Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Түшәм ишелгән» - Ике сабый һәм аларның анасы янып үлгән, дүрт бала ятим калган

Алты бала яши торган өйдә 11 яшьлек малай мичкә ягарга маташканда фаҗига була.

news_top_970_100
«Түшәм ишелгән» - Ике сабый һәм аларның анасы янып үлгән, дүрт бала ятим калган
https://nsk.sledcom.ru

13 мартта кичке сигезләр тирәсендә Новосибирск өлкәсенең Сузуновский районындагы Бобровка авылында күп балалы гаилә яши торган йортта янгын була. Фаҗигадә ике бала, аларның анасы үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Кич белән 35 яшьлек хатын һәм аның дүрт баласы — 4, 7 һәм 11 яшьлек малайлар, 2 яшьлек кыз — өйдә була. Хатынның тагын ике баласы әбиләренә кунакка киткән», — дип сөйли авылдашлары.

Фаҗига булган гаилә турында күршеләре яхшы сүз әйтә алмый. Алты бала анасы салгалап йөри, беркайда да эшләми. Махсус хезмәтләр ни караганы да билгесез, диләр.

«Балаларның атасын да белмибез. Аның биредә күренгәне дә юк», — дип уфтана авылдашлар.

Якынча версия буенча, янгын балалар саксызлыгы аркасында килеп чыккан булуы ихтимал. «11 яшьлек малай мичкә якмакчы булган, ләкин шул чакта янгын килеп чыккан. Ул өйдән 4 яшьлек энесен алып чыгарга өлгергән, ләкин калганнарын коткара алмаганнар», — дип хәбәр иткәннәр Россия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.

Шулай итеп 2 яшьлек кыз, 7 яшьлек малай һәм аларның анасы һәлак була.

«Алар өстенә түшәм ишелеп төшкән, котылу ихтималы булмаган инде», — ди күрешләре.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан, фаҗига сәбәпләрен белгечләр ачыклый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100