Психиатр-нарколог Марина Калюжная алкогольгә бәйлелекне нинди билгеләр буенча чамалап булуы турында сөйләде. Бу хакта «Радио 1».
Аның сүзләренчә, алкоголизмны бары тик эчү ешлыгына яки кулланылган алкоголь күләменә карап кына билгеләп булмый. Спиртлы эчемлекләрне даими куллану аларның күләменә караганда да куркынычрак. Белгеч аңлатуынча, һәр кич берәр бокал алкоголь эчкән кешедә бәйлелек сирәк, әмма күп күләмдә эчүчегә караганда тизрәк барлыкка килергә мөмкин.
Нарколог эчелгән алкоголь күләмен контрольдә тоту сәләте югалу-югалмавына, элекке тәэсиргә ирешү өчен күбрәк эчү кирәк булу-булмавына, эчү мөмкинлеге булмаганда ярсучанлык һәм алкогольгә тартылу барлыкка килү-килмәвенә игътибар итәргә киңәш итте. Шулай ук кеше алкоголь куллануның тискәре нәтиҗәләренә карамастан эчүен дәвам итәме — моны да күзәтү мөһим.
Калюжная фикеренчә, гадәтне авырудан нәкъ менә шушы билгеләр аера, ә алкоголь куллану ешлыгы түгел.