Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төзелештә янгын чыгып, өч ир-ат һәм бер бала үлгән

Төнлә башланган янгын электр үткәргечендә кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
Төзелештә янгын чыгып, өч ир-ат һәм бер бала үлгән
Башкортстанда янгында өч ир-ат һәм бер бала һәлак булган. Тикшерү комитеты бу фаҗига буенча тикшерү эшләре башлаган. Бу турыда “Башинформ” хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 25 август төнендә бер катлы агач йорт яна башлаган. Янгын хезмәтләрен күршедә эшләүче ир-ат чакырган. “Янгын сүндергән урында дүрт кеше мәете табылды. Һәлак булган 72 һәм 50 яшьлек ир-атлар бу йортның хуҗалары дип фаразлана. Тагын ике мәет – 41 яшьлек ир-ат һәм 13 яшьлек малай – хуҗаларга ярдәм итәргә дип килгән башка район кешеләре булуы ихтимал. Хәзерге вакытта аларның шәхесләрен билгелиләр. Бу кешеләр яңа йорт төзегән. Янгын электр үткәргечендә кыска ялганыш аркасында килеп чыккан булуы ихтимал”, - диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәзерге вакытта фаҗига урынына криминалистлар барган, судмедэкспертиза эшләре билгеләнгән, янгын-техник экспертизасы ут чыгуның сәбәбен ачыклар дип көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100