news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб: «Альцгеймер чиренең беренче билгеләрен стресс дип уйлыйлар»

news_top

Альцгеймер чиренең беренче билгеләренә еш кына җитди игътибар бирмиләр һәм аларны стресс яки ару белән бәйлиләр. Бу хакта невролог, медицина фәннәре кандидаты, «Гемотест» лабораториясе эксперты Екатерина Демьяновская сөйләгән. Табиб сүзләрен «RT» телеканалы китерә.

Аның сүзләренчә, Альцгеймер чире — баш миендәге нерв күзәнәкләре акрынлап һәлак була торган прогрессив авыру. Үзгәрешләр ачык билгеләр барлыкка килгәнче берничә ел, кайчак дистә еллар алдан ук башланырга мөмкин.

Авыру дәвалап булмаслык дип санала, әмма аны башлангыч чорда ачыклау җимергеч процессны акрынайтырга һәм хәтерне, фикерләү сәләтен, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен озаграк сакларга ярдәм итә ала.

Хәтер начарлану — төп билгеләрнең берсе

Табиб билгеләп үткәнчә, Альцгеймер чиренең иң характерлы билгесе — кыска вакытлы хәтер начарлану. Кеше ун ел элек булган вакыйгаларны яхшы хәтерли, әмма иртәнге ашка нәрсә ашаганын, көндез нәрсә белән шөгыльләнгәнен яки бер сәгать элек якыннары белән нәрсә турында сөйләшкәнен искә төшерүдә кыенлык кичерергә мөмкин.

Кеше бер үк сорауны кабат-кабат бирә, яңа гына укыганын оныта, сөйләшү барышын югалта. Аңа онытучанлыгы турында әйткәндә, ул ачуланырга яки үпкәләргә мөмкин.

Фото: © «Татар-информ»

Холыктагы үзгәрешләр дә билге булырга мөмкин

Белгеч сүзләренчә, авыруның атипик билгеләре дә бар. Кайбер очракларда беренче борчулы билге кешенең холкында үзгәрешләр булырга мөмкин. Элек тыныч булган кеше тиз ачуланучан, шикләнүчәнгә әйләнә яки, киресенчә, битараф һәм элек шатландырган әйберләргә кызыксынусыз була башлый.

Табиб шулай ук «авыруның маңгай өлеше варианты»н аерып күрсәткән. Бу очракта хәтер озак вакыт сакланырга мөмкин, әмма кешенең үз-үзен тотышы кинәт үзгәрә: ул әдәпсез, импульсив була, хис-тойгыларын контрольдә тоту кыенлаша һәм үз-үзен караудан туктый. Якыннары мондый үзгәрешләрне еш кына кешенең холкы бозылу белән аңлата.

Кайчан табибка мөрәҗәгать итәргә?

Белгеч сүзләренчә, бер генә тапкыр булган очрак түгел, ә көн саен кабатлана торган, вакыт узу белән көчәя торган һәм көндәлек тормышка комачаулый торган тотрыклы үзгәрешләр борчу тудырырга тиеш.

Якын кешенең онытучанлыгы көчәеп, аның үз-үзен тотышындагы үзгәрешләр эштә дә, өйдә дә сизелә башласа, сәбәпләрен ачыклау өчен медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип нәтиҗә ясаган Демьяновская.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар