Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Түземсезлек белән көтәбез» — Салават, Элвин, Данир «Ике юбилей» спектаклендә төшкән

Татар эстрадасы җырчысы, юмор остасы Рифат Зарипов Инстаграм битендә «Ике юбилей» дип аталган моноспектакльнең өзеген куйган.

news_top_970_100
«Түземсезлек белән көтәбез» — Салават, Элвин, Данир «Ике юбилей» спектаклендә төшкән
"Татар-информ" архивы

Түземсезлек белән көтәбез, — дигән Рифат Зарипов.

Рәхмәт, Рифат абый, төшкәнегез өчен дә, көткәнегез өчен дә. Киләчәктә килгәнегез өчен мин рәхмәт әйтермен, чакырган өчен син рәхмәт әйтерсең. Менә шулай рәхәтләнеп рәхмәтләшеп яшик әле, яме», — дип язган Данир Сабиров.

Өзектән күренгәнчә, моноспектакльдә бер төркем татар эстрадасы артистлары катнаша: Салават Фәтхетдинов, Элвин Грей, Данир Сабиров, Альфред Якшимбетов, Гамил Әсхәдулла, Рөстәм Рахманкол, Салават Миңнеханов, Филүс Каһиров, Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов.

«Маҗаралы булырга охшаган өзегендә, рәхмәт, шәп була бу, яңа үзгәреш бу, гел бер әйбер туйдыра халыкны, көтәбез», «Көтеп көтек булабыз бит», «Шәп! Тизрәк карыйсы килә инде хәзер», — дип язган халык.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100