Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы: Берәр төрле татар музыка уен коралында уйнарга өйрәнмичә, моннан китмәм!
Февраль аенда Төркиянең Казандагы Генераль консулы итеп Әхмәт Садык Доган билгеләнде. Ул Татарстанда беренче интервьюсын “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына бирде. Әхмәт бәй Татарстан белән Төркия арасындагы икътисади, мәдәни элемтәләр, татар телен һәм музыкасын ничек кабул итүе турында сөйләде.
- Татарстан белән Төркияне нинди үзара багланышлар бәйли?
- Татарстан белән безне дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Иң башта безнең Казандагы Генераль консуллык илдәге иң өлкәне һәм беренче консуллык вәкиллеге булуын искәртик.
Республика җитәкчелеге Төркия белән багланышларга зур әһәмият бирә. Мин биредә эшләгән 2,5 ай дәвамында без республика җитәкчелеге белән очрашулар уздырдык. Татарстан Республикасы югары җитәкчелегенең дәүләт белән идарә итүдәге зур тәҗрибәсе, алдынгы булырга омтылышы, киләчәктә икътисад, сәүдә, мәдәният һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлеккә омтылуы өметне ныгыта. Без җирле хакимият вәкилләре, шәһәр мэрлары белән аралашабыз. Алар безне һәрвакыт җылы һәм кунакчыл кабул итә. Мин Татарстан халкының хезмәт сөючәнлегенә бик сокланам. Татар халкының төрле бәйрәмнәр уздыру буенча бай традицияләре, аш-су осталыгы, тулы канлы авыл тормышы, кызыклы фольклоры, этнографик мәдәнияте, музыкасы бар. Биредә яшәүче төрле халыклар һәм аларның мәдәнияте турында күбрәк беләсем килә.
Монда булганда, мин Зөя утравында булырга, Май чабу бәйрәмендә катнашырга өлгердем инде. Хәзер түземсезлек белән Сабан туен көтәм.
- Татарстанда эшлисегезне белгәч, республика белән кызыксындыгызмы?
- Биредә атмосфера бик яхшы. Республиканың югары интеллектуаль дәрәҗәсе һәм моңарчы бик күп нәрсәләр эшләнгән булуы Татарстанны алдынгы төбәк итеп танытты. Без сезнең белән сәүдә-икътисад багланышларына зур әһәмият бирәбез. Татарстан Республикасында сәнәгать, сәүдә, мәдәни тормыш актив үсештә. Казан фәнни-мәгариф үзәк. Казан гына да түгел. Мин Түбән Камада булдым, ул да бик зур һәм матур шәһәр.
- Сездән алдарак эшләгән консул нинди киңәшләр бирде?
- Элеккеге консулыбыз сезнең агентлык белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә иде. Безнең профессиядә даимилек һәм үсеш зур әһәмияткә ия. Яңа бина төзегәндә һәрвакыт фундаментка нигезләнәбез, үзебездән яңа кирпечләр өстибез. Әлбәттә, элеккеге коллегам белән элемтәдә торабыз.
Татар телен өйрәнергә, Габдулла Тукай шигырьләрен укырга тырышам. Аның шигырьләрендәге тирән мәгънәгә, аһәңгә сокланам. Без тугандаш халкыбыз белән тарихка һәм төрки элемтәләргә таянып эшләүне дәвам итеп кенә калмыйча, яңа сәүдә-икътисади юнәлешне үстеререргә телибез.
- Узган елны икътисади яктан уңышлы дип әйтеп буламы? Без нинди күләмдә товар алмашу хакында сөйләшә алабыз?
- Безнең Татарстан белән хезмәттәшлегебез Россия Федерациясе белән багланышларыбызның мөһим өлеше. Татарстан Республикасы белән товар алмашуны 250-300 млн доллардан да югарырак дәрәҗәгә арттырырга телибез. Үзара файдалы рәвештә товарларыбызны таныта, сәүдә итә алабыз.
Мәсәлән, тугандаш шәһәрләр Мармарис һәм Түбән Кама килешүе нигезендә, Даламан һәм "Бигеш” аэропортларында Төркия-Татарстан товарларын тәкъдим итү оештырылачак. Шулай итеп, бөтен дөньядан Төркиягә килүче туристлар Татарстан товарлары турында күбрәк беләчәк. Якын арада шундый күргәзмәне Даламан аэропортында оештырырга җыенабыз. Бу аэропорт пассажирлар кабул итү күрсәткечен 15 миллионга кадәр арттырачак.
- Хезмәттәшлекнең нинди юнәлешен аеруча перспективалы дип исәплисез?
- Беренче чиратта, икътисадны, сәүдәне, мәдәниятне һәм туризмны әйтер идем. Без Төркиядә җитештерелми торган арадаш сәнәгать товарларын Татарстаннан файдалы шартларда сатып ала алабыз. Татарстанга Төркия инвестицияләрен җәлеп итү өчен потенциал бар. Шулай ук сәламәтләндерү туризмы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә мөмкинлек бар. Бүген Төркия дәвалау буенча мөһим халыкара үзәкләрнең берсенә әверелде.
- Татарстанда төрек төзүчеләре актив эшли. Перспективада нинди проектлар бар?
- Төркиянең төзелеш секторы бөтен дөньяда танылган. Төрек төзүчеләре булган барлык югары технологияләрне актив куллана, соңгы казанышларны оператив үзләштерә. Төрек төзүчеләренең иң мөһим үзенчәлеге – алар проектны үз җаваплылыгына алган очракта вакытында тапшыра, кайвакыт срогыннан алда да тапшыра. Шуңа күрә төрек төзелеш компанияләре Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда һәм Казанда эшли. Хәзер Татарстанның үзендә дә төзелеш компанияләре бик күп. Без аларның шулай актив эшләвенә шатланабыз.
- Туризм өлкәсендә хезмәттәшлеккә килгәндә: былтыр Төркиягә Татарстаннан ничә турист килде? 2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында Төркиядән Татарстанга ничә турист килер дип көтелә?
- Былтыр Россиядән Төркиягә 4,7 млн турист килде. Анталиягә генә “Казан” халыкара аэропортыннан чама белән 200 мең турист барган. Төркия туристларны сыйфатлы сервис, табышлы бәяләр, юлның уңайлы булуы белән җәлеп итә. Быел җәйдә Төркиягә баручы Татарстан туристлары саны артыр дип ышанасы килә. Казаннан Анталиягә чартер рейслар бар. Даламан һәм “Бигеш” аэропорты арасында Казаннан Мармариска һәм Даламанга пассажирларны чартер ташу булачак.
Дөнья чемпионатына килгәндә, аның биредә югарыда дәрәҗәдә узачагына ышанабыз. Әлбәттә, без төрек туристларының да бирегә, кунакчыл җирләргә килүен һәм бу матчларны күрүен телибез. Киләсе июль шәһәр өчен актив һәм җанлы булачагына ышанам.
- “Алабуга” махсус икътисади зонасыннан нинди хисләр белән кайттыгыз? Анда яңа төрек предприятиеләре ачу көтеләме?
- Бары тик “Алабуга” махсус икътисади зонасындагы гына 1 млрд чамасы төрек инвестициясе бар. Инвесторларыбызның производстволарын киңәйтү турындагы планнары әһәмиятле күрсәткеч булып тора. Төркия белән Россия арасында икътисади багланышлар үсеш алу белән, Татарстанга кертелгән инвестицияләр дә артачак, дип уйлыйм. 2017 елны без күчеш һәм әзерлек елы дип карыйбыз.
- 2017 елда төрек инвесторлары күпме акча кертте?
- Инвестицияләр дәвам итә, алай гына да түгел, инвестицияләр кертүгә әзерлек тә дәвам итә. “Алабуга”дагы инвесторларыбызның кайсыберләре өстәмә производство линияләре һәм яңа заводлар ачарга планлаштыра. Мәсәлән, “Джошкуноз” тагын бер объект ача. Билгеле бер саннар юк. Әйткәнемчә, узган ел күчеш елы булды, компанияләр вариантларны барлады, үзләренең инвестицияләре күләмен арттыру буенча карарлар кабул итте. Якындагы айларда аларның гамәлгә ашуы ихтимал.
- Төркиядән яңа инвесторлар җәлеп итү планлаштырыламы? Бәлки, теләк белдерүчеләр бардыр?
- Тәкъдимнәр бар. Нигездә, бу сәнәгать матдәләре производствосына һәм төзелеш өлкәсенә кагыла. “КАМАЗ”ны Төркиягә чакырдык. Үзара файдалы нигездә инвестиция мөнәсәбәтләрен үстерергә телибез. Татарстандагы сәнәгать предприятиеләренең тәҗрибәсе дә, финанс әзерлеге дә бай. Төркия логистика ягыннан бик табышлы шартлар тәкъдим итә. Киләсе чорлар, бу яктан караганда, тагын да уңышлырак булыр дип ышанам.
- Якын арада Казанга Төркия җитәкчеләре килү көтелмиме?
- Якын арада планлаштырыла торган чара - Kazan Summit. Ул быел 10-12 майда узачак. Төркиянең дә катнашуын көтәбез. Мондый чаралар Татарстан үсеше өчен дә, делегацияләр алмашу өчен дә мөмкинлек бирә. Һәм бу - инвесторларыбыз өчен яхшы мөмкинлек.
- Россия белән үзара багланышларда Татарстанның урынын ничек бәяләр идегез?
- Без ике ил арасындагы мөмкинлекләр, потенциаль үсеш турында сөйләшергә телибез. Россия һәм Төркия үз җирләрендә тормыш иткән ике бай цивилизация. Төркия территориясендә яшәүче Россия гражданнары шактый. Уртак никахлар бар, яңа буыннар үсеп килә. Алар ике телдә - рус һәм төрек телләрендә туган телләрендәге кебек сөйләшә. Без Россия территориясендә яшәүче халыклар белән төрле өлкәләрдә һәм төрле платформаларда мөнәсәбәтләр булдырырга телибез.
Төркиянең тышкы эшләр министры 12-14 мартта Мәскәүгә килде. Ул Россия-Төркия югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлек советы киңәшмәсе кысаларында стратегик планлаштыру буенча уртак төркемнең алтынчы утырышында катнашу өчен килгән иде. Энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек варианты турында җентекләп сөйләшенде, Лавров әфәнде белән бик нәтиҗәле очрашу булды. Шул ук вакытта Мәскәүдә Юныс Әмре исемендәге мәдәният үзәге ачылды. Киләсе айда Төркия һәм Россия президентлары Төркиядә очрашачак.
- Төркия бизнесы катнашында Зөя шәһәрендә планлаштырыла торган проектның берсе – этномультимодаль логистика комплексы. Бу проектның перспективалары нинди?
- Татарстан, географик урыны һәм логистика ягыннан караганда, бик уңайлы. Бу яктан, әлбәттә, безнең инвесторлар биредә шундый логистика үзәге ачу белән кызыксына. Чөнки ул аларның биредәге эшчәнлеген җиңеләйтәчәк. Эшмәкәрләребез дә, без дә бу юнәлештә эшлибез. Республика җитәкчелеге әлеге мәсьәләдә безгә ярдәм итә. Биредә яшәүче эшмәкәрләр дә бу логистика үзәген кулланса иде дип телибез.
- Россия-Төркия багланышларына нәрсә комачаулый дип уйлыйсыз?
- Каршылыклар һәм киртәләр турында әйтәсе килми. Потенциал, мөмкинлекләр, игътибар итәргә һәм эшләтеп җибәрергә кирәк булган проектлар турында сөйләшергә кирәк. Без үзара багланышларга һәрвакытта да уңай яктан карарга тырышабыз. Әлбәттә, бару-кайту мөмкинлекләрен җиңеләйтәсе килә. Россия халыклары белән үзара мөнәсәбәтләрне төрле платформаларда дәвам итү өчен мәдәни чаралар санын арттырасы иде. Генераль консуллык сәүдә-икътисад юнәлешендә биредә алып бара торган эшчәнлек Татарстан өчен дә, Төркия өчен дә файдага, шулай ук Россия белән багланышларны да баета.
- Россия-Төркия үзара мөнәсәбәтләренең киләчәген ничек күзаллыйсыз?
- Россия белән Төркия арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең киләчәген уңай күзаллыйм. Югары дәрәҗәдә киңәшмәләр, җыелышлар, утырышлар уза. Ике як та Сириядәге конфликтны чишү юнәлешендә эшли. Тышкы эшләр министрының Мәскәүгә сәфәреннән соң министрлык вәкилләре Астанада очрашты. Тыныч һәм имин киләчәккә ышанабыз.
- Якын арада Татарстанда нинди мәдәни чараларда катнашырга җыенасыз?
- 24 мартта Татарстанда Нәүрүз бәйрәме була. Чараларда төрек диаспорасы белән катнашырга җыенабыз. 23 апрельдә Төркиядә Балалар көнен бәйрәм итәләр. Бу бәйрәмне дә Генераль консуллыкта оештырырга уйлыйбыз. Башка чараларга да барырга планлаштырабыз, алар турында якын арада билгеле булачак.
Шулай ук төрек диаспорасы вәкилләренә туган телне өйрәнергә ярдәм итүебезне дә әйтәсе килә. Татарлар өчен дә төрек теле курслары ачарга уйлыйбыз. Чөнки биредә инвестицияләребез һәм банкларыбыз бар. Бу производстволар өчен кадрлар әзерләүдә катнашырга телибез. Икътисад өлкәсендә һәм банк эше өлкәсендә эшчәнлек алып бару өчен төрек теле курслары кертергә уйлыйбыз.
- Курсларны кайчан башларга җыенасыз?
- Әлегә курсларга ихтыяҗны өйрәнәбез. Бәлки курслар университетта, йә Халыклар Дуслыгы йортында булыр. Урын ягыннан әле билгеле бер фикер юк. Иң мөһиме, укытучылар буенча безнең бернинди дә чикләүләр юк. Ихтыяҗ гына булсын, барысын да оештырабыз. Чөнки инвесторларыбызның кызыксынуы зур, аларга әзерлекле кадрлар кирәк. Мөгаен, бу чара якын киләчәктә тормышка ашырырбыз дип ышанган иң актуаль проектларның берседер, әлегә.
- Казанда яраткан урыннарыгыз барлыкка килдеме әле?
- Биредә без барган иң беренче урын Казан Кремле һәм “Татар бистәсе” музее булды. Анда безгә татар тарихы турында сөйләделәр. Ул чакта мине генконсул буларак танымыйлар иде әле. Ниндидер бер урынны гади кеше буларак барып карау бик кызык.
Улым мәктәптә татар телен укый башлады. Телләребез бик аерыла дип әйтә алмыйм. Телне өйрәнәм дип әйтеп тору да кирәкмидер, мин телләр арасындагы аерымлыкларны аңларга тырышам. Без биредә үзебезне өйдәге кебек хис итәбез. Мин шулай ук традицион татар музыкасы белән дә кызыксынам. Үзем дә бераз гына музыка уен коралларында уйныйм. Мөгаен, берәр төрле татар музыка уен коралында уйнарга өйрәнмичә, моннан китмәм. Татар биюләре һәм халык музыкасы бик хисләндерә. Мин аерып әйтә алмыйм, барысы да бик кызыклы. Татар халкы кунакчыллыгы белән дан тота, биредә мин моны үзем дә тойдым.