Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төтенгә буылып үлгәннәрдер». Башкортстанда күп балалы хатын һәм аның ике улы һәлак

31 һәм 35 яшьлек ике ир-ат әниләре белән бергә яшәгән.

news_top_970_100
«Төтенгә буылып үлгәннәрдер». Башкортстанда күп балалы хатын һәм аның ике улы һәлак
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

8 декабрьдә Башкортстанның Баймак районында коточкыч янгын була. Ишморза авылы советы рәисе Крестьян урамында бер йорт януын күреп ала. Ул коткаручыларга хәбәр итә. Янгында өч кеше һәлак була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе белешмәсе буенча, 56 яшьлек хатын, аның 31 һәм 35 яшьлек ике улы янып үлә.

«Янгында бер гаилә үлеп бетте: ике олы ир-ат һәм аларның анасы. Алар бернинди хисапта да тормый, кайчакта алкоголь кулланалар иде. Бәлки бу юлы да… Әтиләре инде күптән алар белән яшәми дип беләм. Алар төтенгә буылып үлгәндер инде, өйдән чыга алмаганнардыр. Ир-атлар вахта ысулы белән эшли иде, әниләре белән бергә яшәделәр. Аларның аерым гаиләләре булмаган бугай. Мәрхүмә хатынның тагын бер улы бар — соңгы вакытта ул малай әбисендә яши иде», — дип сөйләгән районда гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре секторы җитәкчесе Юмабай Ягъфәров.

Янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар.

Сентябрьдә бу өйгә янгын турында хәбәр итә торган җайланма куйганнар. Фаҗига сәбәпләрен белгечләр ачыклый, диелә бу хәбәрдә.

Янгын сәбәпләрен бегечләр ачыклый. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100