Төрле һөнәр ияләре коронавирус вакытында: «Беренче оныгымны да күрә алмыйча торам»
Үз-үзеңне изоляцияләү чорында эшкә йөрүчеләргә бигрәк тә авырга туры килә. Эшкә йөрү өчен махсус белешмә, кодлар алырга кирәк бит. Пандемия төрле һөнәр ияләренең эшенә ничек йогынты ясады икән? Бу хакта аларның үзләреннән белешергә булдым.
«Беренче оныгымны да күрә алмыйча торам»
Раушан һәм Наилә, Арча, амбардагы эшчеләр: «Без коронавирус дип куркып тормадык, эшкә йөрибез. Битлекләр киябез, перчаткалардан эшлибез. Саклык чаралары күрелә. Битлекләрне бирделәр дә, үзебез дә тектек.
Үзизоляциянең минуслары бар инде. Балалар белән очраша алмыйбыз, телефоннан гына сөйләшәбез. Кибетләргә дә капланып-төренеп барасы. Бер-беребез янына чәй эчәргә дә керә алмыйбыз. Беренче оныгымны да күрә алмыйча торам әле шул коронавирус аркасында. Бер-беребездән читтәрәк торып эшләргә тырышабыз. Саклангач, кулны югач, авызларны каплагач, бер-береңнән шикләнү юк. Кибетләрдә азык-төлек җитәрлек. Кайтарып кына торалар.
Коронавирусның, Аллага шөкер, безгә зыяны тими. Балалар да эшләп тора. Алар да кайтырга тиеш, бәрәңгеләр чыгарасы бар. Документ кесәдә бит. Йөреп була. Шәһәрдә яшәүчеләргә саклансыннар дип әйтәсе килә. Олы яшьтәгеләр урамда бик йөрмәсеннәр иде».
«Без болай укытуга әзер түгел идек»
Фәрдия Мәсәлимова, Казан, татар теле укытучысы: «Башланган мәлдә дистанцион уку авырлыклар тудырды, чөнки без моңа әзер түгел идек. Без дә, балалар да, ата-аналар да. Хәзер бер җайга салынды, балалар да ияләнде. Көн саен иртә белән укучыларга хәерле иртәләр теләп, бүген нинди дәресләр, биремнәр булачагын аңлатып, видео-аудио элемтәгә чыгам. Өй эшләрен күп бирергә тырышмыйм, күбрәк иҗади эшләү яклы мин.
Авырлыклары да бар. Бөтен ата-ананың балаларын интернет, компьютер белән тәэмин итәргә мөмкинлекләре юк. Кайбер укучылар өй эшләрен әниләре эштән кайткач кына җибәрә ала. Кайвакыт төнге 10 була. Кайбер гаиләдә 2-3 бала укый. Андыйларга мәктәп планшет бирде. Белем алу сыйфаты югары, чөнки балалар биремнәрне өйдә әти-әниләре белән эшләп җибәрә. Интернеттан кирәкле материал белән танышып баралар, күнегүләр эшләгәндә дә бу мәгълүматны файдаланалар».
«Куллар тирли, перчатка шуа»
Резидә Галиева, Казан, парикмахер: «Чикләүләр кертелгәч, эш катлауланды. Кешенең янына килмичә генә чәч кисә алмыйбыз. Куркуыңны җиңеп, җиң сызганып эшләргә генә кала. Саклану чараларын күрәбез: температураны үлчәп торабыз, битлекләр киеп эшлибез. Мин үзем күзлек киям. Битлек кигәч, күзлек парлана, ә салып эшләп булмый.
Һәр клиент өчен җавап тотабыз. Кеше безгә матур булырга дип килә, аны ямьсезләп җибәреп булмый бит инде. Перчаткалар белән дә чәчне кисәргә авыр. Бер сәгатьтән куллар тирли башлый, перчатка шуа, кайчыны тиешле дәрәҗәдә тотып булмый.
Аннары, килгән һәр кешедән шикләнеп утыра башласаң, бөтенләй эшсез калырга кирәк. Безнең дә гаиләләребез бар. Балаларны ашатырга кирәк. Алар хәзер минем әнидә авылда торалар. Видео аша гына аралашам. Төрле кеше белән эшләргә туры килгәнгә, аларның авырып китүен теләмим. Балаларны инде бер ай буе күргән юк. Бу ситуациядән исән-имин чыксак иде инде».
«Калак тотып ашарга да көч калмый»
Лилия, Казан, шәфкать туташы: «Бик авырга туры килә. Эшебез күп, үзебез дә авырудан куркабыз. Ләкин бу һөнәрне сайлагансың икән инде, артка чигенеп булмый. Иң беренче чиратта, үзебезнең сәламәтлекне түгел, авыруларны кайгыртырга тиешбез. Арып, алҗып беткәнче эшлибез. Утырып, калак тотып ашарга да көч калмый. Кайвакыт утырган урында йокыга китәсең. Көн саен авыр эш. Бу хәлләр тизрәк тәмамланып, өйгә кайтып, бер туйганчы йоклыйсым килә».
«Психологка кешене күреп сөйләшергә кирәк»
Аня Кондратьева, Казан, психолог: «Эшләргә авыр. Миңа, психолог буларак, кешене күреп, күзгә-күз карашып сөйләшергә кирәк. Компьютер аша кешенең проблемасына төшенергә бик кыен.
Баштагы атналарда документлар тутырсам, соңгы ике атнада эшкә алындым. Социаль челтәрләрдә үземнең төркемне булдырдым. Анда төрле материаллар элеп барам. Телефон аша кешеләр белән аралашып, аларга ярдәм итәргә тырышам. Өйдән эшләү бик авыр. Төрле факторлар тәэсир итә. Өйдәгеләр янында башка кеше проблемасы турында сөйләшәсем килми».
«Кешеләр әлегәчә дистанциянең нәрсә икәнен белми»
Казанга бер кибеткә кердем, анда яшь кенә сатучы кыз утыра. Кулларында — перчатка, битендә — маска. Үзе тирләп пешкән. Аның белән сөйләшеп торып, аласы әйберне дә онытып чыгып киткәнмен.
«Ничек соң, эшләргә авырмы?» — дип сорадым аннан. «Башта гына бик авыр булды. Халык кибеттәге бөтен товарны җыйды, үзем дә куркып куйдым. Болай булса, өйдә ашарга калмас та дип, карабодай алып куйган идем анысы.
Эшкә килү белән температураны үлчиләр. Ул перчаткадан куллар авырта инде. Битлек белән суларга авыр. Кешеләр әлегәчә дистанциянең нәрсә икәнен белми. Бер-берсенең өстенә менә. Үзем кешеләр белән эшләргә курыкмыйм. Әгәр барысы да кушканны эшләсә, бәлки безгә дә җиңелрәк булыр иде. Бик арыдык инде», — диде Айгөл.
Такси бәясе: Казаннан Арчага кадәр — 800 сум
Казанның «Компрессорный» тукталышында торам. Машиналар кимемәгән — выжылдатып узып китәләр. Минем белән янәшә сигез-тугыз кеше басып тора. Таксист абыйлар һәркайсын үзләре белән кайтырга өнди. Таксистлар да белешмә белән эшли. Ә машиналарын иртүк антисептик белән чистарталар.
«Кешеләр кимегәндер?» — дип сораштырам Казан — Арча юлында берсеннән. «Безгә дигәне килеп чыга ул, — дип җавап бирә миңа абый. — Утыр, сеңлем, 800 сумга алып кайтам». Кыйбатсындым, таксига утырмадым. Берничә минуттан инде «попутка»га утырган идем, кеше авырудан куркып тормый — юлчыларны ала икән.
«Эшкә үтүк китереп куйдылар»
Рания Габдрахманова, «Татарстан хәбәрләре» корреспонденты: «Безнең эш үзгәрде, тукталмады. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелсә дә, без гадәттәгечә эшне дәвам иттек. Күбесе читтән эшләгәч, интервьюларны «скайп», «ватсап» аша видео комментарийлар рәвешендә ала башладык. Элек министрлыкларның җавапларын камера, оператор белән барып яздыра идек. Хәзер «Скайпт»тан шалтыратабыз да, без сорау бирәбез, алар җавап бирә.
Эштә алай зур кыенлыклар бар, димәс идем. Тагын бер үзгәреш - битлекләр киеп йөри башладык. Битлек белән йөрү авыр, сулап булмый. Кешеләр белән бик якыннан аралашмаска кушалар. Һәркайсыбызның температурасын үлчиләр, антисептиклар бар. Без кулны чистартканны да карап торалар. Күп тапкыр кулланырга мөмкин булган битлекләрне үтүкләр өчен, үтүк китереп куйдылар. Сакланганга, Аллаһы безне саклыйдыр. Бу көннәрдә табибларга Алла ярдәм бирсен! Көне буе авыр киемнәр киеп эшлиләр бит».
Үзебез дә үзгәрәбез бугай...
Үз-үзеңне изоляцияләргә кирәк дигән карар чыкканнан соң, шәһәрдән авылга кайтып киттем. Авылда беркая чыгып китеп булмый. Дүрт стена эчендә яшисең, вакыт-вакыт урамга баскыч төбенә чыгып утырасың. Апатия башлана, үзеңне кулга алып эшләп булмый. Көн дә интернеттан хәбәрләр карыйсың, статистиканы күзәтәсең, тормыштан ниндидер кызык табарга тырышасың. Көтәсең. Көн, атна, ай үтә. Элекке тормышны исеңә төшерәсең. Ник эштәге кызыклы моментларның, чараларга баруның, кешеләр белән аралашуның кадерен белмәдем икән дип уйлыйсың. Син яраткан һәм сине яраткан кешеләр белән аралар ерак булуны исеңә төшерәсең. Күп әйбернең кадерсез булганын аңлыйсың. Хәзер инде кибеткә чыгып керү дә тансык. Элек гадәти тоелган әйберләр күңелгә җитми. Яшәү рәвешенә ияреп, үзебез дә үзгәрәбез бугай...