Төркиядә йөкле хатын Босфор култыгы астындагы тоннельдә бөкедә утырганда бала тапкан
Тулгагы башланган хатынны ире хастаханәгә илтәргә дип чыккач, алар диңгез астыннан салынган юлда тоткарланып кала.

Шушы көннәрдә Босфор култыгы астыннан Төркиянең Истанбул шәһәренең ике өлешен тоташтыра торган Евразия тоннелендә бер хатын бәби тапкан. Бәхеткә, вакыйга яхшы тәмамлана, дип хәбәр итте «Вести» каналы.
Төркиянең «Хөррият» басмасы хәбәр иткәнчә, башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләүче Седа Гирей тулгагы башлануын аңлый. Ире аны хастаханәгә алып китә. Тик аларның машинасы тоннельдә бөкегә эләгә.
Ир полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Хокук саклаучылар йөкле хатынны клиникага илтүне тизләтергә тырышып карый. Тик нарасый дөньяга килергә ашыга, ул җир астында туа, диелә бу хәбәрдә.
Ана белән баланы хастаханәдә кабул итеп алучы табибларга кендек кисәсе генә калган була. Алар яңа туган малайны һәм аның анасын хастаханәгә сала.
Хәзерге вакытта бала да, анасы да үзен яхшы хис итә. Үзен акушер ролендә сынап караган әти кешегә аларны ике көннән өйгә алып китәргә рөхсәт иткәннәр, диелә хәбәрдә.