Балаларда кариес еш күзәтелү туклану рәвеше үзгәрүгә бәйле – хәзер балалар йомшак ризыкны һәм шоколадны ешрак куллана башлады, дип белдерә РИА Новости агентлыгына стоматолог Мариам Кикалеишвили.
«Элек балалар бу кадәр күп шоколад һәм татлы ризыклар ашамый иде. Бүген исә бу – көндәлек норма. Моннан тыш, блендерда изелгән ризык казналык формалашуга йогынты ясый һәм прикус аномалияләре тудыра», – дип билгеләп үтә белгеч.
Аның сүзләренчә, артык йомшак ризык тешләргә һәм казналыкка җитәрлек йөкләнеш бирми. Бу исә тешләрнең дөрес үсмәвенә китерә һәм стоматологик проблемалар куркынычын арттыра.