"Төркиягә җыенган идек, нишләрбез инде". Валюта бәясенең артуы турпутевка бәяләренә нинди йогынты ясар?
Быел җәй турпутевкалар һәм билетлар алып булачакмы? Валюта бәясенең артуы ялдан баш тартырга мәҗбүр итмәсме?
Валюталар бәясе арту чит илгә сәяхәт юлламаларының бәяләрен дә арттырды. Туристларның күбесе, бәяләр күккә ашканга кадәр, чит илгә тур алып калырга тырыша, кайберәүләр исә туган илебез курортларына юлламалар ала башлады.
Чит илгә тур бәяләре ничек үзгәрер?
Әлбәттә, хәзерге вакыттагы валюта курсы потенциаль туристларның сатып алуларында чагылачак. Һәрберсе төрлечә тәэсир итә. Алдан түләп куйган, бронь алган кешеләр юллама өчен тулысынча түләп бетерергә ашыга. Әгәр кеше күңеле белән ял итәргә китәргә әзер булса, ул тиз генә карар кабул итә һәм юллама өчен 100 процент түләп куя. Шул рәвешле ул үзе өчен бернәрсә дә үзгәрмәячәк дигән ышаныч таба. Ләкин кайбер кешеләр өчен 5-10 процент аерма да әһәмияткә ия булганлыктан, андый туристлар әлегә тукталып уйга калды. Чөнки әлеге хәл аларның планнарын үзгәртергә мөмкин. Бу турыда “Компаньон СП» хуҗасы, Clubmed гендиректоры Сергей Пасечник сөйләде.
“Без дә туристларыбыз өчен борчылабыз. Доллар белән евро тагын күпмегә артыр, шунысы аңлашылмый. Кеше алдан риза булган бәя артык үзгәрмәсен өчен, бөтенесен дә иске курс белән ябасы килә. Ләкин бәяләр үзгәрү бездән тормый”.
Гомумән алганда, юлламалар бәясе якынча 10 процентка үзгәрде. Шулай да партнерларыбыз арасында кайберәүләр пакетлар бәясен саклап кала алды. Ул очракта юллама бәясе бик азга гына үзгәрергә мөмкин. Шулай итеп, барысы да сайланган маршруттан, юлламадан, безнең партнерлар белән мөнәсәбәтләрдән тора, дип әйтте Сергей Пасечник.
“Евразия” туристлык агентлыгы директоры Диләрә Насыйбуллина әлеге вакытта ихтыяҗ кимемәде дип әйтте. Туристлар тиз арада турлар сатып алырга ашыга. Операторларның күбесе, үз чиратында, доллар өлеше белән “уйнап”, юллама бәясен үзгәртми тотып торырга тырыша. Бәя “тотып торыла”, чөнки турлар долларда, ә Россия территориясендә аларны рубль эквивалентына бәйләп саталар.
“Мәсәлән, әгәр тур 200 доллар торса, туроператор Россия территориясендә юлламаның кыйммәтен киметеп, тур бәясен 180 доллар үлчәмендә куя. Шулай итеп турны азмы-күпме кеше ала алырлык бәя белән сатып була. Доллар арту һәм курслар аермасы үзгәрү нәтиҗәсендә, рубль эквивалентында гомуми сумма шундый ук кала, бәлки беразга гына артадыр. Безне шушы булса да азрак коткара. Шулай да, операторлар көйләми торган юнәлешләргә бәяләр валюталар курсына бәйле рәвештә чама белән 10 процентка артты”, - дип сөйләде Диләрә Насыйбуллина.
Чит ил валютасы курсы артудан эчке туризм отармы?
Евро һәм доллар арту сәбәпле, Россия туристлары туган илебездәге курортлар турында уйлана башлады. Алар гадәти юнәлешләрне сайлый, чит ил комлыкларына караганда Кара диңгез яр буен үз итә.
Курсның артуы һәрвакытта да эчке туризм үсешенә этәргеч була. Чыннан да, чит ил юнәлешләрен күпләр сатып ала алмый башлый, акчасы җитешми, кешеләр игътибарны туган ил курортларына юнәлтә. Бер генә туристтан ишетмибез инде: “Төркиягә барабыз дип җыенган идек, Кырымга китәбез!”, - дип сөйләде “Итиль-тур” туристлык компаниясе директоры Светлана Пименова.
“Россиядә ял өчен иң популяр юнәлешләр - Кырым, Сочи, Геленджик, гомумән Кара диңгез. Шулай да безнең курортларда да бәяләр арзан түгел. Әгәр чит ил курортлары белән чагыштырсак, бездәге сервис дәрәҗәсе дә түбәнрәк”, - дип әйтте туристлык компаниясе җитәкчесе.
“Минемчә, әгәр туроператорлар илебездәге курортларга бәяләрне арттырсалар, кешеләр дачаларда һәм үзләре яшәгән урыннарда ял итәчәк. Ләкин, болай булмас, дип ышанам”.
“Туристларның күбесе ял өчен Россия юнәлешләрен карый башлады. Ләкин без аралашкан кешеләр ял итәргә Россиядә чыкканчы, беркая да бармавың хәерле дип исәпли. Кешеләрнең бер өлеше ил буенча сәяхәт турында уйлана. Ләкин туристлар Россиядә сервиссыз ял иткәнче, кыйммәтрәк бәядән булса да чит ил юнәлешенә юллама алуны куйларак күрә”, - дип сөйләде “Евразия” туристлык агентлыгы директоры Диләрә Насыйбуллина.
Моннан тыш, Диләрә Насыйбуллина әйткәнчә, Россиядәге ялга ихтыяҗ зур булыр дип көтеп, кайсыбер туроператорлар туган илдәге курортларга бәяне 10-20 процентка арттырып куйган инде.
“Россиядәге юнәлешләр буенча туроператорлар сәгате белән бәя арттырып куйды. Курслар арта, сатулар күбәя башлагач, бер көн дигәндә алар автомат рәвештә турлар бәясен арттырып исәпләп куйды. Туроператорлар, әгәр сатып алалар икән, димәк ихтыяҗ бар, бәяне арттырырга кирәк, дип саный. Туристлар өчен бу хәл бик үк яхшы түгел”, - диде “Евразия” туристлык агентлыгы җитәкчесе.
Казандагы Туристлык-мәгълүмати үзәк генераль директоры Наталья Абрамович чит ил валютасы курсы артудан эчке туризм отачак дип ышана. Әгәр курс артуын дәвам итсә, кешеләр кабат Россия буйлап йөри башлаячак, шул исәптән дә Казанга да киләчәк.
“Әгәр чит илне алу мөмкинлеге кимесә, кешеләрнең ял итү теләге бетмәсә, алар Россия буйлап йөри башлаячак. Юнәлеш сайлауга бу йогынты ясамаячак. Мәскәү, Питер, Казан, Калининград һәм Сочи моңарчы ничек популяр булса, шулай ук калачак. Доллар һәм евро курсына карап Россия туризмының төп юнәлешләре үзгәрмәячәк”, - диде Наталья Абрамович.
Чит илдә ял итү Россия курортларына каршы
Май бәйрәмнәренә – якындагы кайнар туристлык чорына билет бәяләрен чагыштырыйк.
Төркиягә 28-29 апрельдән ике кешегә җиде көнлек ял өчен “все включено” системасы белән юллама бәясе чама белән 50 мең сум тирәсе булачак. Испаниядә 80 мең сумга ял итеп булачак (иртәнге аш белән). Гарәб Әмирлеге кунакханәләрендә ял итү өчен 90 мең сум чамасы кирәк.
Юлламаларга бәяләр турында фикерләшә торган форумнарда туристлар турлар өчен бәяләр кискен артканга борчыла. Кайсыбер кулланучылар әйткәнчә, узган ел сентябрендә Төркиядә ике кеше һәм бер бала ял итеп кайту 80 мең сумга төшкән. Быел исә шул ук даталарга юллама бәясе якынча 120 мең сум булган. Яки өч олы кеше һәм бер бала 12 көн ял итү өчен февральдә 271 мең сумга бронь алып куйган булсалар, хәзер бу юллама өчен 353 мең сум түләргә кирәк.
Май бәйрәмнәрендә Кырымда кунакханәдә ашаусыз 20 мең сумнан, Сочида – 25 мең сумнан башлап ял итәргә була. Мәскәүгә ике кеше бер атнага барып, кунакханәдә яшәп кайту өчен 20 мең сумнан башлап түләргә кирәк.