Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төсле ләвәштән шаурма рецепты

Эчлекне алдан әзерләп куйсак, эш бик җайлы барачак.

news_top_970_100
Төсле ләвәштән шаурма рецепты
Гөлүзә Василова

Ризыкның төп нигезе ләвәш, әмма аны дөрес сайлау зарур. Бу юлы «ассорти» ләвәшен кулланырга тәкъдим итәм, алар зурлыгы буенча нәкъ бер шаурмалык, ертылмый, яхшы төрелә.

Эчлек өчен тавык түше яки күркә түше (гөмбә дә өстәргә мөмкин), кәбестә, кишер, суган, кыяр, помидор, кетчуп, майонез, каты сыр, горчица кирәк булачак.

Эчлекне алдан әзерләп куйсак, эш бик җайлы барачак. Нинди яшелчәләрне күбрәк яратасыз шуңа өстенлек бирә аласыз, мөгаен, ир-атлар итне күбрәк салган очракта каршы килмәс. Ә барысын да тигез пропорциядә салсак, шаурма һичшиксез тәмле булачак.

Ак яки шәмәхә кәбестәне махсус пычак белән юка итеп турарга, кишерне угычтан уарга, тоз, шикәр комы сибеп кул белән суын чыгарганчы уарга, бераз аш серкәсе салып болгатырга һәм өстен каплап куярга. Шулай ук ак яки шәмәхә суганның бер төрен яки икесен дә ярымбоҗралап турарга, бераз тоз һәм шикәр комы уксус салып өстен ябып куярга. Помидорларны шакмаклап турарга, кыярларны юка һәм озынча итеп турарга, каты сырны эре угычтан юарга, һәрберсен аерым савытларга салырга. Табага аз гына үсемлек мае салып итне кыздырырга һәм өстен каплап акрын утта 20 минут пешерергә, шампиньонны кыздырырга.

Ләвәш җәймәсенең бөен өслегенә горчица, кетчуп сыларга, ит һәм гөмбә салырга, өстенә кәбестә, суган, кыяр, помидор, майонез, сыр һәм җайлап кына бер әйләндерергә дә кырыйларын бөгәргә һәм төреп бетерергә.

Табага бик аз гына үсемлек мае салып, шаурманың як-якларын кыздырып алырга, шулай эшләгән очракта, шаурма таралмаячак, эчендәге сыры да эрегәч ул тагын да тәмлерәк булачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100