Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрмәдә кәбен кою: ак күлмәк, матур теләкләр, кагор шәрабы

Гаилә кору өчен киртәләр юк, хәтта төрмәдә дә. Көтәр кешең, ризалашырдай сөйгән ярың булса, төрмәдә дә никах укытырга була. "Интертат" икенче номерлы төзәтү колониясендә утыручы ирнең кәбен коюында (венчание) катнашты. 

news_top_970_100
Төрмәдә кәбен кою: ак күлмәк, матур теләкләр, кагор шәрабы

Икенче төзәтү колониясе начальнигы урынбасары Андрей Митюшкин әйтүенчә, учреждениедә 16 күрешү бүлмәсе бар. Монда күрешү вакытының максималь срогы - 3 тәүлек. Без килгәндә кияү белән кәләш шул бүлмәдә иде.

Башта руханиның килгәнен психология кабинетында көттек. Монда ал төстәге стеналар, матур рәсемнәр эленгән, гөл чүлмәкләре, түгәрәк тирәли 9 кресло тезеп куелган. Хөкем ителгән кеше психологка проблемалары - мәсәлән, башка тоткыннар белән конфликтлары турында сөйли ала.

Кәбен кылу колония эчендәге чиркәүдә уза. Рухани килде. Валерий исемле рухани Тынычлык бистәсендәге “Храм Казанской Божьей матери”дан килгән, кәбен коюны беренче тапкыр башкаруы икән. Безнең арттан булачак ир белән хатын - кияү белән кәләш тә керде. Кәләш - 45 яшьлек Мария, кияү - 57 яшьлек Иван иде. Алар инде 20 ел элек танышканнар, гомер буе бергә булганнар, Нурлатта яшәгәннәр. “Без бер-беребезне гомер буе яраттык, мөнәсәбәтләребез ихлас булды”, - дип сөйләде Иван. Бер ел элек декабрьдә язылышкан булганнар, ә хәзер исә кәбен койдырырга булганнар.

Әлбәттә, безнең танышу тарихын да беләсебез килгән иде. Ләкин сакчылар, башка тоткыннар арасында басып торган кияү үзе хакында бик сөйләргә теләмәде. “Безнең танышу бик кызыклы булды. Мария бик яшь, самими иде. Бер районда яшәсәк тә, очраклы рәвештә таныштык. Таныштык та, гомер буена бергә булдык”, - диде ул. 

Барысы да гадәти кәбен коюдагы кебек үк: кәләш ак күлмәктән, башында чәчәкле яулык... Кияү генә хөкем ителүчеләр киемендә. Бәхетле елмаялар, кәләш оялып кына сөйләшә. Иренең: “Ничек сиңа чиркәү?” - дигән соравына: “Яхшы, әйбәт”, - диде елмаеп. Рухани икесенә дә шәм тоттырды. Шәм янып ага, тәрәзә артындагы алсу чәчәкләр җилгә чайкала торды, рухани “Господи помилуй” дип кабатлый-кабатлый, иелә-иелә кәбен коендыру сүзләрен укыды.

Чиркәүдә кәбен коендыруда рухани һәм кияү белән кәләштән башка ике хөкем ителүче дә бар иде. Алар руханига ярдәм итә, чиркәүдәге чисталыкны күзәтә икән. Рухани артыннан башкалар белән бергә һәр хәрәкәтне кабатладылар. Аларның йөзләрендә тынычлык һәм буйсыну хисләре язылган иде. Кәбен кою барышында да рухани өчен әле китабын алдына куйдылар, әле таҗларны китерделәр.

Мин эчемнән генә үз динем сүзләрен кабатладым. Чиркәүдәге куе төстәге буяулар белән ясалган рәсемнәрне караштырдым. Нинди генә җирдә булса да, кешегә Аллаһ Тәгаләгә таяну кирәк булуын кабат-кабат аңладым. Әйе, иман нуры кирәк кешегә.

Күпмедер вакыттан соң рухани Иван белән Марияның башларына венец кидерде. Икесенә дә христиан дине кануннары буенча кагор шәрабе эчерттеләр. Дини йолалар өчен төрмәгә кагор шәрабе алып керү рөхсәт ителә икән. Кәбен кою ахырында: “Түзегез, нык булыгыз!”, - дип теләкләр теләп елмайды рухани Валерий.

Мария белән Иванның балалары бар, оныклары юк. Мария ире янына очрашуга килеп йөри. “Монда телефон тыелган. Таксофон аркылы аралашыбыз. Хатлар да язышкан бар”, - диде Иван.

Иван сәламәтлеге ягыннан чикләүләр булганга эшләми. Аның әйтүенчә, иректә чакта чиркәүгә йөрмәгән, 2 ай элек кенә чукындырылган. Әнисе мөселман, әтисе христиан динендә булган. “Миңа христиан дине якынрак. Хатыным белән бергә кәбен коярга булдык”, - диде ул.

Иван җинаять кодексының 163 маддәсе (акча кысу) буенча төрмәгә эләккән. Аңа 7 ел төрмә җәзасы билгеләнгән, 2,5 елын утырган. "Гаебезне таныйсызмы" дигән сорауга "юк" дип җавап бирде. “Без кешегә булышырга теләдек, ә менә шулай килеп чыкты. Бу бик озын тарих”, - дип аңлатты ул гаебен.

Колония территориясендә мәчет тә, чиркәү дә бар. Колониядә утыручылар әйтүенчә, дин йортларына теләсә кайсы вакытта килергә була. Дини бәйрәмнәрне дә үткәрәләр икән. Төрмә хезмәткәрләре әйтүенчә, кәбен коюга караганда никахлар ешрак укытыла. Соңгы тапкыр узган атнада пәнҗешәмбе көнне укыганнар. Монда шулай ук хәзрәт килеп йөри.

Илдар Баязитов, Татарстан мөфтиенең киңәшчесе, "Ярдәм" мәчете имамы:

- Татарстандагы колонияләрдә квартал саен 1 никах үткәрелә. Һәрбер колониядә. Татарстанда бер кварталга 10 никах үткәрелә, колонияләр буенча санасаң.

Үзенчәлекләр, анда аерым кунаклар бүлмәсе бар. Шушы бүлмәгә ЗАГС вәкилләрен чакыралар. ЗАГС булгач, никах укыйлар. Аннан хөкем ителүчеләргә 2-3 айга бер тапкыр берничә көн очрашырга рөхсәт бирәләр. Имам килә, хатын-кыз ягыннан бер кеше булырга мөмкин, рөхсәт бирсәләр. Яки колониядә утыручылардан бер-ике кеше чыга. Һәр колониягә диния Назәрәте тарафыннан билгеләнгән бер имам бар. 

Казан Епархиясенең төрмә хезмәте буенча бүлек җитәкчесе Евгений Гаврилкин:

- Колонияләрдә кәбен коюларны без епархиянең Сенодаль бүлеге рөхсәте белән уздырабыз. Яшь парлар белән кәбен кою алдыннан әңгәмә үткәрелә – иректән мәхрүм итү урыннарында моңа тагын да җаваплырак карарга кирәк. Тантана иректәге кебек үк үтә. Дөрес, мондый кәбен кою бик сирәк уза. Һәр учреждениегә рухани беркетелгән. Эш күләме зур, безнең эшчәнлегебез нәтиҗәлерәк булсын өчен, кайбер учреждениеләргә икешәр, өч рухани беркетелгән. Һәр колония каршында чиркәү яки гыйбадәт бүлмәсе бар.

Төрмәдә кәбен коюдан фоторепортаж:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100