Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрмәдән чыккан ир-ат ун яшьлек ике кызны көчләгән һәм буып үтергән

Балаларның мәетләрен ташландык йортта тапканнар.

news_top_970_100
Төрмәдән чыккан ир-ат ун яшьлек ике кызны көчләгән һәм буып үтергән
https://pixabay.com

Бүген Кузбасста мәктәптә укучы ике кыз баланы үтерү турында хәбәр таралды. Бу турыда РИА Новости яза.

Балаларны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган. Ул моңа кадәр хөкем ителгән 41 яшьлек ир-ат, Мыски шәһәрендә яши. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты хәбәр иткән.

6 сентябрьдә Киселевск шәһәрендә 10 яшьлек ике кыз бала югала. Алар иртән мәктәпкә китә һәм әйләнеп кайтмый. Полиция балаларның ориентировкасын тарата һәм кызларны эзли башлыйлар. Җинаять эше ачыла. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу эшне махсус контрольгә куярга куша.

Тоткарланган 41 яшьлек Виктор П. моңа кадәр сексуаль җинаятьләр өчен хөкем ителгән. Ул хәзер Кузбасста ике кызны көчләү һәм үтерүдә гаебен таныган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Виктор үтерү урынын оперативникларга үзе күрсәткән. Шунда кызларның мәетләре табылган.

Югалган кызлар дуслар була, алар бер сыйныфта укый. 6 сентябрьдә балаларны соңгы тапкыр супермаркетта күрәләр. Күзәтү камералары алар белән бергә 41 яшьлек Викторны да төшереп ала. Виктор кызларга тәм-томнар сатып ала, аннары алар өчесе бергә китеп баралар. Ир-ат һәм кызлар гаражлар артына кереп китә, диелә бу хәбәрдә.

РЕН ТВ каналы белешмәсе буенча, югалган кызларның анасы кич белән соң гына полициягә мөрәҗәгать итә. Икенче көнне көндезге берләр тирәсендә җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлыйлар. 

«Мин аларны сыйладым, алар көнбагыш сорады. Мин аларга газировка алдым, аннары алар тагын нидер алды. Шуларны бетон янына алып бардык. Кызлар биредә күгәрченнәр ашатты. Шуннан соң мин киттем, алар да өйләренә китте», — ди башта бу ир-ат.

Кызларның мәетләрен Киселевск шәһәрендә ташландык йортларның берсендә табалар, диелә хәбәрдә.

Мәрхүмә балаларның берсенең күршесе сүзләренчә, кыз гел үзенчә йөргән, бу кызның гаиләсе биредә дүрт ел яши. Аларның берничә баласы бар, әниләре эшләми. «Кыз гел үзенчә йөрде инде», — ди күрше хатын. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Җинаятьтә шикләнеп тоткарланган ир-ат 2009 елда педофилия өчен хөкем ителгән булган. 

Хәзер аны СИЗОга озатканнар. Ул кызларны башта көчләвен, аннары буып үтерүен әйткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100