Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төтен исе һәм томан» — Татарстан халкы һавадагы куе төтеннән һәм истән зарлана

Белгечләр бу күренешне атмосфера катламындагы үзгәрешләр белән аңлата.

news_top_970_100
«Төтен исе һәм томан» — Татарстан халкы һавадагы куе төтеннән һәм истән зарлана
Солтан Исхаков

Түбән Камада яшәүчеләр шәһәр өстен куе төтен басудан һәм төтен исе таралудан зарлана. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Кемдер моның сәбәбен сәнәгать зонасыннан пычрак матдәләр таралу белән, башкалар Якутиядәге урман янгыннары белән бәйли.

Кама елгасы өстендә аксыл элпә тора. Красный Ключ бистәсе кешеләре шуны фотога төшергән. 

Росприроднадзор белгечләре Якутия янгыннарыннан төтен килүен кире кага, ерак, дип аңлаталар. Мордовия һәм Түбән Новогород өлкәсендәге урман янгыннары булуы ихтимал, диелә.

Белгечләр сүзләренчә, атмосфера катламнарында тузан бөртекләре җыелган. Эссе һава торышы һәм явым-төшем булмау аңа таралырга бирми. Алар даими рәвештә мониторинг ясап, һавада пычрак матдәләр күләмен тикшереп тора. Андый матдәләр нормадан арту теркәлмәгән.

Казан халкы да шәһәр өстендәге куе төтенгә, төтен исенә зарлана. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итә.

Казан федераль университеты галимнәре моның сәбәбен аңлата. «Атмосфераның Җир янындагы катламында хәзер инверсия (атмосфераның бер катламында һава температурасы гадәттәгечә кимү урынына, киресенчә, күтәрелә). Менә шул күренеш „тоткарлау катламы“ барлыкка китерә, атмосферадагы катнашмалар таралуга каршылык тудыра» — ди белгеч.

Чаллы өстендә инде берничә көн сәер аксыл төтен тора, күк йөзен каплады, дип яза «Челнинские известия». 

Социаль челтәрләр кулланучылар Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләре күгендә куе төтен булуы турында зарланып яза. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы шул хакта аңлатма бирде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«11 августтан 13 августка кадәр министрлыкның автомат станцияләре тарафыннан атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр (СО, СО2) микъдарының артуы, республика территориясендә куе төтен булуы теркәлмәде», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100