Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәтеш районында яшәүче хатын яңа туган баласын тирескә күмеп куйган

Сукбай этләр бала мәете кисәкләрен авыл буйлап тараткан.

news_top_970_100
Тәтеш районында яшәүче хатын яңа туган баласын тирескә күмеп куйган
https://pixabay.com/

22 февральдә Тәтеш районының Кече Шәмәк авылында яңа туган сабый җәсәде табылган. Тикшерү органнары «яңа туган баланы анасы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бала җәсәден якында гына яшәүче полиция хезмәткәре тапкан. Тикшерү эшләре барышында баланың анасын ачыклаганнар. Ул — 25 яшьлек хатын, биредә яши.

Хатын сүзләренчә, ул 2019 елның декабрендә 7 айлык бала тудыра, ир бала үле килеш туа. Ана кеше нарасыйны авылда күмеп куя. Хатын йөкле вакытында медицина учреждениесенә бармый, хисапка басмый.

Баланың ни сәбәпле үлгәнен тикшерүчеләр ачыклый. Судмедэкспертиза, генетик һәм психология-психиатрия тикшерүләре билгеләнгән. Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

«Татарстан 24» телеканалы әлеге коточкыч вакыйга турында сюжет күрсәтте. Хатын баланы өйдә тапкан, үле туган сабыйны урамга алып чыгып, тирескә күмеп куйганын үзе сөйләгән. Бала мәетен бер айдан соң гына сукбай этләр авыл буйлап тараткан.

Авыл халкы сүзләренчә, соңгы вакытта бу хатын өйдән чыгып йөрмәгән, аның йөкле булуын кешеләр белмәгән.

Экспертлар бала үле туганмы, әллә аны анасы тереләй күмеп куйганмы икәнен ачыклаячак. Әгәр хатынның гаебе исбатланса, аны 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100