«Түзгән организмыңа мең рәхмәт» - Айсылу Габдинованың әнисе «Ел укытучысы» булган
Бу турыда җырчы горурлык белән инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итә.
Җырчы Айсылу Габдинова Зилә ханымның Казан мэры Илсур Метшин белән төшкән фотосын куйган һәм әнисенең «Ел укытучысы» булуы турында хәбәр иткән.
«Минем әни бүген Казанда „Ел укытучысы“ булды! Әни, без синең белән горурланабыз! Күпме йокысыз төннәр, күпме хезмәт юкка китмәде, Аллага шөкер! Син безнең өчен инде күптән Россия жиңүчесе! Булышкан коллегаларыңа, дусларыңа, түзгән организмыңа мең рәхмәт!» — дип язган җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә.
Җырчының виртуаль дуслары котлау сүзләре язган.