«Таңсылуның тавышы әнисенекеннән матуррак» - Ләйсән Гыймаева кызы белән җыр яздырган
Инстачылар Таңсылуның тавышын ошаткан.

Ләйсән Гыймаева кызы Таңсылу белән яңа җыр яздырган. «Ниһаять! Бу җыр чыкты», — дип язган ул үзенең Инстаграм аккаунтында. Җыр «Әйбәт кеше булсаң үзең» дип атала, әмма публикациядәге җыр «тышлыгында» аның исеме «ң» хәрефе урынына «н» белән язылган кебек.
Инстачылар кызның тавышына соклана.
«Шәп җыр, кызыкай бик матур җырлый»;
«Таңсылуның тавышы бик ягымлы, җыр эченә алып кереп китә»;
«Көне буе радиодан тыңладым, бик яхшы дуэт»;
«Шәп һәм дөрес, аңлаешлы җыр. Таңсылу җыр буенча китсә, йолдыз булачак»;
«Ләйсән Гыймаева тавышы аерылып тора, кызыгызныкы икенчерәк»;
Таңсылуның тавышын әнисенекенә дә, әтисенекенә дә охшатучылар бар. «Таңсылуның тавышы әнисенекеннән матуррак», — дип язган бер апа.