Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тәртип"нең тапшырулары FMда яңгырый башлагач, Ризәлә Исмәгыйлева башына яулык япкан

"Тәртип"нең социаль челтәрләрдәге аудитория белән эшләү белгече Эльвина Нәҗипова Ризәлә Исмәгыйлеваның яулыктан йөрүгә күчүе белән кызыксынган.

news_top_970_100
"Тәртип"нең тапшырулары FMда яңгырый башлагач, Ризәлә Исмәгыйлева башына яулык япкан
Солтан Исхаков

…Болай да тыйнак Ризәлә Исмәгыйлеваны көн дә төрле-төрле матур яулыклардан күргәч, сорамый булдыра алмадым. 

— Әллә яулыкка күчтең инде, Ризәлә?

— Безнең халыкта «Вәгъдә — иман!» — дигән сүз бар, - ди ул елмаеп. 

— Сер булмаса, нинди вәгъдә?

— «Тәртип» тапшырулары тәүлек буе FМда яңгырый башласа, яулык ябам дигән идем.

— Бик зур җаваплылык түгелме бу?

— Әйе. Яулык бәйләп кенә түгел, уй-фикерләрең, яшәү рәвешең дә моңа туры килергә тиеш.

— Тулысынча Тәртип форматына күчәсең, димәк?

— Алла боерса, шулай булып чыга.

Кирәк бит! 20 елдан артык радиода эшләгән бу ханым әйткән сүзендә тора белүен тагын бер кат раслый, димәк!

2014 нче елдан Тәртип ачылу белән ул бар җанын-тәнен биреп әлеге эшкә алына. Тәртип ешлыксыз калгач та бирешми, 4 елга якын көндез Болгар радиосында, төннәрен үз өендә «Тәртибен» интернеттан алып бар. Бүгенге шатлыклы вакыйга — «Тәртип»радиосының халыкка кире әйләнеп кайтуы — беренчедән, илбашыбызның ярдәме булса, икенчедән, Ризәлә Исмәгыйлеваның үзенең дә, халыкның да өметен өзмичә алга баруының нәтиҗәсе! 

«Вәгъдә-иман!» — һәркемгә үрнәк булсын иде әлеге сүзләр! «Тәртиплеләрнең» алда да сынатмасына чын күңелдән ышанабыз! Тәртипле халык югалмый, татар Тәртипсез булалмый!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100