Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тәртип» радиосын халыкка кабат кайтарган өчен Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт»

Татарстанга «Тәртип» кайтты! 14 август көнне Казанда 93.1 FM дулкынында «Тәртип» радиосы тапшыруларын тыңларга мөмкин. Радио масштабларын киңәйтеп кайта — 28 августта 90.2 FM дулкыннарында «Тәртип”не Чаллыда да тыңларга мөмкин.

news_top_970_100
«Тәртип» радиосын халыкка кабат кайтарган өчен Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт»
Солтан Исхаков

Яңа радионың оештыручысы — «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, радио редакциясе Декабристлар урамы, 2 йортта, «Татмедиа» АҖ бинасында булачак. Радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева «Татар-информ» агентлыгына «Тәртип»нең тарихы һәм радионы кабат тергезүгә ярдәм иткән кешеләр, аның яңа концепциясе турында сөйләде.

Ризәлә, «Тәртип» радиосы эшли башлаганда нинди максатларны тормышка ашырырга кирәк дип уйлаган идегез?

«Тәртип» радиосы 2008 елда ике ай тест режимында эшләде, ул вакытта мине чакырганнар иде инде, ул чакта мин анда бармадым. Ике ай гына эшләгәч, радио сүнеп калды. Ә 2014 елда чын-чынлап FМ ешлыкта эшли башлады.

Безнең максат — үткәннең яхшысын бүгенгегә кайтару. Мин максатка 100 процент ирештек дип саныйм, чөнки бөтен кеше ябырылып «Тәртип»не тыңлады. Без максатка ирешкән икәнебезне ФМ ешлыкны югалтканда белдек. Халык, үзенең газиз баласыннан аерылган шикелле, күз яшьләре белән елап, безгә ярдәмгә омтылды. Эшкә килгәндә ишек төбендә кешеләр басып тора иде, кая имза җыярга кирәк, дип. Хәтта япь-яшь егетләр, үзләре безгә дә әйтмәгән килеш, төрле кушымталар ясап, радионы теләсә кайсы телефоннан тыңлап йөрерлек иттеләр. Димәк, кирәк эш эшләгәнбез.

Ә ни сәбәпле шулай дип уйлыйсыз? Ул вакытта да радиолар бар иде, ретрога, классикага нигә шулкадәр сусау булды икән? Теләгән кеше бит ул җырларны Интернеттан да таба алгандыр.

Алгандыр. Русча әйтәләр бит «доступность» дип. Радио бит ул беркемгә дә комачауламый, теләсә кайда тыңлап була. Аның плейлистлары шулай итеп көйләнгән иде — бишеккә салып тибрәткән шикелле генә.

Безнең яшьләр радиосы бар, урта буын өчен бар. Үзләре исән-сау була торып та, җырларын ишетә алмыйча тилмереп яшәгән бер бөтен буын төшеп калган иде. Флера апа Сөләйманова: “Без хәзер чакырган җиргә баручы булып эшлибез», - ди иде. Чакырсалар баралар концертларга, чакырмасалар — юк. Нәкъ шул буынны — 1990 елга кадәргене һәм бүгенгенең әйбәтен кушып бирдек. Кеше менә шул җырларга сусаган булып чыкты.

Акыл өйрәтмичә генә әдәп-әхлак, тәрбияне сеңдерү дигән әйбер «Тәртип»нең максаты иде. Кеше акыл өйрәткәнне яратмый. Ә монда — кемнеңдер авызыннан әйтелгән канатлы сүз, әйтик, мәкаль яки цитата — Туфан абый Миңнуллинның, Фәнис абый Яруллинның сүзләре. Тыңлаучыларның меңнән берсенең генә булса да тиешле вакытында күңел халәтенә туры килеп, туры юлга борып җибәрә торган җөмлә. «Гыйбрәтле гыйбарәләр» дип атадык без аларны.

Ә нишләп «Тәртип»? Кем уйлап тапты моны?

«Тәртип»не мин беренче уйлап табучытүгел. Нәкъ менә кешенең күңелендә, рухи дөньясында тәртип урнаштыру дип аңлыйм. Ул бәлки күпмедер дәрәҗәдә татар җырчылары арасында да тәртип салу нияте белән тотынган эш булгандыр. Минем күңелдәге максат ул, гомумән, татар дөньясында тәртип салу.

Ә «Болгар» радиосы эчендә тапшырулар булып эшләүне ничек бәялисез?

«Болгар» радиосында башта 3 сәгать вакыт биргәннәр иде. Радио-телевидениедә эшләгән кешеләр белә эфир вакытының кадерен, аның 3 сәгате дә бик күп. Ә 6 сәгать радионың өчтән бере дигән сүз. 24 сәгать эшләгәндәгечә бөтен әйберне җиткереп бетереп булмаса да, сакланып калу һәм «Тәртип» бар икәнен җиткерү өчен бик зур мөмкинлек булды.

«Тәртип” FM ешлыкта булганда безне Казан, якын-тирә районнар гына тыңлый иде. «Болгар» радиосы аша Татарстанның бөтен почмагына барып җиттек.

Һәм инде сез көткән яңалык…

Яңалык… Беләсезме, кеше яхшы хәбәрләрсез озак яшәгәннән соң, шуңа ияләнә. Әле авыз тутырып әйтергә дә курка торган яңалык. Аллаһның биргәненә шөкер.

Безнең Президентка бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Мин гап-гади авыл баласы, артымда торган кешем дә, этеп-төртеп йөрүчем дә юк. Ләкин кешелеклелек сыйфатларына игътибар ителә һәм аның эшләгәнен күрәләр. Озын-озаграк юл белән килү булса да, тырыша торгач, синең эшләгәнеңне күрәләр, яшел утны яндырып, рәхим ит дияләр икән, бу — бик зур уңыш.

«Тәртип»кә аерым ешлыкка яңадан кайтып эшләү мөмкинлеге бирә безнең Президентыбыз. Рөстәм Нургалиевичка чиксез рәхмәтле мин. Фәләнчә меңләгән халык арасында идеясе булганнар, аның белән сөйләшәсе килгәннәр дә күптер, ләкин ул мине, гап-гади бер кешене кабул итте. Уртага салып сөйләшкәннән соң, үзгәрешләр башланды. «Болгар» радиосында тапшырулар өч сәгатьтән алты сәгатькә озайтылды, финанс мәсьәләләре хәл ителде.

Бу Президентның миңа гына түгел, ә халыкка бик зур бүләге. FM ешлыкта «Әссәламәгаләйкүм, сез „Тәртип“ халык радиосын тыңлыйсыз», - дип авыз тутырып әйтү мөмкинлеген бирде безгә Президентыбыз. Аллаһның мең рәхмәте яусын аңа. Бу әллә ничә мәчет салдырганнан да болайрак, беләсезме.

Яңа концепциядә нинди яңалыклар көтелә?

«Болгар» радиосында эшләгәнгә дә дүрт ел булган, үзгәреш булмыйча кала алмый. «Тәртип” башка радиоларга да үтеп керде. Яхшыга омтылу - әйбәт әйбер. Хәзер күп җирдә элекке «Тәртип»тәге әйберләр булганлыктан, бераз гына үзгәрергә туры киләчәк.

«Тәртип» бүтән форматта эшли дигән сүз түгел, нигезен саклап калачак. Аның девизы да «үткән белән көткән арасында күпер салу» дип атала. Үткәннең әйбәтен, бераз югалыбрак торган чордан өстерәп алып, киләчәккә, яшьләргә җиткерү һәм бүгенгенең дә өметлесен күрсәтү.

Пластинкадагы җырлар гына яңгырый дип уйлый күрмәсеннәр, андый нәрсә булмаячак. Максат шундый — хәтта татарча белмәгән татарлар да яратып тыңлый алырлык радио эшлисе килә. Аллаһ Тәгаләнең, Президентыбызның ярдәме белән без бу эшне эшләрбез дип ышанам, Аллаһ боерса.

Радио кайда урнашачак һәм кемнәр эшләячәк, аларны күзаллыйсызмы?

Без «Татмедиа» бинасында утырачакбыз, Аллаһ боерса. Безгә монда бик ошый. Бу тулысынча дәүләт карамагындагы радио була инде, ышанычлы дип әйтәсем килә. Мин үзем ышанам. Халык та ышаныр һәм безнең белән бергә булыр, тыңлаучыларны кире җыеп алырбыз дип уйлыйм.

Элек безнең штатта өч кеше иде, мин, Ләйлә Ялалова, яңалыкларда Райнур Шакиров, калганнары штаттан тыш килеп тапшырулар яздыручылар. Монда кешеләр күбрәк булыр дип ышанам. Тулы канлы булып эшләргә кирәк. Безгә ышаныч күрсәтеп ешлык биргәннәр икән, аны акларга да кирәк бит. Көчле команда белән эшләрбез дип ышанам, Аллаһ боерса.

Мин алдан сөйләргә ярата торган кеше түгел, тапшыруларны тыңлаучылар үзләре бәяләр. Бер генә тапшыру хакында әйтәм. Эльза Нәби дигән бик талантлы бер кызыбыз бар безнең, аны сәяхәтче буларак та, укытучы буларак та беләбез. Аның белән без бала тәрбиясе хакында татарча белмәгән татарлар да тыңларлык тапшыру эшләргә җыенабыз.

Студентлар өчен дә тапшырулар булачак, ул әле безнең кагылмаган өлкә. Әдәп-әхлак, тәрбия генә түгел, милли мәгариф дигән әйбергә дә кагылачакбыз.

Нинди җырлар кабул ителәчәк, хәзерге эстрада җырчыларыныкы куелачакмы ротациягә, әйтик?

«Тәртип» форматына ротация дигән әйбер кермәгән. Ротация дип аталмаган, җырларны кую тәртибе бар.

Хәзерге җырларның да яхшылары куелачак. Өметле, әйбәт җырчылар бик күп бит ул.

Җырчыларны бик хөрмәт итәм, бөтен кеше җырласын. Ләкин, Салават абый әйтмешли, аның артык талантлы булмаганы бәреп үтеп керә торган була. Ә менә талантлырак булып та, финанс мәсьәләсе кыенрак булу аркасында, яки үзенең сәләтле икәнен дә белмичә, җырларын кешегә күрсәтергә оялып йөргән талантлы кешеләр дә күп. Шундыйлар башкарган яхшы сыйфатлы җырлар да булачак.

Җырлар ничек сайлап алыначак, худсовет булыр дип күзаллыйсызмы?

Худсовет - ул кирәк әйбер. Әгәр радио эчендә дөрес команда җыелган булса, читтән килгән худсоветның кирәк булмавы да мөмкин. Тәҗрибә аркылы барыбер тоемлыйсың инде, сизәсең.

Бер нәрсә йөрәккә тия. Җырчы җырласын ул. Автор-башкаручыларга кагылмыйм, аларны ничек бар, шулай кабул итәбез. Ләкин хәзер җырчылар үзләре сүз яза, үзләре көй яза, үзләре җырлыйлар. Әздән генә экономия ясап, күпне югалту дип аңлыйм мин моны. Аранжировкаларын ясатырга, яздырырга күпме акча түгә, ә тыңларлык мәгънә юк. Минем җырчыларга бер үтенечем бар: безнең ачып та каралмаган шигырь китаплары шулкадәр күп. Элекке шагыйрьләрне ал да укы гына. Хәзерге заманның да талантлы шагыйрьләре бик күп, аларныкын да укысыннар.

Җырчылар бит депутатларга караганда да күбрәк халык белән очраша. Укысыннар иде, белемле, зыялы булсыннар иде. Кешегә әйтер фикерен формалаштырганда җөмлә саен төртелеп тормаслар иде.

Җырчы бит ул илче кебек. Илһам абый Шакировны гына ал, мәрхүм, сүзем дога булып барсын, ул бит җырчы гына түгел, чын-чын философ. Ул бөтен нәрсәне белә. Шул очракта гына җырчы кешене тәрбияли ала дип саныйм. Кая барсалар да, татар халкы шундый-мондый дип ояла торган булмасын иде.

Бу һәммәбезгә кагыла. Журналистларга да. Радио, телевидениедә эшләүне дә, журналист, җырчы булуны да миссия итеп кабул итәргә кирәк. Кызыгып, ах, болар урынында булсаң иде дигән кешеләр күп, ә Аллаһ Тәгалә никтер нәкъ сине сайлап куйган шул урынга. Димәк, синең өстеңдә җаваплылык та бик күп дигән сүз. Син Аллаһ Тәгалә каршында шушы эшләрең өчен җавап бирәсең. Сиңа талантын да, төс-кыяфәтен дә, мөмкинлеген дә күбрәк биргән икән, синнән сорау да күбрәк. Шуны аңлап, дөрес итеп хезмәт итәргә кирәк.

Хәзер вазгыять күпмедер үзгәрде, «Китап» радиосы барлыкка килде. Тыңлаучылар бер үк, концепцияләр кисешмәсен өчен нишләргә?

Һәрберсенең үз тыңлаучысы булыр инде ул, бераз күчеп тыңлаучысы да булыр. Бер-береңне аңлап эшләргә, кыйблаңны дөрес итеп билгеләргә кирәк.

Карап торышка гына радио сөйләп утыра. Аны ачып сөйләп бетереп булмый, аны тоярга кирәк. Машинада йөргән кешеләр газга басканда тоярга кирәк дип әйтәләр бит, нәкъ шуның шикелле инде ул радионың да закончалыклары, тоемлап эшләргә кирәк.

Әйбәт эшләрбез дип уйлыйм, көрәш мәйданына чыккан кебек чыкмыйбыз. Дус-тату булып, бер-беребезне хөрмәт итеп, бер-беребезне кабатламыйча эшләрбез.

Радиолар күп булырга тиеш, сайласыннар. Конкуренциядән курка торган гадәт юк, ул бит үсеш дигән сүз. Берүзең генә булсаң, миннән дә матур кеше юк дип көзге каршында утырган кебек. Ә болай үзеңне тонуста тотасың, үсәсең.

Элеккеге «Тәртип» радиосында спорт яңалыклары бар иде, ул булырга тиешле шарт иде. Бу юлы андый шарт юк, белүемчә?

Спорт тапшырулары, һичшиксез, булачак, чөнки сәламәт яшәү рәвешен беркем дә кире какмады. Гимнастикаларыбыз шул килеш калачак — иртәнгесе дә, өлкәннәрнеке дә, офисныкы да. Дөрес, алар үзгәреш кичерер инде.

Тамашачыларга нәрсә теләр идегез?

Нигә шулкадәр энергиямне сарыф иттем, нигә шулкадәр тилмердем, саулык та бетә бит инде, дип уйлый торган сүзләрне юкка чыгара торган яхшы нәтиҗә бу. «Болгар»ларга, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовка да бик зур рәхмәт. Бик зур эш эшләделәр алар халык өчен.

Барыбызга да саулык-сәламәтлек телим. Бу пандемия туктап уйландыра торган, бик күп яхшы нәтиҗәләр дә чыгара торган әйбер булды. Беркемгә дә авырырга язмасын билгеле, ләкин туктап уйланып, дөрес кыйбланы барлап, алга атлар өчен бу да кирәк адәм баласына. Аллаһ Тәгалә тик торганда гына бөтен иле белән шушындый сынау алдына китереп бастырмый, димәк, кайдадыр ялгыш җибәргән булганбыз.

Һәм тагын бер кат чын күңелдән бик зур рәхмәт әйтәсем килә Президентыбызга. Әһә, бу тәлинкә тотып, ялагайланып утыра дигән сүз бар халыкта. Андый әйбер безнең холыкта юк, Аллага шөкер. Чын күңелдән, бөтен халык исеменнән Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт. Кешелекле булганы һәм, шушы эшнең кирәк икәнен аңлап, халыкка бүләк итеп, «Тәртип”не яңадан кайтарганы өчен.

Йөзләренә кызыллык китермәбез дип ышанам. Хәлдән килгәнчә, бөтен тәҗрибәне, бөтен мөмкинлекне кулланып, кеше дә, Президентыбыз да һәм Аллаһ Тәгалә дә бездән риза булырлык итеп эшли алсак иде дип телим. Бик зур рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100