Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәртипсез баланы гафу үтендергән өчен, укытучыдан зарланып полиция чакырганнар

Хулиган малайның анасы үзе дә авыл мәктәбендә эшли һәм улының гаебе юк дип санаган.

news_top_970_100
Тәртипсез баланы гафу үтендергән өчен, укытучыдан зарланып полиция чакырганнар
https://pixabay.com

Новосибирск өлкәсенең Болотнинский районындагы бер авыл мәктәбендә укытучыдан зарланып, полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Өченче сыйныфта укучы малайның әти-әнисе укытучыны гаепли. Бу гаилә сүзләренчә, укытучы аларның улын гаепсез килеш гафу үтендергән. Алар педагогик булмаган тәрбия ысулларына шикаять белдереп, полициягә барган. «Комсомольская правда» шул хакта яза.

Саша белән Костя исемле ике сыйныфташны тыныч балалар дип булмый. Алар гел сугышып тора. Чираттагы низагтан соң, аларны директор кабинетына чакыралар. Балалар тәнәфестә Алеша исемле сыйныфташларын кыйнауларын сөйләп бирә.

«Башта Костяны һәм аның әти-әнисен әңгәмәгә чакырдылар. Костя кыйнавын үзе әйтте, Сашаның котыртуы турында сөйләде. Кабинетка Сашаны чакырттылар. Ул да гаебен таныды», — дип сөйли мәктәп укытучысы.

Укытучылар Саша белән Костяны сыйныфташлары алдында Алешадан гафу үтендерә, «башка алай эшләмибез», дип әйттерәләр.

«Бу беренче генә очрак түгел бит. Бу малайлар Алешаны моңа кадәр дә җәберләде. Алешага тимәсеннәр өчен, сыйныф җитәкчесе берничә тапкыр баланы өенә кадәр озата барды. Алеша — тыныч бала, каршы тора алмый, үпкәләп елый, аны йомшак булган өчен җәберлиләр», — дип сөйли укытучы.

Хулиганнар гафу үтенә һәм өйгә кайтып әти-әниләренә сөйлиләр. Икенче көнне иртән мәктәпкә Сашаның әтисе килә. Күп балалы һәм беркайда эшләми торган әти кеше укытучыларга сүгенә. Сашаның анасы Анна шушы ук мәктәптә башлангыч сыйныфта укытучы булып эшли, Ул Сашаны гафу үтендергән укытучыдан зарланып, полициягә гариза яза.

«Минем улым беркемне кыйнамаган. Бу беренче конфликт түгел инде. Тикшергәннән соң, минем балам гаепсез булуы ачыкланды. Мин социаль педагогның ялган гаепләү өчен гафу үтенүен теләгән идем», — дип сөйли Анна.

Шуннан соң мәктәпкә хокук саклаучылар килә. «Полиция хезмәткәрләре барысын да сораштырды, күзәтү камерасы язмаларын карадылар. Язмада Сашаның Алешаны җәберләве күренә, ул Алешага бармак белән төртә, Костя типкәли. Зыян күрүче як полициягә гариза язган гаилә түгел, кыйналган бала дигән фикергә килделәр», — дип сөйли укытучы.

Алешаның әти-әнисе улларын кызгансалар да, полициягә бармый. Мөгаен, бала авылда әбисе белән, ә әти-әнисе Новосибирск шәһәрендә яшәгәнгәдер, дип яза «КП» хәбәрчесе. Барлык низагларны да сыйныф җитәкчесе хәл итә икән.

Хәзер балалар үзара татулашкан инде, сугышмыйлар да. Сашаның анасы полициягә гаризаны кызулык белән генә язуын әйтә.

«Ул чакта психландым инде. Тыныч кына хәл итеп тә була иде. Мәктәбебез яхшы, балалар да. Алар йөз тапкыр талаша, аннары дуслашалар», — ди ул.

Ләкин укытучыларда үпкәләү калган. «Әйбәт түгел инде. Әлбәттә, без Сашаның әти-әнисен барысын да аңлагандыр, башка дәгъва юктыр дип өметләнәбез», — ди укытучылар. 

Полиция дә тикшерү эшләрен тәмамлаган, хулиганнар белән профилактик әңгәмә уздырганнар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100