Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиягә барып кайткач, 11 айлык бала үлгән

Әти-әнисе авыру баланы диңгезгә ялга алып чыгып киткән.

news_top_970_100
Төркиягә барып кайткач, 11 айлык бала үлгән
Бер атна элек Башкортстанда кызамыктан 11 айлык баланың үлүе билгеле булган иде. Бу турыда bash.news агентлыгы хәбәр итте.

Әти-әнисе авыру баланы Төркиягә ялга алып чыгып киткән. Барып кайткач, баланың хәле авырайган һәм ул үлгән.

Бу гаиләнең туганы агентлыкка фаҗиганең ничек булганын сөйләгән. “Ангина белән авырган бала анасы белән хастаханәдә ятты. Алар янына палатага тагын бер баланы салганнар иде. Берничә көннән әлеге баланың кызамык белән авырганы ачыкланды. Безнең малайга кызамыктан прививка ясалмаган иде. Чөнки әлеге прививканы 1 яшьтә ясыйлар, ә безнекенә 11 ай гына”, - дип әйткән ул.

Күршедә яткан баланың кызамык белән авыруы ачыклануга, аны башка палатага күчергәннәр. Нәни пациентка тиешле уколларны кадаганнар, ул чирләмәс дип фаразлаганнар.

Хастаханәдән соң бала белән ана диңгезгә ял итәргә киткән. Ялның соңгы көннәрендә баланың температурасы күтәрелгән. Ялдан кайткач, ана баласын инфекционистка алып барган. Хастаханәдә баланың анализларын алгач, ике көн буена берни эшләмичә көтеп торганнар. Шулай итеп бала үлеп киткән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Баланың ата-анасы табиблар белән судлашырга җыенмый. Аларның гаебе булса да, исбатлап булмас дип исәплиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100