Таҗикстаннан Сабага күченгән тренер: «Улым ярышларда Татарстан әләмен күтәреп йөри»
Агымдагы ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Батырчылык итеп, үз иленнән башка илгә күченеп тә, яңа җирдә дә гөрләтеп, мәш килеп эшләп яшәүчеләр бар. Үз гореф-гадәтләрен дә онытмыйлар, яшәгән җирләренә дә хөрмәт белән карыйлар.
Сабада яшәүче Фарход Исмаилов та, «Татарстан минем Ватаныма әйләнде», — ди. Фарход абыйның ике Ватаны бар хәзер, берсе — Татарстан, икенчесе — Таҗикстан.
Таҗикстаннан — Сабага
Фарход Исмаилов белеме буенча рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Таҗик дәүләт университетын тәмамлаган. Студент чагыннан гел спортта. Университет өчен нинди ярышта катнашырга кирәк, барысында да катнаша ул. Диплом алгач мәктәптә рус теле укыта, тәрбия эшләре буенча урынбасар булып эшли. Күп спорт төрләре белән кызыксына. Һәрберсен өйрәнә, китаплар укып белемен ныгыта. Баскетбол, волейбол, бильярд, теннис…
Мәктәптәге эш сәгате тәмамланганнан соң, балачактан ук үзе белән «яшәүче» хыялына вакыты кала башлый. Күңеленә иң якыны — өстәл теннисы белән ныклап шөгыльләнергә алына. Егет бик тиз шомара, үсеш ала. Халыкара ярышларда катнаша башлый, тәҗрибәле экспертларда белем ала, сертификатларга ия була. Бу сертификталар аңа башкаларны да теннис серләренә өйрәтергә хокук бирә. Ул вакытларда Иран дәүләте белән дә хезмәттәшлек итәләр. Уку, шөгыльләнү өчен җыеннарга баралар. Спортка мәхәббәте бик күпкә өстен булып чыга егетнең. Балачактан үзенә чакырып торган стадионнар үзенекен итә.
Булдыклы кешегә кайда да мөмкинлекләр, уңышка яңа юллар ачылып тора. Исмаиловлар гаиләсе дә, үзләренең тырышлыклары нәтиҗәсендә, чит илдә дә җәмгыятькә кирәкле кеше була алганнар. 2009 елда Фарход Исмаилов Саба районына танылган урманчы Нургали Миңнеханов истәлегенә уздырылучы турнирга теннис ярышына килә. Үзе белән улы Саадины да ала. Татарстанның теннис буенча баш тренеры Саадиның теннис уйнау осталыгын югары бәяли. Шуннан соң, Фарход абыйга Татарстанга күченеп килергә, Саба районында теннис спортын үстерергә тәкъдим итәләр.
…2009 елның 2 май көненә алына билетлар. Исмаиловлар Саба якларына Таҗикстанның Гисар бистәсеннән күчеп кайта. Фарход абый уллары Саади һәм Хайём белән Саба районы Шәмәрдән бистәсенә килеп урнаша. Гаиләгә арендага фатир бирелә.
«Гражданнар сугышыннан соң Таҗикстанда үсеш алу кыен»
Күченеп килүгә гаилә башлыгы буларак нинди кыенлыклар белән очраштыгыз?
Зарланырлык кыенлыклар булмады. Кайбер көнкүреш эшләре генә истә калган. Тик алар мине, киресенчә, хатын-кызны тагын да ныграк хөрмәт итәргә генә өйрәтте. Район башлыгы Рәис Нургалиевич йөреп эшләргә машина бирде.
«Менә сиңа өч авыл — Саба, Шәмәрдән, Лесхоз. Өчесендә дә эшлисеңме?» — ди.
Әйе, дидем, шуның өчен килдем дә бит. Хайём белән Саадины машинага утыртам да, көн дә шул өч авылны әйләнәм. Һәрберсендә тренировка үткәрәм, улларым да теннис уйный. Шулай йөрибез өчәүләп. Кич кайтабыз да, балалар өйгә керә тора, мин кибеткә йөгерәм. Ризыклар алып кайтам, ашарга әзерлим. Ашыйбыз, кем савытларны юа, диешәбез. Кухня тирәсендә күбрәк Хайём кайнаша. Берзаман, ашарга да әзерлисең киләме, дип сорыйм моннан. Әйе, ди бу. Әйдә, пешер, дим. Шуннан, аны кайвакыт өйдә ашарга әзерләргә калдыра башладык. Ә Саади күбрәк уйнарга ярата иде. Мин боларны авырлык димим. Файдага гына, чыныктыра бу. Һәр ир-ат очрашырга тиеш мондый хәлләр белән. Шундый хәлдә калган ир-ат хатын-кызның хезмәтен аңлаячак, тагын да ныграк кадерлиячәк, — ди Фарход абый.
Ике елдан хатыны Гөлнара апа да кызлары Динара белән Татарстанга күченә. Иң олы уллары Бахтовар ул елларда Кытайда, Пекин шәһәрендә укый. Хәзер инде укуын тәмамлап, Таҗикстанда IT-программалаштыручы булып эшли. Тормышын үз Ватанында кора егет.
— Иң сагынганым оныклар, калганы миңа монда да рәхәт, ияләндем. Гел хәбәрдә, ватсап аша сөйләшеп торабыз. Күп яуган карга гына ияләшеп бетеп булмый, бездә гел җылы бит. Кар бүген ява, иртәгә эри. Хәзер анда 22-23 градус җылылык. Бишенче-алтынчы апрельләргә сиреньнәр чәчәк ата, — дип сөйли Гөлнара апа.
Яңа илдә тормышны өр-яңадан башлый гаилә. Чит илгә күченү — ул күрше урамга гына күченү түгел. Килгәч тә киемнәре әз була, аеруча кышкы кием җитми күп балалы гаиләгә. Саади Россия җыелма командасы составына алынгач, аңа бер сумка экипировка бирәләр. Үзеннән соң абыйсы Хайём, сеңлесе Динара да кия бу киемнәрне. Теннис уйнау кышкы киемле дә итә балаларны.
— Фатирга тотылган караватлар алдык, акча белән дә кыен чаклар булгалады. Тик болар берсе дә зур авырлыклар түгел. Гаиләмә нинди дә булса тәмле ризыклар уйлап табып пешерергә тырыштым. Ул вакытта ризыклар да арзанрак иде. Татар халык ризыкларыннан иң яратканнарыбыз токмачлы аш, чәк-чәк. Шуларны яратып пешерәм. Бәлеш тә салам, анысы татарларныкы кебек үк килеп чыкмый. Кайвакыт ике халыкның милли ризыкларын үзем теләгәнчә берләштерәм. Бик тәмле була.
Шәмәрдәнгә күченеп килүгә күршем керде. Каян, нәрсә алсаң яхшырак икәнен аңлатты. Кайвакыт күчтәнәчләр дә китергәлиләр иде. Әкренләп тернәкләндек. Балаларның укуларын, үсештә булуларын, нинди дә булса уңышларга ирешүләрен теләдек. Шуңа Шәмәрдәннән Сабага күчендек. Элегрәк тә «Переселение» программасы буенча Россиягә күченү турында уйлый идек. Ә монда иремә Саба районында теннис спортын күтәрергә тәкъдим иттеләр, Аллаһ Тәгалә үзе юлны ачты. Уйлаштык-уйлаштык та ризалаштык. Гражданнар сугышыннан соң Таҗикстанда үсеш алу кыен, аеруча спортта. Анда эш урыннары белән дә хәл авыр. Гаилә белән спортта без. Өйдә дә гел спорт турында гына сөйләшәләр, телевизордан да спорт каналлары гына карыйбыз, — ди Гөлнара апа.
«Гөлнара апа ярышларда әни ролен башкара»
Уллары Хайём укучылары белән ярышларга барганда Гөлнара апа да аларга иярә. Ярышларда катнашачак балаларны барлап, ашатып-эчертеп, кичен йокларга урын җәеп, кыскасы, чит балаларга да вакытлыча әни ролен үти. Ата-аналар Гөлнара апаның барасын белгәч, балаларын ярышларга тынычлап озата.
— Туксанынчы елларда Таҗикстанда гражданнар сугышы булды. Сугыштан соңгы елларда күп кеше күчеп китте. 2000 елларда наркотиклар, төрле җинаятьләр, кешеләрне урлау көчәйде. Балаларыбыз начар юлларга кереп китмәсен, шундый эшләр белән шөгыльләнергә вакытлары калмасын өчен аларны спортка тарттык. Режимнарыннан әз генә читкә тайпылсалар, тренировкаларның рәте китәчәген белеп үстеләр, — ди гаилә башлыгы Фарход абый.
Хайём мәктәптән соң КФУда спорт факультетында белем ала. Укуын тәмамлагач, Сабада эшли башлый, армия хезмәтен үтәп кайта. Хәзер «Саба-Арена”да теннис буенча тренер. Россиянең спорт мастеры. Саади хәзерге вакытта төрле илләрдә тренировкаларда, ярышларда катнаша. Теннис буенча Татарстан җыелмасы, Россиянең милли җыелма командалары уенчысы. Казан олимпия резервы көллиятен тәмамлаган, Идел буе спорт һәм туризм академиясенең дүртенче курсында укый. Шулай ук спорт мастеры. Кызлары Динара Идел буе спорт һәм туризм академиясендә «адаптив спорт» юнәлешендә беренче курста укый. Татарстанга күчеп килгәндә татарча бер сүз дә белмәгән Динара мәктәптә укыганда ел саен татар теленнән олимпиадада катнашкан. Муниципаль этапта беренче, икенче урыннарны яулаган. Гаиләдә татарча иң яхшы сөйләшүче дә ул. «Татар сүзләренә басымнарны дөрес куймасалар да төзәткәләп куям», — ди Динара. Хайём да үзенә теннис уйнарга йөрүче балалар белән татарча аралаша.
«Хатын-кызлар ике төрлегә бүленә»
Гөлнара апа — Фарход абыйның икенче хатыны. Бер урам аша гына яшәгәннәр, әти-әниләре дә күптән бер-берсен белгәннәр. Ике-өч тапкыр гына очрашканнар да өйләнешкәннәр. Фарход абыйның беренче никахыннан туган улы Ильхом хәзерге вакытта Бельгиядә яши. Ул да теннис белән кызыксына. Табиб-хирург булып эшли.
— Без ишле, мин сигез, Фарход биш балалы гаиләдә үстек. Таҗикстан үлчәмнәре белән исәпләгәндә туган йортымның биләмәләре зур, бакчабызда күп итеп алмагачлар үсә. Һәрберебез алмагач ышыгына урын хәстәрләп ятабыз да, шунда үзебез теләгән эшләрне эшли, китаплар укый идек, — дип искә ала Гөлнара апа.
Фарход абый, Гөлнара апаның кайсы сыйфаты үзенә каратты?
Тыйнаклыгы. Хатын-кызлар ике категориягә бүләнә бит ул. Беренчеләре — гаиләгә, икенчеләре — гаиләдән. Менә безнең әни гел гаиләдә, ул безнең өебезне җылытучы. Җылылыкны һәрберебезгә дә җиткерүче. Ә кайбер хатын-кызларның һәркөнне эшендә җыелыш. Сез ашарга әзерләгез, минем җыелыш, диләр. Җитәкче хатын-кызларны үпкәләтәсем килми, аларга сокланам гына. Булдыра алгач, димәк, аларның эшләре барып чыга. Бездә, көнчыгышта, ир-ат — аучы. Кайда гына булсам да, максатым - өйгә ни дә булса алып кайту. Әгәр дә мин «бар тапканны гаиләмә» дигән кагыйдә белән яшәмәсәм, тапкан малымны өйгә алып кайтмасам, мин үземне ир-атка санамыйм.
Татарстанда күп тапкырлар шундый очраклар белән очраштым. Хатын-кызлар күп итеп гаиләсенә ризык ташый, ә ир-ат чиратсыз гына сыра яки тәмәке сатып ала. Бер дә ошамый бу миңа. Күпчелек шундый, бу күзгә ташлана. Кайбер очракларда ир-ат өйдә утыра, ә хатын-кыз барысына да өлгерергә тырыша. Хезмәт хакын да гаиләсенә алып кайта, барысын да контрольдә тота, ашарга да пешерә. Ире ризыкның пешкән генә көтеп утыра. Хатын-кызны аңлап, кадерләп яшәргә кирәк.
«Бала кайсы яктан сәләтле, шул ягын үстерергә кирәк»
Фарход Исмаилов эшенә бөтен булмышы белән кереп «баткан». Минем белән сөйләшкән арада да күз уңыннан ычкындырмый укучыларын. Тенниска йөрүчеләрнең һәрберсе өчен җан ата.
— Улым Саади уңышларына тырышлыгы нәтиҗәсендә иреште. Ә кайбер егетләрдә тумыштан сәләт була. Миңа тенниска бер егет йөрде. Аның осталыгы тумыштан, шундый җитез итеп уйный. Татарстан әләмен горур рәвештә күтәрергә лаеклы егет. Мөмкинлекләр дөньясы Саадиныкы кебек ачыла башлады аңа. Ел саен ярышка дәүләт эшлеклесе, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин килә. Шушы егетне бик ошатты ул. Егерме биш меңлек ракетка бүләк итте. Тулысынча спортка кереп китүен теләде. Тик ул егетнең әти-әниләре риза булмады. Хәзер ул егет тенниска бөтенләй йөрми. Мәктәптә дә электрон тәмәке белән тотылган.
Ә монда без аларның бөтен көчләрен шушы уенга юнәлтәбез. Өйләренә кайткач, балаларның начар эшләргә вакыты калмый. Мәктәп, спорт бербөтен механизм булырга тиеш. Ә безнең системада, кызганыч, кысла белән чуртан кебек. Укытучы ул статистик яктан чыгып күз йөртә. Ә мин тренер, кирәк икән, бала белән тауга да, диңгезгә дә, юлга да чыгам. Бала кайсы яктан сәләтле, шул ягын үстерергә кирәк.
Зур уңышлары күп теннис түгәрәгенә йөрүчеләрнең. Россия чемпионатының бронза, көмеш призер ияләре, спорт мастерлары, Россиянең, Татарстанның җыелма командалары уенчылары, Европа, Дөнья чемпионатларының җиңүчеләре, сигез инвалид-стипендиат та бар араларында. Боларның барысы да бирелеп, яратып эшләүнең нәтиҗәсе.
Фарход абый күбрәк «адаптив спорт» юнәлешендә эш алып бара хәзер. Интеллектта һәм хәрәкәт итүдә тайпылышлары булган балалар белән шөгыльләнә. Аларны тулысынча сәламәт балалар белән шөгыльләндерү алымын безнең җирлектә ул керткән. Юнифайд дип атала бу ысул. Каникул вакытында эшләре бигрәк тә тыгыз әтиле-уллы тренерларның. Чөнки тренировкалар көнгә ике тапкыр үтә. Шәмәрдән, Шәмәрдән-2, Иштуган, Шекше, Кызыл-Мишә мәктәбе, Икшермә, Нырты, Кибәче, Лесхоз, Сабабаш, Килдебәк авылларыннан йөрүче балаларны автобус белән алып килү һәм алып кайту каралган. Уйна, шөгыльлән генә.
— Адаптив спорт юнәлеше буенча шөгыльләнүче кырыкка якын бала бар. Алар сәламәт балалар белән уйнагач, үзләрен рәхәт хис итә. Ә җәмгыятьтә алар азмы-күпме читкә этәрелгән. Аларга үзләрен аерымланган итеп тоймасыннар өчен мөмкинлек тудырабыз. Аллаһ Тәгалә икенче төрлерәк итеп яратканнарны аерып карамаска, киресенчә, аларга булдыра алганча файда итәргә кирәк. Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортыннан биш даун синдромлы баланы теннис уйнарга өйрәтәсе килә. Рәис Нургалиевич мине тынгысыз, аңа һаман җитми, ди. Әйе, миңа спортзалның иртә белән дә тынып тормавы кирәк. Төштән соң гына түгел. Ә андый балалар белән төшкә кадәр дә эшләп була, — ди әңгәмәдәшем.
«Теннисчы өлгергән чия кебек булырга тиеш»
Сабада теннис спортын ничек тиз арада шундый югары дәрәҗәгә күтәрә алдыгыз? Халыкны ничек кызыксындырдыгыз?
Эшеңне яратырга, чикләмәскә кирәк үзеңне. Әгәр дә тренер, булды эш вакыт чыкты, кайтып диванда ятасым бар, дип уйласа, нәтиҗә булмаячак. Эшеңне яратсаң, аны балалар да, ата-аналар да сизә. Балалар рәвешенә керәм, шуңа алар миңа тартыла. Әйе, кайвакыт тавыш та күтәрәм, ләкин яратам да. Аннары район җитәкчеләренең дә өлеше бар. Мондый спорт заллары булганда эшләмәү гөнаһ. Кайбер балага авыррактыр да. Тик шунысы бар, алар урамнар буйлап тик йөрми, көне буе телефонда утырмый. Якшәмбе көннәрендә «бунт» була монда. Илле-сиксән кеше җыела.
Теннис белән ничә яшьтән шөгыльләнәләр?
Методика буенча җиде яшьтән диелә. Тик без балалар бакчалары белән дә хезмәттәшлек итәбез. Дүрт-биш яшьтән башлыйбыз эшне.
Теннисның файдасы нидә?
Фикерләү сәләтен арттыра. Халыкта бу спорт төрен «аяктагы шахмат» дип атыйлар. Сыгылмалылыкны, тизлекне, тиз фикер йөртүне, күрүне яхшырта, күзләргә гимнастика.
Шарга сугып тору ничек яхшырта ул фикерләүне…
Анда төрле комбинациялар бар, алар бик файдалы. Карап утыручыга ул күренми. Ә уенчы уйлый, ничек уйнарга, кайсы якка җибәрергә тупны. Көчле уенчыларда моны тоемлау шунда ук барлыкка килә.
Теннисчының рационы нинди булырга тиеш? Үзегез ничек тукланасыз?
Таҗиклар, гомумән, бик күп җиләк-җимеш, яшел үләннәр ашый. Үләннәр - организмның эвакуаторы. Гаиләдә дә җиләк-җимешләрне сезонына, бәясенә карап чиратлаштырабыз. Мәсәлән, хәзер безнең өстәлдә әфлисун һәм мандарин. Ул бик очсызлана башласа, башка җиләк-җимешкә күчәбез. Чөнки бәясе нык түбәнәю, сыйфаты начарлана башлаган, дигән сүз. Җәйге айларда гел карбыз-кавын, аннары ноябрьләргә кадәр виноград сезоны. Тенниста йөкләмә җитәрлек. Без һәрвакыт тавык ите белән яшелчә салаты, кипкән җимешләр ашыйбыз. Табында һәрвакыт миндаль һәм әчтерхан чикләвеге. Әниебезнең гел сыйлап кына торасы килә безне.
Тренировкадан кайткач тамак ача, мин бераз режимнан тайпылырга да мөмкинмен. Ә балалар үзләрен тоталар. Мәсәлән, Саади хәзер ипи ашамый. Ярышлар алдыннан күбрәк аксымлы ризыклар белән тукланабыз. Крахмаллы ризыклар кулланмаска тырышабыз. Кәбестә, ит, эремчек, каймак, йомырка симәнке урынына бездә. Теннисчы өлгергән чия кебек, ябык һәм сыгылмалы булырга тиеш. Тагын чөгендер, шалкан бик файдалы. Аларга кибеттә дә аз кеше игътибар бирә, чөнки күз матур җиләк-җимеш, яшелчәгә төшә. Тик матурларда ГМО күп була. ГМОсызларга бөҗәкләр дә тиз ияләшә, тиз бозылалар. Димәк, ул чиста продукт. Без үзебез хәерче районда үстек. Анда ГМО кушырга мөмкинлекләре юк.
«Өч йөз утыз урынлык кинотеатрда симәнке чүпләре себерәм…»
Укучыларыгызны яратуыгыз күренеп тора. Ничек бөтен кешегә дә күңел җылыгызны, игътибарыгызны бирә аласыз?
Мин үзем кечкенә чагымда күп авырлыклар белән очраштым. Бердән алып җиденче сыйныфка кадәр Дүшәнбе шәһәрендә музыка мәктәп-интернатында укыдым. Өйгә атнага бер генә ялларга кайтам. Интернатта көчсез булсаң, яши алмыйсың. Сиңа тибәләр, почмакка бастыралар. Бөтен кешегә дә билгеле түгелдер бу, ләкин интернат тормышы шундый. Миңа наз җитми иде. Аннары мин спортны яраттым.
Буш вакыт бирелгәндә дә дәресләр эшләп утырырга мәҗбүр иттеләр. Ә мине гел стадион “чакыра». Җиде ел укыдым шул мәктәптә, төрле кыенлыклар аша үттем. Шул вакытларда һәрвакыт һәркем белән дә үзеңдәге җылылык, наз белән бүлешергә кирәклеген аңладым. Без әтине дә иртә югалттык. Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Тәнендә пыялалар белән яшәде соңгы көненә хәтле. Әти үлгәч, миңа әнигә булышырга туры килде. Өч йөз утыз урынлык кинотеатрда симәнке чүпләре себерәм. Һәркөнне идән юарга су ташыйм. Кулдан ясаган швабралар белән юу иде ул вакытта. Бер кәгазь кисәге ятканын күрсәм дә, чүп чиләгенә ташлыйм хәзер. Шул дисциплинаны тотам.
Гаиләдә иң кечкенәсе идем, шуңа да бөтен эш минем өстә. Төпчек баланы иркә була диләр, тик мин иртә үстем. Абыйларымнан да күп нәрсәгә өйрәндем. Балаларда беренче чиратта кешелеклелек, дисциплина тәрбияләргә тырышам. Ә спортчыны аннары гына ясыйм баладан. Җәмгыятьне хөрмәт итсәң, җәмгыять тә сине хөрмәт итәчәк, дим. Ата-аналар да күрә моны.
Советлар Союзы таркалганнан соң, Таҗикстанда Конституцияны яклап сугышырга туры килде безгә. Шул елларда ике абыем үлде. Хәзер әни дә, калган ике абый да юк. Бер мин калдым, Казан ятиме булып. Мин бернишли алмыйм, менә балаларны үстерәсе бар.
Мөмкинлектән файдаланып, әти-әниләргә әйтәсем килә. Балаларын тәрбияләүдә хаталар җибәрмәсеннәр иде. Алты яшендә стадионга тарта икән баланы, ул шунда булсын өчен бөтен мөмкинлекне дә тудырырга кирәк. Математикага тартса, математика буенча да шулай ук. Бу безнең авырткан урын. Баланың рәссам буласы килә, аннан скрипкачы ясыйлар. Бие, скрипкада да уйна, гимнастика белән дә шөгыльлән, тенниска да йөр. Нәрсә була соң инде бу? Бала арый гына болай булса. Агач бер урында тамыр җибәрә, үсеп китә. Аннары аны бер җиргә күчерәләр, аннары икенче, өченче җиргә. Агач нишли бу очракта? Ул сула, кибә. Балаларга да гел шуны әйтәм. Бөтенесен бергә эшләсәң, беркайда да нәтиҗәгә ирешә алмыйсың.
Минем тамырларымда да спорт иде, тик миннән музыкант ясарга теләделәр. Стадионнан куып чыгаралар иде. Тенниста да гел теннис кына уйнау дигән сүз түгел бит. Анда да балалар төрле яклап үсеш ала. Атнага бер батырлык сәгате үткәрәбез. Башка спорт төрләре белән дә таныштырабыз. Регби, футбол уйныйлар, көчләрен сынап, йөгереп алалар.
Сез интернат мәктәптә күпне күрдем, дисез. Музыкантлар сугыша дамыни әле ул?
Ул интернат начар түгел, киресенчә, бик дәрәҗәле. Музыкантлар мәдәниятле халык, ничек алай иде, дисезме? Интернат законнары барыбер үз-үзеңне яшәтүгә корылган. Без илле бала, тәрбияче берәү. Тәрбияче чәй эчәргә китте ди, башлана шунда. Берсен монда тарта, икенчесен тегендә, шул вакытта сугышабыз. Кемдер урларга тырыша. Бу минем бутерброд, дисең. Үз ризыгыңны бирмәскә тырышасың. Иртәдән төшкә кадәр бертөрле тормыш, төштән соң икенче төрле. Барыбер үземнекенә ирештем, җиденче сыйныфтан гадәти мәктәпкә күчеп укый башладым.
«Бәхет — үзеңә кирәк кадәргә ия булып, бәрәкәтле яшәүдә»
Фарход абый, үзегезнең балаларыгыз да зур уңышларга ирешкәннәр. Уку белән спортны параллель рәвештә алып барырга вакытлары кала идеме?
Кайвакыт дәрескә бармыйча шөгыльләнделәр. Әти һәм тренер буларак, әгәр балага тренировкада рәхәт булса, нәрсәгә аңа математика, дигән кагыйдә белән яшәдем. Барысын да эшләргә өлгереп бетү мөмкин түгел. Бәхет - ул үзеңә кирәк кадәргә ия булып, бәрәкәтле яшәүдә. Ә Саади инде унбер яшендә үк шундый иде.12 яшендә Европа беренчелегеннән ике медаль белән кайтты. Сигез мең сум стипендия килеп барды аңа. Әгәр дә спортчы буласы кеше гел уку белән генә шөгыльләнсә, аның нәтиҗәсе булмаячак беркайчан да. Син йә фән белән, йә спорт белән шөгыльлән. Спорт белән үзең өчен генә дә шөгыльләнергә була, анысы инде икенче. Хәзер Саади бөтен Европаны әйләнеп чыкты, инглиз телен өйрәнде, Европада шөгыльләнә һәм ярышларда горурланып Татарстан әләмен күтәрә.
Ә укытучылар сүз әйтмәделәрме?
Әйтәләр иде. Мин һаман да үземнең «сәясәт”емә басыйм ясыйм. Укытучылар алар статистика кешеләре. Алар сыйныфтагы егерме биш баланың да математик булуын телиләр. Тик бу алай булмаячак, бәлки бер-икесе булыр. Балалар белән очрашуларда да әйтәм, курыкмагыз укытучыларыгыздан, дим. Укытучыларның иң киң таралган сүзләре: «Син күп дәресләр калдырасың, булдыксыз. Бернинди ярышка бару юк», — диләр. Ата-аналар, балалар курка. Ә бала бик сәләтле булырга мөмкин. Мин укытучыларга каршы түгел, ләкин мондый позицияне тотарга ярамый. Кайбер баланың үзе теләмәгән һөнәргә укып ничә ел гомере әрәм була. Башта мәктәп, аннары дүрт ел институт, бакалавр, магистр… Укып бетергәндә бала кыюланган була инде. Әти-әнисенә миңа ул һөнәр ошамый, дип чалт итеп әйтә. Минем үземнең дә җиде ел гомерем узды шулай. Балага үзе яраткан, үзен кызыксындырган юнәлеш буенча барырга шартлар тудырырга кирәк. Шул вакытта нәтиҗә дә булачак, үз эшен яратачак.
«Сабалылар телне аңламаганыңны белсәләр дә, татарча сөйләшүләрен дәвам итәләр»
Туган якларыгызны сагынасызмы?
Балачагым, үсмер вакытым, яшьлегем шул илдә узды, сагындыра. Абыйларым, әти-әниләрем шунда җирләнгән. Безнең анда тау сулары, кояш. Анда елга бер тапкыр ял вакытында барырга тырышабыз. Ун көн булса да торып кайтабыз, Гөлнара ай - ай ярымга да кала.
Таҗиклар һәм татарлар турында нәрсә әйтә аласыз?
Безнең охшаш яклар бик күп. Ике халыкта да ата-анага хөрмәт зур. Менә бу бездә уртак. Ике халыкта да Нәүрүз бәйрәме бар. Ләкин татарларның Сабан туе белән бөтен дөньяда берни ярыша алмыйдыр. Сездә Сабантуйны зурлап үткәрәләр, ә бездә Нәүрүзне. Бездә дә көрәш, ат чабышлары. Сабантуй йөрәккә кереп урнашты безнең.
Татарлар үз телләренә нинди мөнәсәбәттә. Ничек уйлыйсыз?
Иван Грозный басып алганнан соң, халыкта саклану реакциясе калганмы, рус теленә каршы булу да түгел ул. Мәсәлән, сабалыларда шундый күренеш бар. Күптән түгел Бөтенроссия ярышлары узды. Егерме биш регионнан катнашучылар килде. Үзәктәге бер кибеткә барганнар, берни аңламаганнар, чөнки алар белән татарча гына сөйләшкәннәр. Бәясен касса экраныннан карап кына түләгәннәр. Сабалыларда бу әйбер йөзгә бәрелеп тора. Телне аңламаганыңны белсәләр дә, татарча сөйләшүләрен дәвам итәләр. Бәлки бу телне яратудыр.
Шулай булса да, барыбер үз кирәкләрен алганнар бит спортчылар. Ә сабалыларга афәрин, үз телләрендә җавап биргәннәр…
Мин инде хәзер монда ун ел яшәгәч, татарча да аңлыйм. Тик тиз сөйләшсәләр һәм әдәби телдә булса, югалып калам. Балаларга да татарча сүзләр белән өйрәтәм, татарча җырлыйм. Мин татар телен, татарларны яратам. Татарстанда яшәгәч, бу телне өйрәнәм, аны хөрмәт итәм.
— Татарстан, Болгар тарихын өйрәнәм. Ике тапкыр Болгарга бардык. Монда яшәгәч, Татарстан турында күбрәк беләсе килә. Күп сүзләр татар телендә дә аңлашыла. Чөнки күбесенең тамырлары гарәп теленнән. Татарлар максатчан, эш сөючән халык. Аеруча хатын-кызлары. Алар дәүләт эшендә дә эшлиләр, аннары өй тирәсендә, бакчада. Мин сокланам аларның эшчәнлегенә. Бик тәмле итеп камыр ашлары пешерәләр. Ә холыкка килгәндә, һәр милләттә дә төрле кеше була, — ди Фарход абыйның фикерен дәвам итеп Гөлнара апа.
Саади белән Хайём татар кызларына өйләнсәләр ризамы?
Улларыбыз сайласа, риза, милләтенә карамыйбыз. Иң мөһиме - кешесе яхшы булсын. Ислам динендәге кеше булсын иде.
Фарход Исмаилов Иран, Төркия, Һиндстан, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Литва, Латвия, Эстония, Белоруссия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Әрмәнстан, Грузия, Әзербайҗан, Кытай һәм башка чит җирләрдә булырга өлгергән. Шунысы кызыклы - ул барган һәр иленнән магнит түгел, ә җыр алып кайта икән. Шул илнең кешесеннән үз телләрендә җыр җырлата һәм яздырып ала, үзе дә өйрәнә.
Бик күп илләрдә булгансыз. Күңелегезгә иң рәхәт урын кайда?
Һәр халыкның, илнең үз гореф-гадәтләре. Миңа барысы да ошый, яратам, кызыксынам, бөтен җирдә дә аралашырга рәхәт. Салкын су һәм кояштан тынычлык алам. Сабада «Урман аланы» дигән җир янындагы чишмәдә коенам. Яраткан шөгылем — бильярд уйнау.
Үзбәк, таҗик, әрмән, грузин, украин, белорус, татар һәм рус телләрендә кадерле истәлек итеп саклаучы җырларын ишеттерде әңгәмәдәшем. Фарход абыйның җырлавы йөрәкләрне төрле халыклар белән тату яшәргә дәшә кебек. Фикерләре йә салкын судай айнытып җибәрә, йә кояш кебек назында җылыта. Үзе туган ягының таулары кебек горур ул.
Гөлнара ханым рецепты буенча «Дәмләмә»
Кирәк:
Сарык ите
Суган
Кишер
Бәрәңге
Сарымсак
Помидор (яки томат пастасы)
Укроп (яки башка яшел үлән)
Кәбестә
Тоз-борыч
Эш барышы:
Сарык итенә тоз-борыч һәм теләгән башка төрле тәмләткечләр сибәбез. Барлык яшелчәләрне дә эре итеп турыйбыз. Кызган коры казанга сарык итен салабыз. Һәрбер яшелчәне катламнап өсте-өстенә тезеп салабыз. Сарык ите өстенә суган, кишер, бәрәңге, сарымсак, помидор, укропны тезгәч, тоз сибәбез. Иң ахыргы катлам итеп кәбестәне салабыз. Кәбестәдән соң 1 стакан су өстибез. Яшелчәләр өстенә тәлинкә каплыйбыз. Аннары гына казанның үз капкачын каплана. Талгын утта бер сәгать пешерәбез. Бер сәгатьтән болгатабыз. Томалап пешергәч, ризыкның бөтен файдалы үзлекләре дә саклана. Ашаганда өстенә яшел үләннәр сибәбез.