Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб бер ир-атның авызында тимер борау онытып калдырган

Клиника администраторы бер хатынга «тешеңне бәреп төшерәм» дип янаган.

news_top_970_100
Табиб бер ир-атның авызында тимер борау онытып калдырган
https://pixabay.com/

Мәскәүнең Волгоград проспектында урнашкан клиникада табиб бер ир-атның теш казналыгында борау онытып калдырган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Шәһәрнең сәламәтлек саклау буенча күзәтчелек идарәсенә шикаятьләр килгәч, клиникага тикшерүчеләр бара. Алар биредә кагыйдә бозулар бик күп булуын ачыклый.

«МК» хәбәрчесенә билгеле булганча, зыян күрүчеләрнең берсе — 25 яшьлек Владислав, ул менеджер булып эшли. Былтыр февраль аенда бу егетнең теше сызлый һәм ул стоматологка мөрәҗәгать итә. Егет ерак йөрми, өй янындагы клиникага гына бара. Хастаханә бинаның беренче катында урнашкан, ул тәүлегенә 24 сәгать ярдәм күрсәтә. Бәяләре уртача, бирегә күбесенчә якын-тирәдә яшәүчеләр йөри.

«Миңа вакытлыча пломба куйдылар. Шуннан соң мин башка поликлиникага, гел йөри торган табибыма бардым. Биредә ачыкланганча, минем тешемнең тамыры астында тимер борау кисәге калган», — дип сөйли Владислав.

Табиблар бу тимер кисәген тартып кына алып булмаганлыгын әйтә. Моның өчен тешне алырга, казналыкны кисәргә кирәк була. Әлегә тимер кисәге урынында калган, егеткә яңа пломба куеп җибәргәннәр. Хәзер Владиславның теше авырта. Борау кисәге кан тамырына тиеп тора, шуңа күрә тештән кан килә. Иртәме-соңмы бу тимерне алу өчен кардиналь чаралар күрергә кирәк булачак.

Владислав Росздравнадзорга шикаять яза. Аннары тагын ике кешенең бу клиникага дәгъвасы булуы ачыклана. Бер хатын дорфа мөгамәләдән зарлана. Ул клиника турында уңай фикер язып калдырудан баш тарткан. Шуннан соң администратор «аның тешен бәреп төшерү белән яный, милләтен кимсетә».

Росздравнадзор хезмәткәрләре тикшерү белән килгәч, администратор документларын күрсәтүдән баш тарта. Пациентлар әйтүенчә, администратор үзе дә теш дәвалап йөргән. Клиникада башка төрле хилафлыклар да шактый булуы ачыкланган. Аларның рентген аппараты да юк. Андый аппаратны торак йортта урнашкан бинада файдалану тыела. Бу оешма лицензиясе булмаган килеш, гражданнарга хезмәт күрсәтеп маташкан.

Административ кагыйдә бозу турында эш ачылган. Клиникадан медицина эшләнмәләре һәм дару препаратларын алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100