news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб бөерләрдә проблемалар китереп чыгара торган эчемлекләрне атады

news_top

Теләсә нинди сыеклыкны артык куллану бөерләрдә проблемалар барлыкка китерергә мөмкин. Бу хакта Дәүләт мәгариф университеты медицина факультетының хирургия кафедрасы укытучысы Александр Умнов белдерә, дип яза «Аргументы и Факты».

Табиб сүзләренчә, хәтта гади су да, күп микъдарда эчкән очракта, электролитларны юып чыгара һәм бөерләр системасына йөкләнешне арттыра. Алкогольле эчемлекләр хроник ялкынсыну барлыкка китерә, сыра көчле сидек кудыргыч булып тора, ә татлы газировкалар сидек ташлары авыруы үсеше куркынычын арттыра.

Умнов, сәламәт кешеләр 1 тәүлектә 2-3 литр сыеклык кулланырга тиеш, дип саный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар