Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиягә барганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк? - Чулпан Гарипова киңәшләре

Төркиягә барганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк? - Чулпан Гарипова киңәшләре

news_top_970_100
Төркиягә барганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк? - Чулпан Гарипова киңәшләре

Тамада Чулпан Гарипова үзенең “Инстаграм” битендә Төркиягә бару тәэсирләре белән уртаклашты. Шулай ук ул инстадусларына әлеге илгә барганда белеп торырга кирәкле киңәшләрне дә әйтеп узды.

“1. Төркиягә хәзер доллар белән килсәгез, аны рәсми төстә алыштыру юк. Банкларда алмыйлар. Ә кибеттә товарны доллар белән алу лира белән алуга караганда кыйммәткәрәк чыга.

2. Иң яхшысы – “Сбербанк” картасы белән түләү. Ә доллар белән булсагыз, сезгә ябанчы (иностранец) итеп карыйлар һәм махсус кыйбат бәя әйтәләр.

3. Әгәр инде доллар белән килгән булсагыз, һичьюгында, маркетларда доллар белән түләп, сдачага лиралар алырга була.

4. Лира – бик тотрыксыз валюта. Бүгенге көндә рәсми төстә 1 лира – 13 сум 50 тиен булса, маркетлар аны кайчак – 14, кайчак 15 сум исәбеннән ала.

5. Тагын бер яңалык. Төркиядә 2018 елның 1 сентябреннән барлык кибетләрдә пакетларны түләүле ясаганнар. Төркия хөкүмәте экологиягә сачыл караш йөзеннән махсус шундый әмер биргән. Ашамлыклар кибетендә пакет 0,25 куруштан (14 сумның дүрттән бере – безнеңчә 3 сум 30 тиен) башлана. Зуррак пакетка бәя дә зуррак”, - дип хәбәр итә ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100