Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрмәдә утырган ир, ватсап аша китап язып, 72 мең доллар премия откан

Төрмәдә утырган ир, ватсап аша китап язып, 72 мең доллар премия откан

news_top_970_100
Төрмәдә утырган ир, ватсап аша китап язып, 72 мең доллар премия откан
Иранлы Бехруз Бучани инде берничә ел сак астында яши: Тын океандагы бер утрауда качак статусында көн күрә. Шушы көннәрдә Бехруз WhatsApp мессенджеры аша язган китабы өчен Австралиянең иң дәрәҗәле әдәби премиясенә лаек булган. Аның "Таулардан башка дуслар юк: "Манус" төрмәсеннән язмалар" (No Friend But the Mountains: Writing from Manus Prison) китабы Австралиянең Victorian Prize for Literature премиясендә 72 мең долларга ия булган.

Бучанига Австралиягә кайту тыелган, ул Папуа-Яңа Гвинеядә Манус утравында кала бирә. Бүләген алыр өчен аны Австралиягә кертмиләр.

Билгеле булганча, Австралия хакимияте илгә көймәләрдә керергә тырышучы мигрантларга каршы катгый сәясәт алып бара. Бучани шундый омтылучыларның берсе була. Андыйлар, качак статусына ия булуга карамастан, Австралиядә яшәргә хокуклы түгел. 

Бучани Ираннан журналист эшчәнлеге өчен качкан, аңа хакимият ау оештырган булган. "Мин Иранда төрмәгә утырырга теләмәдем, шуңа китеп бардым. Австралиягә килеп җитүгә, мине берничә елга төрмәгә утыртып куйдылар", - дип сөйләгән журналистларга Бучани.

"Ватсап - минем эш кабинетым"

Бучани турында Би-би-си агентлыгы язып чыккан. 

"Бер яктан, мин китабымның җәмәгатьчелек игътибарын качаклар проблемасына юнәлтә алуы белән бәхетле. Күпләр бу ситуация турында белде, бу яхшы хәл. Әмма икенче яктан, мин бәйрәм итә алмыйм, чөнки янымда тилмереп яшәүче дусларым бик күп", - дип сөйләгән язучы.

"Иң мөһиме - азат булу, бу утраудан китү һәм яңа тормыш башлау", - дип хыяллана Бучани.

Китабын ул фарсы телендә өч ел язган. Ватсапта язганнарын тәрҗемәче Өмид Тофигианга җибәреп барган.

"WhatsApp минем эш кабинетым булды. Әгәр мин кәгазьдә язсам, сакчылар язуларымны юк итәр иде. Алар атна саен безнең бүлмәләргә кереп, тентү уздыралар иде. Шуңа мин ватсапта язып, җибәреп бардым", - дип сөйләгән Бучани.

Бучани китабын укучылар качакларның проблемаларын аңлар дип өметләнә. "Без фәрештәләр дә, шайтаннар да түгел, без бер гаепсез кешеләр", - ди ул.

"Таулардан башка дуслар юк" китабыннан өзек

Көннәрем берничек тә планлаштырылмый.

Югалдым һәм кая барырга белмим.

Акылым һаман океан дулкыннарында тибрәлә.

Яңа тирәлектә тыныч уйлар эзлим.

Әмма төрмә тирәлеге көрәш мәйданына алып барган коридор кебек.

Җылы тир исе барысын да акылдан яздыра.

Мине Мануска җибәргәннәренә бер ай булды. Мин билгесез җиргә, пычрак һәм һавасыз төрмәгә ташланган бер ит кисәге генә. Мин йөзләре усаллык тимгелләре белән тулган кешеләр диңгезендә яшим. Атна саен бер-ике очкыч бирегә халык китерә. Берничә сәгатьтән аларны, сугымга алып барган сарыкларны кебек, төрмәгә ташлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100