре йогынты ясап, борчылу халәтен көчәйтергә мөмкин.

Табиб стрессның тагын бер триггеры итеп алкогольне атады. Аны эшкәртү организмга артык йөкләнеш китерә һәм стресс белән бәйле тискәре эмоциональ реакцияләрне көчәйтергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар