Төзелеш министры Владимир Якушев та коронавирус эләктергән
Мәскәү халкының 2 проценты коронавирус йоктырган, дип белдерде башкала мэры Собянин.
Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев 1 майда коронавирус диагнозы белән госпитализацияләнгән, дип хәбәр итә «Известиям». Министрлык даими рәвештә коронавируска тест биргән. Башта министр урынбасары Дмитрий Волковта вирус табылган, аннары — министрның үзендә.
Министрда моңа кадәр авыру симптомнары булмады, дип хәбәр иткән министрлык вәкиле.Якушев хастаханәгә ятып дәваланачагын әйткән.Министр вазифаларын Никита Стасишин башкарачак.
Министрның беренче урынбасары - моңа кадәр Татарстанда эшләгән Ирек Фәйзуллин.
Министрлык март азагыннан бирле киңәшмәләрне онлайн-режимда гына алып барган, 80 процент хезмәткәр өйдән эшләгән.
Коронавирус премьер-министр Михаил Мишустинда да табылды: бу хакта хөкүмәт җитәкчесе президент Путинга туры элемтә вакытында хәбәр итте.
Мәскәү мэры Сергей Собянин башкала халкының 2 проценты коронвирус йоктырды дип хәбәр итте. Бу коронавирус пандемиясе булган илләрдәге иң түбән күрсәткеч, дигән мэр. Мәскәүдә 12,7 миллион кеше яши. Ике процент — 254 мең булып чыга.
Рәсми мәгълүматлар буенча, Россиядә 114 мең кеше коронавирус йоктырган, 1200 кеше үлгән. Мәскәүдә (тест нәтиҗәләре буенча, рәсми саннар) — 57 мең кеше коронавирус йоктырган, 695 кеше үлгән.
Коронавирус иң нык таралган ил — АКШ, анда 1 миллионнан артык кеше чирләгән 65 меңгә якын кеше үлгән.
Россиядә коронавирус иң нык таралган төбәкләр (җәя эчендә үлүчеләр саны):
Мәскәү — 57.300 (658)
Мәскәү өлкәсе — 12.507 (109)
Санкт-Петербург — 4.411 (33)
Түбән Новгород өлкәсе — 2.123 (14)
Дагыстан — 1.553 (12)
Мурманск өлкәсе — 1.313 (4)
Краснодар крае — 1.083 (20)
Тула өлкәсе — 1.047 (7)
Ростов өлкәсе — 1.026 (9)
Калуга өлкәсе — 1.006 (12)
Татарстан һәм Башкортстан — 15 һәм 16 урыннарда:
Татарстан — 894 — (2)
Башкортостан — 843 (14)