Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрмәдән хат: «Әни, зинһар, кичер...» (Гөлнара Хәлимова)

Ана каргышы төшсә, гомер буе бәхет күрермен димә. Балачакта ук әни кешеләрнең нинди изге зат булуларын белеп, күреп үсәбез, юкса. Ләкин шул газиз кешеләрен кыерсыткан, яхшылыкларын аяк астына таптап гомер кичергәннәр дә юк түгел, адым саен андый вакыйгалар булып тора.

news_top_970_100

Бездән ерак түгел бер авылга дус кызыма кунакка кайтып йөри идем. Кичке клуб, аулак өйләр, уеннар... Кыскасы, күрше авыл яшьләре белән күңел ачып үстем мин. Шул иптәшемнең әбисе бар иде: күзе дә әйбәт күрми, колагы да ишетеп бетерми иде аның. Ләкин аның каравы, хәтере шәп иде Акъәбинең! Янына килеп утырганыңны сизсә, шундук авыл кешеләре турында бәйнә-бәйнә сөйләргә тотына иде. Ә мин бит күрше авыл кызы, аларда яшәгән тракторчы Салихны да, сыер савучы Хәлимәне дә белмим. Әбекәй үпкәләмәсенгә тыңларга туры килә иде.

Шулай берсендә чәйләп алгач, аның белән исәнләшим дип бүлмәсенә уздым, ул кытыршы куллары белән минем битләремә кагылды, кемлегемне анык таныгач кына, гадәте буенча, сөйләп китте:

Сеңлем, - дип башлый иде ул сүзен, ә иптәш кызыма «Балам» дип дәшә иде. – Ишеттеңме соң, кичә югары оч Нәгыймәләрнең йорты янды бит...

Мин, аның сөйләвен бүлдермим дип, иптәш кызыма карадым. Ул «син белмисең аларны» дигәндәй башын селкеде.

– Ишеттем шул, Шәмсия әби, бик кызганыч хәл, - дидем җавап итеп.

Үз өеңне үз кулларың белән шушылай тотып яндыр инде! Кит, - дип елый алмас хәлендә күз яшен сөртте әби. Мин һаман кичә ниләр булганын белмичә, аптыраган кыяфәттә утыра бирдем. Йорт янган, кемдер яндырган... Ничек инде? – дип, әбигә карадым. Ул миңа сөйләгәннәрне монда язып бетерергә сүзләрем җитмәс, шуңа кыскарак тотармын. Бары тик гыйбрәт өчен генә язам.

Үзенең йортын бер мизгел эчендә көлгә әйләндергән кеше Рөстәм ул. Утыз яшендә әти-әнисе итәге астында яшәгән, юньле-рәтле эше булмаган буйдак егет. Нигә буйдак икәне аңлашыла да, «Аның янына килерлек тә түгел, куркыныч бит ул!» - ди икән егет турында авыл кызлары. Ә башка авылларга ул бармый да, шешәсенә куанып диванында ятуын гына белә. Газиз балаларының мондый кыланмышына ана кеше дә түзә алмый, билгеле. «Улым, эшкә чыгып карыйсыңмы соң?» – дип тә сорый, туганнары аша шәһәрдә эш тә белешә – файдасыз, җавап итеп бары тик сүгенү, каргау сүзләре генә ява улыннан.

Әтисен әйтеп тә торасы юк, ул үз көенә генә яши, улының барлыгын белми дә. Әйтергә онытканмын, Рөстәмне Нәгыймә ире (ул вакытта сөйгән егете) армиядә булганда таба. Шуңа күрә әтисе Шамил аны үз баласыдай кабул итми, хезмәт итеп кайтканнан бирле, «Уйнаштан таптың!» - дип хатынын битәрли. Әгәр ул чакта әти-әниләре булмаса, яшьләр кавышмый да калырлар иде. Бәхетләренәдерме, ә бәлки бәхетсезлеккә, гаилә корып шушы улларын үстерәләр.

Рөстәмгә мондый дорфалык, битарафлык кемнән күчкәндер, ләкин аның кыланмышлары әти-әнисенекә бер дә охшамаган. Мәктәптә укыганда тәмәке тартырга өйрәнсә, шәһәрдә училищеда наркотик белән дуслаша. Хәзер инде пенсиягә алынган җиһазлар да тора-тора югала баралар. Янәшәдәге иптәшләренең йогынтысымы, иркә булып үсүеме, Рөстәмне тәмам «бәхетле» итә. Тели икән, әнисенә кул күтәрә, әтисен дөмбәсли, ә хәзер әнә... ата-анасы яшәгән йортка ут төрткән!

Юк, мондый хәл булмас, - дим Шәмсия әбине бүлдереп. – Андый гамәлгә барыр өчен шыр тиле, дөм надан булырга кирәк бит! Ышанмыйм.

Әбигә минем болай кабул итүем ошамыйча, ул сөйләвен дәвам итми.

– Мин ятып алыйм әле, сеңлем, - дип, юрганын эзләргә тотына.

Без, иптәш кызым белән залга кергәч, ул миңа үзе белгән кадәрен сөйләп бирә:

Нәгыймә апаларга кул күтәргәне өчен хәйран гына «эләкте» инде ул Рөстәмгә. Качып кайтты бит, кәбахәт! Башта кызларны көчләп утырып чыкты, хәзер йортка ут төрткәне өчен куркыныч яный үзенә. Үлгәнче шулай йөрер ул, - ди иптәшем.

Рөстәм турында сөйләшүебез шунда кадәр генә була. Иптәш кызым белән сирәк күрешкәч, ул ваемсыз егет турында сорарга оныта киләм. Аның турында гайбәт ишетелеп китсә дә, никтер Шәмсия әбинең сөйләгәненә сусыйм. Кабат күрешкәнче якынча бер ел узгач, мин кабат шул бәхетсез егет турында сүз башлыйм.

Йортлары янып, Нәгыймә белән Шамил бернәрсәсез калгач, аларга шәһәрдә яшәүче ерак туганнары ярдәмгә килә. Ир белән хатын башта шунда яши, аннары «бәхетләренә» Рөстәмнәре төрмәдән кайта. Фатир ишегеннән килеп кергән тәмам кыяфәтсез улларын күреп, ата-ана тагын куркуга кала. Бу бала инде нәрсә күрсәтер, дигәндәй каршы алалар алар Рөстәмне.

Ни гаҗәп, төрмәдән кайткан егет алар уйлаганча явыз ниятле булмый әле. Авылда Нәгыймәләр өчен салына башланган йортның түбәләре әзер булуга, шунда кайтып эшли Рөстәм. Җылы йортка өчәүләшеп яшәргә керәләр. Тормышлар җайланган кебек була да бит, ләкин Рөстәмнең «җеннәре» тагын барысын да харап итә. Тик торганнан йодрыклап әтисен кыйный башлый егет. Булмаган акчаларын таптырып, йорттагы диван, телевизорларны сатып көн күрә. Берәр айга шәһәргә китеп югала да, тагын пәйда була. Бу юлы инде ата-ананы саулыгы мактанырлык булмый, Нәгыймә намазга баса, ә Шамил таякка таяна. Авыру картларга авыл халкы һәм шәһәрдәге туганнары гына ярдәм итә.

Шәмсия әби, сукыр һәм чукрак булуына карамастан, бу гаилә турында барысын да ишетеп-белеп кенә тора. Өстәвенә, минем аның бүлмәсенә кергәнемне дә сизенеп, шул хакта сөйли башлый. Ул да мин яшь кешегә гыйбрәт булсын дип сөйлидер инде: «Юлыңда яхшы кешеләр генә очрасын», - диюе дә юкка түгелдер.

И сеңлем, Шамил югалды бит әле, диде ул бер килүемдә. – Нәрсә эзләп чыгып киткәндер инде.

Ничек инде югалды? - дим, әбинең нечкәреп беткән кулларын тотып.

Үлгән дигән шикләр бар... Мәетне таба алмыйлар бит әле.

Мин аның сүзләреннән имәнеп китә яздым. Хәер, безнең авылда да ниндидер ир-атны эзлиләр дигән сүз таралган иде таралуын, әмма Шамил абыйны дип башыма да китермәс идем.

Өйдән ерак китә торган гадәте дә юк үзенең, Нәгыймәсе дә берни аңламый, «абзарга гына чыгып киткән иде», - диюен генә белә. Бер атна эзлиләр инде, сеңлем, - ди әби.

Шамил абыйны, чыннан да, бер атнадан соң да таба алмыйлар. Ахыр чиктә башка чара калмагач, Нәгыймә түти авылга кайткан им-томчыга бара.

Исән дип әйтә алмыйм, ләкин ерак җирдән эзләп торасыгыз юк. Козгыннар җыелган җирдә булырга тиеш, - ди тегесе.

Ә бу авылда козгыннар югары очта – ферма тирәсенә генә җыела торган була. Көзге пычрак, сазлы җирдә авыл ирләре Шамилне эзләү миссиясен башлыйлар. Төнлә каравылга менгән ир ниндидер йомшак нәрсәгә басканын сизеп, куркыр-курыкмас җирне капшап карый – балчыкка кереп киткән куллары Шамилнең гәүдәсен таба. Ир чыннан да җан-тәслим кылган була инде...

Бу хәлләр авыл халкына яшен тизлегендәй барып ирешә, кешеләр урамга чыккан саен, Шамил белән Нәгыймә телдән төшми. Рөстәм ул вакытта чираттагы гамәле өчен төрмәдә була. Нәгыймә дә үзен белештерми, аяктан егыла. Ире вафатыннан соң, ул да озак яшәми.

Нәгыймә дөньядан китеп, ике көн узуга, төрмәдән хат килеп төшә. Почтальон әлеге хатның Нәгыймәгә адресланганын белгәч, куркып кала. Рөстәмнән килгән бу хатны беркемгә әйтмичә, зиратка – Нәгыймәнең кабере янына куя.

...Төрмәдән Рөстәм туган якларына качып та кайта алмый инде. Хат язуын исә дәвам итә. Нәгыймәнең каберендәге хатлар кышка кадәр саклана да, җил, кар белән эзсез югалалар. Ул хатларда Рөстәмнең әти-әнисеннән гафу соравы дип уйлый авыл халкы, хәзергәчә шуны сөйләшәләр. Ир-атлар Рөстәмнең «яхшы шешәдәш» булуын искә алса, авылның карт-корысы исә аның язмышы берәүгә дә язмасын дип намаз саен теләк телиләр.

Гомере буе анасына кул күтәреп, әтисен мәсхәрәләп яшәгән ир-атны мондый адымга нәрсә яки кем этәргән соң? Тиешле дәрәҗәдә бирелгән тәрбиянең уңышсыз нәтиҗәсеме бу? Әллә инде кешенең ялгышуы гынамы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100