Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәтешледәге музеена Хәния Фәрхинең курчагын алып кайтканнар

Әлеге курчакны кайда һәм кем ясавы турында Фирүзә Ибәтуллина соңрак сөйләргә сүз биргән.

news_top_970_100
Тәтешледәге музеена Хәния Фәрхинең курчагын алып кайтканнар
"Татар-информ" архивы

Хәния Фәрхинең Тәтешледәге яңа музеена җырчының курчагын алып кайтканнар. Бу хакта җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина хәбәр итә.

«Кояшым кайтты. Рәхмәт, Алсуым, куз нурым! Алып кайтарып җиткердегез. Бу көннән башлап йөрәк парәм белән без икәүләп каршылыйбыз кунакларны аның музеенда. Бүген кунаклар бик күп булды. Курчак шул кадәр охшаган. Кемнәргә ошамый, монда язмагыз, үзегез белән үзегез генә сөйләшеп утырыгыз», — дип яза ул.

Гаиләсе белән кызы Алсу һәм сеңлесе Фирүзә «Хәния Фәрхи»не нәкъ урталарына алып фотога төшкәннәр.

Курчакны Чаллының «Алина» курчак театры Хәния Фәрхинең 55 яшьлек юбилеена бүләк иткән булган.

«Бик сөенеп кабул иткән иде бу курчакны. Әллә ярамаган эш булды микән? Исән кешегә шундый курчак ясап бүләк итү ярадымы икән», — дип язганнар.

Фирүзә Ибәтуллина теләсә-нәрсә язмаска кушса да, кайберәүләр курчакның һич кенә дә Хәниягә охшамавын әйтми түзә алмаган.

«Гел дә Хәния түгел, бигрәк ямьсез курчак. Безнең Хәния бик матур иде, рухын рәнҗетмәгез бу нәрсә белән»;

«Ниләр генә уйлап тапмыйлар, бу нәрсә инде? Хәниянең рухын тынычлыкта калдырыгыз»;

«Бер генә көндә тынычлыкта ятмый инде. Аңа хәзер догадан башка нәрсә кирәк түгел», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100