«Гадел әңгәмә»дә табиб Ирек Билалов: пандемия, чит илләрдә дәвалану, акыл теше турында
«Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында Татарстанның атказанган табибы, Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы Ирек Билалов катнашты.
Тапшыруның авторы һәм алып баручысы Гадел Әхмәтҗановка ул коронавирусның кайчан бетәчәге, БАДларның сәламәтлеккә уңай һәм тискәре йогынтысы, халык медицинасының зыяны һәм башкалар турында сөйләде.
Табиб Ирек Билалов шулай ук медицина битлегенең вируслардан саклау-сакламавы турындагы имешләргә җавап бирде, ни өчен халыкның чит илләрдә дәвалануын әйтте, акыл тешен алдырыргамы, юкмы, дигән сорауга ачыклык кертте.
- «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.