Табиб авырлы ханымнарны кисәтә: «Омикрон» йоктырганда, баланы югалту куркынычы зур»
Авырлы ханымнар өчен «омикрон» нәрсәсе белән куркыныч? Үзеңне бу авырудан ничек саклап калырга? Булачак әнигә вакцина ясатыргамы? «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының сорауларына Медицина университеты клиникасының йөклелек патологиясе бүлеге мөдире Светлана Гобәйдуллина җавап бирде.
«Омикрон» баланы югалтуга сәбәп була ала
Авырлы ханымнардагы «омикрон» турында сөйләгәндә «Медицина университеты клиникасы» сәламәтлек саклау дәүләт автоном учреждениесенең йөклелек патологиясе бүлеге мөдире Светлана Гобәйдуллина аларның хәтәр зонада булуын әйтте. Коронавирус инфекциясе таралу куркыныч булган вазгыятьтә хатын-кыз үзе турында гына түгел, булачак баласы турында да уйларга тиеш. Коронавирусның башка штаммнары кебек үк, «омикрон»ның да куркыныч яклары күп, ди табиб.
«Омикрон»ның таралу буенча лидер булуын да әйтеп китәргә кирәк. Аның белән күпләр авырый. Саклык чараларын күрмәсәң, ул бик тиз тарала, бигрәк тә оешкан коллективларда», — ди Светлана Гөбәйдуллина. Ләкин «дельта» белән чагыштырганда, «омикрон» алай ук агрессив түгел. Гинеколог сүзләренчә, коронавирусның яңа штаммы үпкәләрне азрак зарарлап, чир күпкә җиңелрәк узарга мөмкин. Тик булачак әниләргә иркен суларга ярамый.
«Коронавирус инфекциясе канның артык куеруына китерә. Ә канның артык куеруы аркасында карындагы баланың кендек тромбозы булырга мөмкин. Бу баланы карында килеш югалту куркынычын китереп чыгара», — дип аңлатты табиб.
«Омикрон» җиңелрәк кичерелүгә карамастан, булачак әниләргә ул дельта-штамм кебек үк куркыныч. Ул да шулай ук тән температурасының күтәрелүенә китерә, ә бу баланың сәламәтлеге өчен зыянлы — ул эчтә чын мәгънәсендә «пешә», шулай ук канның артык куеруына китерә, дип өстәде Гобәйдуллина.
Авырлы вакытта авырып киткәндә нишләргә?
«Омикрон» яки «дельта» булуы мөһим түгел, авырлы ханымга коронавирус инфекциясе белән авырганда нишләргә? Шунда ук табибка мөрәҗәгать итеп, хастаханәгә ятарга, дип киңәш бирә табиб. Табибка күренүне кичектерергә ярамый, авырлы ханым беренче биш көндә медицина ярдәме алырга тиеш. Ә иң яхшысы — авыруның беренче билгеләре күренә башлауга ук, вирус ул чагында әле дәвалауга җиңел бирешә.
«Авырып киткән йөкле ханымнар табиб күзәтүендә булсын, иң яхшысы — стационарда, чөнки баланың халәте көн саен тикшерелергә тиеш. Балалар әни карынында булганда коронавирус йоктырмыйлар, ләкин барыбер куркыныч бар. Авырлы ханымнарның хастаханәгә ятудан баш тартуы бик начар. „Омикрон“ булганда алар үз гомерләрен генә түгел, булачак балаларының гомерләрен дә куркыныч астына куя.
«Булачак әни коронавирус белән бала табар алдыннан гына авырый башласа, без аны баланы тудырырга Республика клиник хастаханәсенә җибәрәбез. Республика клиник хастаханәсенә йогышлы авырулар бүлеге бар. Алар коронавирус белән авырган ханымнарны кабул итә ала. Анда бәбине уңышлы таптыру өчен бөтен кирәкле нәрсә бар», — диде табиб.
Вакцина ясату — авырлы ханымнарны саклауның иң яхшы чарасы
«Өйдә якыннарның берәрсе „омикрон“ белән авырый икән, димәк, аның белән бөтен гаилә авырый. Коронавирусның башка штаммнары белән чагыштырганда, ул якынча 20 тапкырга йогышлырак. Ул күзнең тышкы катламына эләгеп, күз яше белән кешенең организмына үтеп керергә сәләтле», — диде Гобәйдуллина.
Әгәр булачак әни инфекцияне йоктырып өлгермәсә, аңа беренче чиратта изоляцияләнергә кирәк. Саклануның башка чаралары турында да онытырга ярамый — битлек кияргә, респиратор, перчатка, кулларны ешрак юарга һәм күзләргә кагылмаска. Шулай ук кеше күп булган урыннарда булудан мөмкин кадәр тыелырга. Ләкин иң төп һәм үзеңне саклауның иң яхшы чарасы — вакцинация.
«Авырлы ханымнарга вакцинаны, һичшиксез, ясатырга кирәк. Шулай ук аның тирәсендәге һәркемгә коронавирустан прививка ясату тиешле. Бүгенгә прививка коронавирустан саклануның иң нәтиҗәле чарасы. Кеше ковид йоктырган очракта да, авыру күпкә җиңелрәк узачак», — диде Гобәйдуллина.
Табиб вакцинацияләүнең бала имезүче әниләр өчен дә файдалы булуын әйтте. Прививкадан соң барлыкка килгән атитәнчекләр күкрәк сөте белән сабыйның организмына да эләгә, шул рәвешле аны коронавирус инфекциясеннән саклый.
«Мин кешеләрнең ни өчен прививка ясатудан курыкканнарын аңламыйм. „Спутник“ вакцинасында вирус бөтенләй дә юк. Шуның өчен прививкалар турындагы дискуссияләр мине бик гаҗәпләндерә. Өстәвенә, барлыкка килгән „омикрон“ тагын да көчлерәк иммунитет булуны сорый — ул бит мутант, ул яраклаша. Шуңа күрә прививканы һичшиксез ясатырга һәм ревакцинацияләү вакытларын уздырып җибәрмәскә кирәк», — дип мөрәҗәгать итте булачак әниләргә йөклелек патологиясе бүлеге мөдире урынбасары.