Төшкә үлгән кешеләр еш керсә нишләргә?
Сорауга “Болгар радиосы”ның “Хак дин” тапшыруынңа ТР Диния Нәзарәтенең “Хәләл” комитеты җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин җавап бирде.
- Әгәр үлгән кешеләр төшкә еш керә икән, бу вакытта әрвахларга Коръән укырга, дога кылырга кирәк. Аеруча да җомга көнне вафат булган якыннарыгыз рухына багышлап, “Ясин”, “Әлхәм”, сүрәсе укылса, алар бик шатланыр.