Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төзек булмаган машиналар аркасында килеп чыккан аварияләрдә күпме кеше һәлак була?

Россия юлларында елына 19 меңнән артык үлем теркәлгән.

news_top_970_100
Төзек булмаган машиналар аркасында килеп чыккан аварияләрдә күпме кеше һәлак була?

Россия юлларында бер ел эчендә булган 1 меңнән артык үлем очрагы транспортның техник төзексезлеге белән бәйле. Бу хакта журналистларга Россиянең ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников сөйләде, дип яза РИА Новости.

“Тулаем алганда, техник карау буенча – бездә бер ел эчендә 1 меңнән артык үлем очрагы транспортның техник төзексезлеге белән бәйле. Без бу үлемнәрне киметү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Россия юлларында елына 19 меңнән артык үлем теркәлгән”, - дип сөйләде Михаил Черников Сочи шәһәрендә Россия ЮХИДИ хезмәте идарәсе башлыклары белән узган Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә.

Ул пассажирлар ташучы оешма автобусларын техник карау вәкаләтле оешма бегечләре белән елына ике тапкыр уздырылырга тиеш дип тә өстәде.

Михаил Черников сүзләренчә, машина йөртүченең арыган хәлдә булуы транспортның төзексез булуы белән тигез дәрәҗәдә аварияләрнең төп факторы булып тора.

“Күп кенә җитештерүчеләр автомобильләрдә һәм автобусларда күз йомуына, күз карасының хәрәкәтенә карап йөртүченең арыганлыгын билгели торган камералар куюга бара. Һәм алар шоферның хәрәкәт итү өчен куркыныч хәлдә булуы турында пассажир ташучыны кисәтә”, - диде ЮХИДИ башлыгы.

Алдарак Россия Дәүләт автоинспекциясендә автобусларны һәм йөк машиналарын техник карау контролен кире кайтару турында әйткәннәр иде. Хәзерге вакытта техник карау контроле Россиянең автомобильләрне имниятләштерү союзы карамагында. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100