Кеше гомере дәвамында эштә якынча 90 мең сәгать үткәрә. Бу вакыт эчендә аның аяк табаннарына һөнәренә карап төрле җитди йөкләнеш төшә. Бу хакта ортопед табиб Михаил Игнатов сөйләгән.
Белгеч эш көне тәмамлангач йокы яки фитнес белән шөгыльләнү «утырып эшләү»нең тискәре йогынтысын компенсацияли дигән киң таралган фикерне кире каккан, дип яза «Газета.Ru».
Табиб сүзләренчә, көн дәвамында нинди дәрәҗәдә актив булуга карамастан, озак вакыт дәвамында бертөрле йөкләнеш организм тарафыннан стресс буларак кабул ителә. Хәрәкәт белән ял арасында тигезлекне бары тик позаны даими алыштыру, төрле йөкләнешләрне чиратлаштыру һәм өйдә даими рәвештә сузылу күнегүләре ясау ярдәмендә генә тәэмин итеп була.
Ортопед аз хәрәкәтле яшәү рәвешенә дә аерым игътибар иткән. Ул, киң таралган фикердән аермалы буларак, аяклар белән бәйле проблемалардан сакланырга ярдәм итми. Аяк табанының эшләвендә катнашучы мускулларның эшчәнлеге кимүе аяклардагы веналарның торышына да тискәре йогынты ясый.
Табиб офис хезмәткәрләренә кабинет эчендә кыска гына йөреп алырга яки эш өстәле янында берничә тапкыр утырып-торырга киңәш иткән. Шулай ук ул көн буе креслода утырып эшләүчеләргә дә компрессия чараларының мөһим булуын ассызыклаган.
Медицина хезмәткәрләре — табиблар һәм шәфкать туташлары — да куркыныч төркеменә керә. Дөрес булмаган аяк киеме, шул исәптән киң кулланыла торган крокслар белән бергә, көненә дистәләрчә мең адым ясау еш кына аяк табанында төрле патологияләр барлыкка килүгә китерә.
Игнатов сыйфатлы аяк киеме һәм ортопедик стелька кулланырга киңәш итә. Алар йөкләнешне тигез бүлеп, яссытабанлылык куркынычын киметә. Табиб аяк табанындагы проблемалар һәм даими рәвештә дөрес булмаган йөкләнеш гәүдә тотышына тәэсир итеп, умыртка баганасының кәкрәюенә һәм баш миен тукландыручы кан тамырларының кысылуына китерергә мөмкин, дип кисәткән. Бу исә даими баш авыртуына сәбәп булырга мөмкин.
Ортопед сүзләренчә, төзүчеләргә дә тыгыз күннән эшләнгән, тимер башмаклы авыр саклагыч аяк киеме аркасында җитди сынаулар үтәргә туры килә. Бигрәк тә тибрәнүле кораллар белән озак вакыт эшләгәндә аякларга зур йөкләнеш төшә.
Белгеч аяк табанына һәм терәк-хәрәкәт аппаратына булган куркынычны киметү өчен ортопедик стелька кулланырга һәм аяк киемен даими алыштырырга киңәш итә.
Укытучылар да тар аяк киеме һәм аяк табаны гөмбәзенә җитәрлек таяныч булмаудан интегә. Санап үтелгән барлык һөнәр ияләренә табиб аяк табанын, буыннарны һәм умыртка баганасын яздырып алу өчен кыска тәнәфесләр ясарга киңәш итә. Бу аякларда кан әйләнешен яхшырта һәм җыелган киеренкелекне киметергә ярдәм итә, дип яза «Радио 1».