«Таба» этнофорумында яшьләр нинди проектлар тәкъдим иткән?
4 ноябрь көнне Милли китапханәдә «Таба» беренче яшьләр этнофорумында милли мәдәният һәм фольклор өлкәсендәге проектлар тәкъдим ителде. Иң уңышлы проект ияләре грант отты. «Татар-информ» хәбәрчесе этнофорумда тәкъдим ителгән проектлар белән танышты.
«Таба» яшьләр этнофорумында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, милли мәдәният һәм фольклор өлкәсендәге проектларын тормышка ашырырга теләүчеләр катнашты. Этнофорум 2 -5 ноябрь көннәрендә узды. 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көнендә йөз этно-проекттан сайлап алынган унҗидесе акселератор питчинг сессиясендә катнашты. Ягъни үз эшләрен башлап җибәрүчеләрнең, инвесторлар табу максаты белән, проектларын тәкъдим итүләре оештырылды.
«Әлеге форумның Халыклар бердәмлеге көне белән туры килүе бик уңышлы күренеш. Биредә без яшьләрнең бик матур иҗат эшчәнлеге чагылган проектларын күрәбез. Үземә ошый торганнары да бик күп булды, кайберләренә өстәмә ярдәм итәсе килә. Бу форумны, һичшиксез, дәвам итәргә кирәк», — диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.
Форум программасында «Таба» этно-проектлар акселераторының питчинг сессиясе, этноколлективлар чыгышы белән Халыклар дуслыгы фестивале, Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе вәкиллекләре слеты, «Милли актуаль» проект офисы кысаларындагы казанышлар күргәзмәсе һәм «GlobalZomia-музыка индустриясендә фольклорга академик булмаган алымнар» темасына иҗади очрашу оештырылган иде.
Шулай ук «Таба» этнофорумы быел Халыклар дуслыгы фестивале белән берлектә узды. Бүләкләү тантанасыннан соң халыклар дуслыгы фестиваленең концерты оештырылды. Халыклар дуслыгы фестивален инде утызынчы ел рәттән КНИТУ-КХТИ үткәрә.
Грант оту катнашучыларга нинди мөмкинлекләр бирә?
Питчинг нәтиҗәсендә грант ияләре ачыкланды һәм 50 меңлек сертификатлар белән бүләкләнде. Алар: Ethno sound проекты белән Герман Винокуров һәм Павел Александров, «Традицион халык уеннары» Youtube каналы белән Евгений Шутько һәм «Урам театры „Этно“ спектакле» белән Гөлназ Ханнанова.
Гөлназ Ханнанова үзенең проекты турында сөйләде. «Проект гастроль туры белән бәйле. Безнең „Этно“ спектакле төрки халыклар турында сөйли. Аның премьерасы Республика көнендә булды. Без аны бер ай дәвамында Санкт-Петербургта әзерләдек. Без биш Идел буе регионы буенча тур тәкъдим итәргә телибез. Максатыбыз — спектакльне күрсәтеп, тамашачыны тамырлары, үз милләтләре турында уйландыру. Форумда җиңгәч, хәзер спектакль белән күчеп йөрү мөмкинлеге барлыкка килә, әле бит безнең зур профессиональ декорацияләр дә бар, аларны да күчереп йөртәсе», — диде ул. Гөлназ Ханнанова спектакльнең сюжеты белән дә бераз таныштырды. «Бибинур һәм Батыр пандемия дөньясына эләгә, һәм пандемия аларны аера, кыз этно дөньяга эләгә, аның коткаручысы Шүрәле була. Шүрәле Бибинур белән Батырны яңадан кавыштыра», — дип аңлатты ул.
Әлеге форумның иң зур бүләгенә ия булганнарның берсе Ethno sound проекты Идел буе халыкларының этник музыкасын туплау белән бәйле. Герман Винокуров һәм Павел Александров экспедиция белән регионнар буенча йөреп материал җыярга теләүләрен әйтте. Алар милли уен кораллары тавышларының ачык архивын булдыруны максат итеп куя һәм әлеге форумда җиңү аларга бу мөмкинлекне бирә.
«Музыкантлар, аранжировщиклар, битмейкерлар ул тавышларны үз җырларында куллана алачак. Хәзерге вакытта җыр яздыртканда кулланыла торган тавышлар бер төрдә, башкалар да шуңа охшатып эшли. Без традицион тавышлар кулланылуын телибез», — диделәр проектның әһәмияте турында аның җитәкчеләре.
«Без сезгә булышырбыз»
Кайбер катнашучыларга махсус бүләкләр бирелде. ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбаковадан балалайка сатып алу өчен сертификат белән «Folk pro» иҗади лабораториясе бүләкләнде. «У Ен балаларга» командасы Yummy music лейблыннан сингл чыгарырга сертификат отты һәм әлеге төркемгә Ижевскида «Грифон» арт-үзәгендә концерт оештыруда ярдәм күрсәтеләчәк.
«Концерттан соң балалар килеп, безнең нинди инструментта уйнауларыбыз турында сорыйлар. Шуңа күрә без концерт-лекция оештырырга, анда мари халкының традицион уен кораллары турында сөйләргә булдык. Максатыбыз — Әгерҗе һәм Алабуга районнарында 4 лекция-концерт оештыру, чөнки Татарстанның әлеге районнарында бик күп марилар яши», — диде «У Ен балаларга» проектын тәкъдим итүче.
Арина Судакова Evolution креатив агентлыгыннан ETHNO SOUND проекты эшчәнлеге үсешенә 50 меңлек сертификат тапшырды. Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе тарафыннан Юлия Габдрахманова һәм Анна Ащеуловага бергә «PRОмысел» фестивален үткәрергә ярдәм күрсәтеләчәк. «Таба» этнофорумының тренерлары Жанна Ташметова һәм Антон Палеев 20 мең сумлык консультацияләре белән «ТюррКа» ассоциациясен һәм Евгений Шутьконы бүләкләде. Кунакчыллык индустриясенең гомуммилли берлеге Вячеслав Сурмятовның «Этно өстәл уенары» проектына информацион ярдәм күрсәтәчәк. Әлеге проект җитәкчесенә Ватандашлар Берләшмәсеннән уку өчен онлайн-сертификат бирелде.
WordShop коммуникация академиясендә уку өчен ташлама бирүче сертификатлар белән грант отучы Гөлназ Ханнанова, «Ar-квест» туризм проекты җитәкчесе Аидә Хуҗина һәм «У Ен» проекты җитәкчесе Степан Сверчковканы бүләкләнде. Шамаил технологиясен популярлаштыру «Арт-практика» проектын тәкъдим итүче Наилә Надергулова, Татьяна Устюгова һәм Карина Силаичева ”Путь ремесленника» акселераторында катнашу мөмкинлеге һәм 50 мең сумлык лекцияләр курсы оттылар.
«Онлайн татар телендә сөйләшү клубы Skytat» проектын тәкъдим иткән Данил Идиятуллин Бөтендөнья татар конгрессыннан бүләккә планшет алды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Данил Идиятуллинга «Без сезгә булышырбыз”, — диде. «Проект татар телен өйрәнүчеләр һәм татар телендә сөйләшергә оялучылар өчен», — дип аңлатты Данил Идиятуллин.
«Мин бер ел элек татарча сөйләшә алмый идем, шәһәрдә тудым һәм әти-әнием өйдә русча сөйләшә иде. Миндә татарча сөйләшергә өйрәнү теләге туды. Укытучы белән татар телен укыту процессын камилләштерергә дигән теләгем белән әлеге проектка тотындык», — дип аңлатты Данил Идятуллин. Ул үзе тумышы белән Әстерханнан, хәзерге вакытта Мәскәүдә яши.
«Дәресләр түләүле, хәзерге вакытта өч укытучы бар: берсе башлангыч дәрәҗәне укыта, икесе — урта дәрәҗәне. Укытучыларда югары белем һәм татар теле укыту буенча зур тәҗрибә бар», — диде ул.
Инглиз телен өйрәтүче популяр Skyeng платформасы бар, Skytat проектын да шуңа охштып эшләгәннәр. «Анда күбрәк индивидуаль биремнәр, бездә күбрәк сөйләшү, чөнки татарлар аралашырга ярата», -диде бу хакта Данил Идиятуллин.
Проект җитәкчесе «Ана теле» мәктәбе белән дә таныш. «Ул яхшы проект, ләкин ул мөстәкыйль укуны яратучылар өчен, үзеңә вакыт сайлыйсың да укыйсың. Без күбрәк креативлык турында уйлыйбыз, уен форматы һәм табигый сөйләшү эффективрак булачак дип уйлыйбыз», — диде ул. Данил шулай ук Казан университеты белгечләре фикерен, фәнни консультацияләр кабул итәргә әзер икәнен әйтте.
Питчингта өстәл уеннары тәкъдим ителде, фестивальләр, квестлар үткәрү, блогерлык, Казанга танылган шәхесләр чакыру белән бәйле проектлар да булды. Һәрберсе экспертлар тарафыннан тыңланды һәм катнашучыларга киңәшләр бирелде. Шулай ук питчингта катнашмаган яшьләр дә «Таба» этнофорумыннан уңай кичерешләр белән китүләрен әйтте. Алар берничә көн дәвамында белгечләр мастер-классларын тыңлаган, проектларын үстерү өчен киңәшләр туплаган. Александра Малова белән Зөһрә Әгълиуллина да шул хакта сөйләде. «Һәр кешегә проектларында нинди хаталар барлыгын, нәрсәләр өстәргә кирәк, проектлар белән гомумән ничек эш итәргә икәнен аңлаттылар. Форумны оештыру идеясе бик ошый, бу беренче чиратта, бик яхшы тәҗрибә», — диде алар.
«Үземне монда башка милләт вәкилләре арасында бик рәхәт хис итәм»
«Таба» этнофорумында Марат Әхмәтов берничә катнашучы белән аралашты.
Аралашу вакытында әлеге форумда грант откан Павел Александров: «Без монда барыбыз да төрле милләт кешеләре, әмма үзебезне иркен хис итәбез. Минем өчен бу ачыш булды, мин удмурт, удмурт музыкасы белән шөгыльләнәм, һәм мин үземне монда башка милләт вәкилләре арасында бик рәхәт хис итәм», — диде.
Марат Әхмәтов Павел Александровка: «Үзең удмуртча сөйләшәсеңме соң?» - дип сорау бирде. Ул туган телендә җавап кайтарды. «Әле мин татарча да әзрәк кенә сөйләшәм, мин бит Татарстанда яшим», — дип татар телендә өстәп куйды ул.
Бу катнашучыларның милләтпәрвәр булуларын гына түгел, аларның башка милләтләргә да зур хөрмәт белән карауларын, дустанә мөнәсәбәттә булуларын күрсәтә. Әлеге этнофорум милли мәдәниятны үстерергә теләүчеләргә ярдәм итәргә әзер булучыларның барлыгын күрсәтте.
Галерея: «Таба» яшьләр этнофорумы