Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиягә Россиядән ялга килгән 15 яшьлек кызны официант көчләгән дип шикләнәләр

Кунакханә җитәкчелеге исә кыз баланы гаепли.

news_top_970_100
Төркиягә Россиядән ялга килгән 15 яшьлек кызны официант көчләгән дип шикләнәләр
https://pixabay.com

Төркиянең Анталья курортында биш йолдызлы кунакханәдә Россиядән ял итәргә килгән 15 яшьлек кызны көчләгәннәр. Бу турыда Hürriyet газетасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Газета мәгълүматы буенча, баланы кунакханә хезмәткәре — официант көчләгән дип фаразлыйлар. Бу хәлдән соң баланың гаиләсе кунакханә менеджерына мөрәҗәгать иткән. Алар полиция чакыруны үтенгән. Ләкин җитәкчелек җинаятьне яшерергә тели, кунакханә имиджына зыян килүдән курка.

Шуннан соң баланың туганнары кунакханә хезмәткәренә һәм җитәкчелеккә дәгъва белдереп, прокуратурага мөрәҗәгать итә. Җинаятьтә шикләнелүче кешене кулга алалар.

Бу эшкә Антальядә Россия консулы Иван Степанов та кушыла — ул Урта диңгез буенда туристик кунакханәчеләр ассоциациясе һәм Туристлык министрлыгына хәбәр итә.

Кунакханә җитәкчелеге исә кыз баланың үзен гаепли. Алар үз позициясен биредәге матбугат чаралары аша тарата.

«Гаепләнүче бездә дүрт ел эшли. Ул рус кызының башка ял итүчеләр белән үбешкәнен күреп торган. Аннары кыз үз бүлмәсе яныннан узып баручы официантны туктаткан. Ул „әнигә әйтмәгез“, дип үтенгән. Нәкъ шушы диалогтан соң дәгъва барлыкка килде», — дип раслый менеджер Фатыйма Доган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100