news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркиягә Россиядән ял итәргә килгән кешеләр өстенә кайнап торган май түгелгән

Төркиягә Россиядән ял итәргә килгән кешеләр өстенә кайнап торган май түгелгән

news_top
Төркиягә Россиядән ял итәргә килгән кешеләр өстенә кайнап торган май түгелгән
Төркиянең Алания шәһәрендәге кунакханәләренең берсендә фаер-шоу вакытында повар ир-ат ялгышкан һәм кайнап торган майны кешеләр өстенә түккән. Алар арасында Россиядән килгән өч кеше, шуларның икесе балалар булган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Малайларның берсенә 3,5 яшь, икенчесенә 10 яшь. Бер малайның тәненең 27 проценты пешкән, тән тиресе 2-3 дәрәҗәдә зарарланган. Аның әти-әнисе кунакханәгә дәгъва белдерми. Җитәкчелек бу баланы дәвалау һәм өенә кайтару өчен бөтен чыгымнарны үз өстенә алган.

Бу вакытта барысы сигез кеше кайнар майга пешкән, кайсыбер кешеләрнең киемнәренә ут капкан.

Имгәнүчеләрнең берсе - Россиядән килгән турист кыз. Аны хастаханәдән чыгарганнар инде. Балалар әле табиблар күзәтүендә була. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Россиянең Анталиядәге Генконсуллыгы имгәнгән кешеләрнең хәле канәгатьләнерлек дип хәбәр итте.

Кунакханә гаебен таныган, имгәнгән кешеләрне дәвалау чыгымнарын үз өстенә алачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар