Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төшкә бик еш керә башлады…»: Алсу Фазлыева мәрхүм әтисенең машинасын саткан

«Әти машинасының тик торганына уфтана кебек», — дип яза җырчы.

news_top_970_100
«Төшкә бик еш керә башлады…»: Алсу Фазлыева мәрхүм әтисенең машинасын саткан
Салават Камалетдинов

Алсу Фазлыеваның мәрхүм әтисе «Камаз» машинасында эшли иде. Шул машинаны, әтисенең вафатыннан соң бер ел үткәч, сатып җибәргәннәр. «Соңгы арада күбебезнең төшенә машинасы белән эштән кайткан кебек керә башлады. Әйтерсең лә, эшләп торган машинаның ел буе тик торганын уфтана. Исән чагында әти үзе ерак юллардан кайтып кермәде. Эш белән кайнап, эшнең тәмен белеп, бик яратып эшли иде. Сораучылар булгач, озак уйлаганнан соң, машинасын кулланылышка сатып җибәрдек», — дигән Алсу Фазлыева. Инстаграмга йөк машинасын алып киткәннәрен куйган.

«Бу „Камаз“ киткәндә күңел әрнеде, гүя әти дә аның белән еракка киткән кебек булды. Ләкин әти сөенеп ятадыр дип уйлыйм. Әлеге машинада эшләүчеләр исән-сау йөрсеннәр, юлда ватылмасыннар, шатланып эшләргә язсын», — дип язган җырчы.

Видеоны карагач, инстадусларының күңеле тулган. «Алсу, сезнең хәлне үзе башыннан кичергәннәр генә аңлый. Бик дөрес эшләгәнсез», «Рүзәл үзе эшләр дип уйлаган идем. Машина эшләргә тиеш, армый-талмый хезмәт итсен яңа хуҗаларына», «Их, моңсу булып китте. Киткәннәрне кире кайтарып булмый шул. „Камаз»ы озын, бик оста машина йөртүче булган инде», — дип язганнар.

«Шушы „Камаз“ белән Фидаил абый авыл халкына бәяләп бетергесез игелек китерде. Кайларга барса да, буш кайтмады. Тирә-юньдә аны белмәгән кеше юк иде. Искиткеч тырыш, максатына ирешүчән, кеше арасында абруйлы булды. Балаларын да шулай тәрбияләде. Рәхмәт барысы өчен дә, урының оҗмахта булсын», — дип җылы комментарий калдырган бер авылдашы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100