Төзекләндерү вакытында Дүртөйледә кеше сөякләре табылган
Шушы көннәрдә генә янәдән җеназа үткәреп, сөлдәләр салынган табутларны урындагы зиратта җирләгәннәр.
Дүртөйледә Ленин исемендәге мәйданда төзекләндерү эшләре барышында төзүчеләр билгесез кеше сөякләрен тапканнар. Бу хакта Дүртөйле шәһәре һәм районының «Юлдаш» газетасында хәбәр итәләр.
Туган якны өйрәнүчеләр һәм тарихчылар әйтүенчә, XIX гасыр ахырында бу урында Дүртөйледәге беренче чиркәү ачылган булган. Аның тирәсендә билгеле һәм күренекле кешеләрне, руханиларны җирләгәннәр. Моны шулай ук чиркәү язмалары да раслый икән.
Свято-Васильевский чиркәвендә шушы көннәрдә генә янәдән җеназа үткәреп, сөякләр салынган табутларны зиратта җирләгәннәр.