Бал – иң көчле аллергия барлыкка китерүче ризыкларның берсе. Бу хакта иммунолог, аллерголог табиб Владимир Болибок кисәтте, дип яза «Радио 1».
Аның сүзләренчә, аллергик реакцияне иң элек чәчәк нектары китереп чыгара ала. Әмма табиб аңлатканча, төрле үсемлекләрдән һәм елның төрле вакытларында җыелган бал аллергиясе булган кешеләргә төрлечә тәэсир итә. Мәсәлән, бер төре көчле аллергия китереп чыгарырга мөмкин, ә икенчесе бөтенләй тәэсир итмәскә дә мөмкин.
«Шулай ук аллергияне балга эләккән серкә бөртекләре дә китереп чыгара ала. Моннан тыш, умарта кортларының ашкайнату системасы ферментлары да йогынты ясый. Мәсәлән, умарта корты диастазасы — чит аксым», — ди Болибок.
Табиб сүзләренчә, аллергиягә прополис кушылмасы, шулай ук кортларның үзләренең һәм оядагы паразитларның тән кисәкчәләре һәм эпителие дә сәбәпче булырга мөмкин.