Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төссез агулы гөмбә (белая поганка), галерина токсины пешергәндә бетәме?

Сорауга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы, Казан шәһәре 7нче хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина җавап бирә:

news_top_970_100
Төссез агулы гөмбә (белая поганка), галерина токсины пешергәндә бетәме?

- Безгә пациентлар гөмбә сезоны вакытында гына түгел, ел әйләнәсе мөрәҗәгать итә. Ник дигәндә, кеше бүген җыйган гөмбә белән генә түгел, маринадланган, тозланган гөмбә белән теләсә кайсы ел фасылында агуланырга мөмкин. Әйтик, төссез агулы гөмбә (белая поганка), галерина токсиннары эшкәртүгә бирешми, дөресрәге алар югары температурага да бирешми. Әгәр ашарга яраклы гөмбәләр белән бергә шушы гөмбәләр дә консервланган, маринадланган яки туңдырылган икән, свежий гөмбә белән агуланган кебек үк агуланырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100