Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрле елларда “Мисс Татарстан” бәйгесендә җиңгән кызлар бүген ничек яши?

Конкурсларда җиңгәннән соң матурлык патшабикәләре нәрсә белән шөгыльләнә? Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесе белеште. 

news_top_970_100
Төрле елларда “Мисс Татарстан” бәйгесендә җиңгән кызлар бүген ничек яши?

Динара Вургафт (Акбашева)

Мисс Татарстан – 2014

Динара Вургафт модель карьерасы турында беркайчан да хыялланмаган. Башкортстанның ул туып-үскән кечкенә Нефтекама шәһәрендә модель мәктәбе булмаган. Динара бию, туризм һәм кыяга менү түгәрәкләренә йөргән. Әмма өстенлекне биюгә биргән, коллектив белән республика буенча еш чыгыш ясарга йөргәннәр. Динара җиде мәртәбә парашют белән сикергән.

Динара Казан архитектура-төзелеш университетында “Шәһәр мохите архитекторы” белгечлегенә укыган. Хәзерге вакытта ул проектлаштыру һәм интерьер дизайны белән шөгыльләнә. 

“Мисс Татарстан” конкурсыннан соң мине Беренче шәһәр телеканалына алып баручы буларак чакырдылар. Ә мин ул вакытта туйга әзерләнү белән мәшгуль идем, соңыннан кызым туды. Соңрак гомуми шартларда кастингка килдем һәм аны яхшы гына уздым. Миңа яңа проект алып барырга тәкъдим иттеләр. Мин моны архитектура, дизайн белән бәйле булыр дип уйладым. Ә ул “Я – Топ-модель” дигән реалити-шоу булып чыкты. Беркайчан да моның Америка версиясен караганым булмады, моннан ерак идем. Миннән шоуны катгый алып бару манерасы, күпмедер үткенлек тә таләп ителде. Проект дәвамында без кызлар белән дуслашып өлгердек, алар туганнарым кебек булды. Кайбер кызларны мин “Мисс Татарстан студиясе”ннән үк белә идем. Мин әле һаман да анда дефиле укытам”, - дип сөйләде матурлык бәйгесе җиңүчесе.

Проект тәмамланганнан соң Динара үзен башка форматта – яңалыкларда сынап карарга уйлый. Берничә һөнәри әзерлек курслары, шул исәптән сөйләм техникасы буенча да курслар уза. Нәкъ шул вакытта “Татарстан-24” телеканалында яңалыклар алып баручыларга кастинг узган була. Кастингның берничә этабын һәм стажировка узганнан соң Динара хәзерге вакытта “Төп яңалыклар”ны алып бара. Анда ул килгән кунаклардан интервью ала.

Ул сирәк кенә съемкаларда катнаша, ә күп вакытын гаиләсе һәм кызы Виктория белән уздыра. Кызы “Мисс Татарстан-2015” финалы көнне туа. Шуңа күрә конкурсның яңа җиңүчесенә таҗын шәхсән үзе тапшыра алмаган.

Мин бу көнгә әзерләндем, кичке күлмәк тектем. Бөтен косметик процедураларны ясаттым, фотосессия планлаштырылган иде. Әмма сәхнә урынына мине бала тудыру йорты көткән”, - дип көлә ул.

Динара әле дә “Мисс Татарстан” оешмасы президенты Изольда Сахарова белән элемтәдә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Часто ли звоните родным без повода? Я, конечно, тот ещё «хороший родственник») Дни рождения вообще не помню! Звоню родственникам крайне редко, (я не о родителях сейчас) С бабушками раз в неделю мы, конечно, созваниваемся ..) Всегда начинаю разговор с бабулей с вопроса - « Нэрсэ ешлий минем матур яшь кызыкайка?» «Что делает моя молодая красивая девчушка?»)) На минуточку, одной «девчушке» почти 88 лет, другой 84  И ничего - обе отвечают, что все, как и подобает молодым особам Рада, что у Викули есть обе прабабушки. Она знает, что такое деревня, знает что-такое настоящий бэлеееш баня, печка, курочки) Бесценно Они обижаются, если долго не звоним ) А вы? Часто созваниваетесь с родственниками ? Ph: @mimi_joy_photo #мысливслух

Публикация от DINARA VURGAFT (@dinara_vurgaft)

“Мин инде 10 ел модель индустриясендә. Күп конкурсларда катнаштым, әмма “Мисс Татарстандагы” кебек ихлас рух башка бер җирдә дә юк. Ә мин үз чиратымда “Мисс Татарстан студиясенә” кызымны бирдем. Яңа буын җиңүчеләрен үстерәчәкбез”, - диде матурлык бәйгесе җиңүчесе.

Диләрә Ялалтынова

Мисс Татарстан – 2016

Диләрә Ялалтынова әйтүенчә, конкурс аның өчен кызлар принцессаларга әверелә торган искиткеч, башка дөнья булган. Динара Вургафттан аермалы буларак ул анда өч тапкыр катнашкан.   

“Конкурста минем өчен бер авыр нәрсә дә булмады. Бәлки каблуклар гына кыен булгандыр, моңа кадәр аларны кигәнем юк иде. 2013 елда конкурста беренче тапкыр катнаштым. 2014 елда унлыкка кердем һәм бер номинациядә җиңү яуладым. 2015 елда катнашмадым, балигъ булуымны көтәсем килде. 2016 елда да конкурста катнашырга теләмәдем, әмма миңа “Мисс Студенчество” таҗы өчен көрәшергә тәкъдим иттеләр һәм мин монда җиңдем. Автомат рәвештә “Мисс Татарстан” финалына чыктым. Әмма анда җиңүче булырмын дип уйламадым да”, - дип сөйли спортчы һәм чибәр кыз.

“Мисс Татарстан” конкурсларында катнашканда Диләрә хәтта визиткаларда да (үзең турында сөйләгән видеороликлар) олимпия чемпионкалары тәрбияләү өчен үзенең нәфис гимнастика мәктәбен ачарга теләвен әйтә. Чөнки кайчандыр Диләрәнең әнисе дә мәктәптә укыганда әлеге спорт белән шөгыльләнгән була һәм кызын да шушы секциягә алып килә. Диләрә нәфис гимнастика белән мавыга башлый.

Спорт мастеры исеме алу өчен нормативлар тапшырганнан соң һәм спортчы карьерасын тәмамлаганнан соң ул Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм академиясенең тренерлар факультетына керергә әзерләнә башлый.

“Мин Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта тренерлар әзерли торган көчле вузлар барын белә идем. Ләкин бары тик Казанны һәм Спорт академиясен генә карадым. Мин тренерлар факультетына керү өчен предметлар тапшырдым һәм тагын кайда да булса керү өчен документлар биреп тә тормадым. Миңа үзебезнең укытучылар составы бик ошый – бик квалификацияле белгечләр. Мине төрле мәктәпләргә эшкә бик күп чакырдылар. Әмма мин конкурсларда катнашканда бик озак уйладым. Ә узган елда һәр шимбә саен балаларга тренировка уздыру өчен Әлмәткә барып йөрдем. Нәкъ шул вакытта тренер буласы килүемне ачык аңладым. Бу үз мәктәбемне ачасы килү теләген көчәйтте генә. Минем үземнең караш, структура, система бар. Кайдадыр берәр мәктәптә ялланган эшче булсам боларны тормышка ашыру миңа бик авыр булыр иде. Әле мин яшь, көчем бар һәм үз эшемне башларга кирәген аңладым”, - дип сөйли ул.

Хәзер инде спорт мастеры булган Диләрә Ялалтынова 2018 елның сентябрендә үзенең “Дива” дип аталган нәфис гимнастика мәктәбен ачкан.

Диләрә балаларны үзе өйрәтә. Мәктәп интерьерында алсу төсләр күп, вазаларда зур гөлчәчәкләр утыра. Эше уңышлы барсын өчен ул “Эшмәкәрлек фабрикасы” проектында да катнашкан.

“Безне нольдән башлап бизнес ясарга өйрәттеләр. Нәтиҗәләр буенча иң яхшы биш проект арасыннан мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм барлык җыелган кешеләргә үземнең мәктәпне тәкъдим иттем”, - дип сөйли Диләрә.

Бүген ул модель эшенә хобби итеп карый, чөнки мәктәптә эшләү һәм Академиядә уку белән мәшгуль. Әмма бүләкләү тантаналарында һәм рәсми затлар белән очрашуларда эшли.

Диләрә ашарга әзерләргә дә ярата. Борщ, өчпочмаклар һәм төрле камыр ризыкларын “Мисс Татарстан” яратып пешерә.

Камилла Хөсәенова

Мисс Татарстан-2018

Камилла титулны 19 яшендә беренче тапкырдан ота. Бәйгедә катнашу тормышны бик үзгәртте ди ул хәзер.

“Финалда миңа көч биреп тору өчен 10 кеше килгән иде. мин үземнең төркемне залда күрмәдем, әмма подиумнан барган вакытта аларны бик яхшы ишеттем. Әти-әнием миңа бөтен нәрсәдә ярдәм итә!”, - дип сөйләде 2018 ел җиңүчесе.

Камилла сөйләвенчә, конкурс вакытында ул подиумнан атлап түгел, ә очып кына барган, бәхетеннән балкып торган һәм финалдан соң җиңүен бәйрәм итәргә барган. “Без “Мисс Казан-2018” булган Гүзәл Мусина белән нәрсә булганын һаман аңлый алмадык. Һәм, ниһаять без ашый алдык!”, - дип көлеп искә ала ул.

Алга таба “Мисс Россия” була. Аңа әзерләнү төгәл бер айга сузыла. 80 конкурсантканы күргәч Камилла бер мизгелгә үзенә ышанычын да югалта, чөнки кызлар барысы да искиткеч була. Ләкин, конкурста дусларча атмосфера була.

“Барлык конкурсанткалар бер-берсе белән бик яхшы аралашты. Һәм башка катнашучының туфлиенә кадаклар кую кебек бернәрсә дә булмады”, - дип исенә төшерә ул.

Камилла әйтүенчә, конкурска кадәр ул мода төшенчәсен бик тонык кына аңлаган. Моданы кием дип кенә уйлаган. Ә хәзер моданың беренче чиратта кеше икәнен белә. Конкурста катнашу аның стилен үзгәрткән: кроссовка һәм джинсага алмашка классик күлмәкләр һәм туфлиләр килгән. Социаль челтәрләрдә бьюти-блогларны карап бара, модель һәм актрисаларның аккаунтларына язылган. Үзенә кумирлар тудырмый, ләкин аларның казанышларыннан калышмый.

Камилла да Физик культура, спорт һәм туризм академиясендә укый, һәм спорт менеджментын өйрәнә. Шулай ук нәфис гимнастика белән шөгыльләгән һәм киләчәккә һөнәр сайлау алдан билгеләнгән булгандыр. Камилла укуны һәм модель карьерасын бергә алып бара.

“Мин әле нәрсә белән шөгыльләнәчәгемне билгеләмәдем. Әмма спортны ташлармын дип уйламыйм һәм минем эшчәнлегем шуның белән бәйле булыр. Нәфис гимнастика мәктәбе ачарга теләгән идем. Ләкин хәзер алар күп, конкуренция зур, кайберләре эшли алмый һәм ябыла. Диләрә Ялалтынова ачкан “Дива” студиясендәге атмосфера бик ошый миңа. Бу спорт оешмасы гына түгел, ә барысы да зәвык белән матур итеп эшләнгән. Яшем рөхсәт иткәндә һәм вакытым булганда, әти-әнием дә модель карьерасын ташламаска куша, - дип сөйли матурлык бәйгесе җиңүчесе. – Таҗымны тапшырганнан соң миңа башка тәкъдимнәр булмас дип уйлаган идем. Әмма миңа киресенчә, активлык арта һәм хәтта “Мисс Татарстан” таҗы иясе булган елга караганда да тәкъдимнәр күбәячәк диделәр. Һәм мин элекке кебек кирәкле һәм эш белән мәшгуль булачагыма сөенәм.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Публикация от Камилла Хусаинова (@kamilla_khusainova)

Кызларның язмышлар төрле. Ләкин матурлык патшабикәләренең өчесе дә үз тормышларыннан канәгать. Динара телевидение эшен һәм гаиләсен кайгыртуны бергә алып бара. Диләрә рәхәтләнеп үзенең мәктәбендә укыта һәм тренер һөнәренә өйрәнә. Ә Камилла модель карьерасыннан һәм укудан ләззәт ала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100