Гастроэнтеролог Иван Дворянкин алкогольне бавыр авыруларының төп куркыныч факторы дип атады. Бу турыда «Радио 1» яза.
Табиб сүзләренчә, спиртлы эчемлекләрне еш һәм күп куллану бавырга зыян китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә алкогольле бавыр авыруы, фиброз, цирроз һәм яман шеш барлыкка килү куркынычы арта.
Белгеч билгеләп үткәнчә, спиртлы эчемлекләрнең һәркем өчен куркынычсыз дип саналырлык күләме юк. Бу аеруча бавыр авырулары булган кешеләргә кагыла.
Бавыр сәламәтлеген саклау өчен табиб алкоголь куллануны мөмкин кадәр киметергә, ә бавыр авырулары булган очракта аннан тулысынча баш тартырга киңәш итте.
Дворянкин шулай ук эчемлекнең кыйммәт һәм танылган брендлы булуы аны куркынычсызрак итмәвен искәртте. Бавырга төп зыянны аның составындагы этил спирты китерә. Моннан тыш, алкоголь кайбер даруларның бавырга агулы тәэсирен көчәйтергә мөмкин, ди гастроэнтеролог.